Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай шигырьләре ташларга да язылган


1916, 1910 елгы кабер ташлары
1916, 1910 елгы кабер ташлары

Габдулла Тукай шигырьләре халык күңелендә, китапларда гына түгел, ташларда да сакланган. Галим Марсель Әхмәтҗанов аларны төрле төбәкләрдәге татар кабер ташларында тапкан.


Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов 40 елга якын кабер ташларын өйрәнү максаты белән экспедицияләргә чыга. Петербур белән Курган арасында гына меңнән артык зиратта булдым, ди ул.

Үзенең “Ташбилгеләр поэзиясе” дигән хәзинәсендә 500дән артык тарихи кыйммәткә ия булган үрнәкләр саклый галим. “Татар кабер ташлары поэтик мирасларга хәйран бай күренәләр, аларда төрле мәрсияләр, шәҗәрәләр, аерым кешеләрнең тормышлары язылган”, ди Марсель ага.

Тукайның шигырь юллары язылган ташларга килгәндә, беренчесен Марсель Әхмәтҗанов Буа татар зиратында таба. “Ул кабер ташы 1914 елны Буа шәһәренең кабер ташларын кисеп ясау остасы Гарифҗан Буави тарафыннан ясалган. Ул ташта Тукайның “Васыятем” дигән шигыреннән юллар бар:

Кайт, и нәфес мөтмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә:
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.

Шуннан соң Казан зиратында эзләнүләр башладым. Анда Тукайның “Өзелгән өмид” шигыреннән аерым строфалар язылган ташлар бар, ләкин халык Тукайны гына кабатламаган, ә үзеннән үзгәрешләр дә кертеп эшләгән. Мәсәлән, Казанда 1961 елны куелган Зарипова Нәсимә исемле ханымның ташында:

"Бар нәрсәдән дә кадерле...
Әнкәем кабрең ташы.
Шуңа аксын күз яшемнең
Иң әче һәм татлысы".

Икенче таш Казандагы Яңа бистә зиратында Байков Рифныкында. Ул 1964нче елны күмелгән. Аның ташында:

"Бар күңелләрдән җылы, йомшак
Синең кабрең ташы.
Шунда тамсын күз яшемнең
Иң ачы һәм татлысы”.

Тукай шигырьләре язылган барлыгы 12 таш билгеле. Алар Татарстан җирлегендә генә түгел Петербур, Уфа, Сембер якларында да табылган.

“Уфа шәһәр татар зиратында да бар. 1971 елда вафат булган Вәлиуллина Суфия кабер ташына болай дип язылган:

"Һәрвакыт килеп кочаклыйм
Мин үбәм кабрең ташын.
Мин кайнар йөрәгемнән
Кабреңә түгәм яшем".

Марсель Әхмәтҗанов
Менә җиденче таш Кәтиева Зөләйханыкы:

“Син безнең йөрәкләребездә соңгы
Сулышыбызга кадәр сакланырсың.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак
Синең кабрең ташы”.

8нче таш Петербурның Волково зиратының татар почмагында , анда Большаков Ринат дигән кешенең кабер ташына түбәндәге юллар язылган:

“Очты дөнья читлегеннән
Тарсынып күңлең кошы.
Шат яратса да, җиһанга
Ят яраткан раббысы”.

Кабергә шигырь юллары язу гадәте саклана

Күбесенчә, каберләргә Тукайның “Өзелгән өмид”, “Васыятем”, “Пар ат”, “Бала оҗмахта”, “Туган тел” шигырьләреннән юллар язылган.

Тукайныкыннан кала XV гасырда яшәгән Өмми Камал шулай ук Һибәтулла Салихов, Утыз Имәни кебек шагыйрьләрнең шигырьләреннән юллар бар. Бүгенге шагыйрьләрдән исә Роберт Миңнуллинның шигырь юллары язылган кабер ташы да бар икән.

Кабер ташларына шигырьләрне күбесенчә гарәп хәрефләре белән язганнар, латин хәрефләрендәге сирәк очрый, ди Марсель Әхмәтҗанов.

“Латин язуындагы кабер ташлары шул хәтле сирәк, татар халкы аны кабул итмәгән. Ташлар да куелмаган. Кириллицага күчкәннән соң тагын юк ташлар. Бу хәл 1965 елга кадәр дәвам итә, шуннан соң урыс хәрефләре белән исемнәрне язу килә, шул ук вакытта гарәп язуы да саклана. Аннан соң тоташтан рус хәрефләре белән язу китә”.

Халыкта кабер ташларына шигъри юллар язу традициясе тәрбияви, юату чарасы да, каллиграфия сәнгате дә булып тора, ди Марсель Әхмәтҗанов.

“Халыклар традицион культураларын сакларга тырыша. Безнең татар кабер ташларындагы традиция борынгы Төрки каһанатыннан килә.

Иң борынгы ташлардагы язулар V, VI, VII гасырлардан башлана. Анда дастан, васыять шикелле язмалар бар. Халыкның күңеленә тия торган, яшәргә дәрт бирә торган матур сүзләр белән язганнар”, ди галим.

Кабер ташлары татарның тарихи ватанын күрсәтә

Кабер ташларындагы шәҗәрәләр исә халыкның тарихи туфрагының кайларда булуын да күрсәтә, ди галим.

“Дон буе да – татар җире, Әстерхан да – татар җире. Безне бүлгәләгәннәр дә, Татарстанда җирегез, дип күрсәтмәкче булалар.

Юк, без ул дәрәҗәдән узган инде хәзер. Үзебезнең тарихи туфрагыбызның кайларда булуын беләбез. Моны шәҗәрәләр дә күрсәтә. Ә алар Татарстан белән генә чикләнми”.

Кабер ташларына шигырьләр язу бүген дә еш очраса да, татарлар арасында ташларга ай да ясамау, яки фоторәсемнәр кую очраклары да аз түгел икән.

Шул ук вакытта кабер ташларын юк итү, “зиратларны вәхшиләрчә җимерү” эше дә соңгы вакытта дәвам итә, ди Марсель Әхмәтҗанов.

Бу күренеш шәһәрләрдә дә авылларда да күзәтелә, ди ул. Ә татар телен ташларда да саклау халыкның үзеннән тора, ди галим.
XS
SM
MD
LG