Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре ачлык чарасын апрельдә дәвам итмәкче


Флорид Багаев
Флорид Багаев

Башкорт яшьләре иттифагы вәкилләре апрельдән тагын ачлык чарасын башларга уйлый. Алар таләпләрнең үтәлмәвен әйтә.

Билгеле булганча, Башкорт яшьләре иттифагы ачлык чарасын 13 март көнне ун көнгә туктатып торган иде. Алар таләпләр үтәлмәсә, аны кабат башлаячагын әйтте. Һәм чәршәмбе көнне Башкорт яшьләре иттифагы вазифаларын башкаручы Флорид Багаев “Азатлык” радиосына көн җылынгач, Уфада Салават мәйданында тирмә куеп, ачлык чарасын дәвам итәчәген белдерде. Ул моның апрель башына планлаштырылуын искәртте.

Багаев сүзләренчә, аңа кадәр алар пикетлар, митинглар оештырачак. Аның беренчесе инде җомга көнгә билгеләнгән.

“Без милли хәрәкәт вәкилләре, мөселманнары эзәрлекләүне туктатырга телибез. Җәмәгать эшенә көч структуралары кысылырга тиеш түгел. Алар милли хәрәкәттәге кешеләрнең өйләренә, мәчетләргә килеп торалар. Хәтта Уфа шәһәре милли мәктәп мөдирләрен чакыртып: “Уку йортында кемдер экстремистик сәхифәләрдә утыра”, дип шелтәләгәннәр, милли газетларның баш мөхәррирләрен, журналистларын чакыртып торалар. Бу систематик рәвештә бара”, ди ул.

Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Флорид Багаев
Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Флорид Багаев
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00
йөкләү


Багаев сүзләренчә, милли лидерлар Артур Иделбаев һәм Айрат Дилмөхәммәтовка карата мәхкәмә эшләре дәвам итә. Бу хакта чәршәмбе көнне алар Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетында узган утырышта сөйләшкән. Анда күтәрелгән мәсьәлә турында башкарма комитетның рәис урынбасары Фәнзил Әхмәтшин сөйләде.

Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин
Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:09 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG