Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкчан талант халыкка кайта


Халык шагыйре Әнгам Атнабайның шигырьләре, җырлары кергән диск дөнья күрде. Шул уңайдан Уфадагы “Атнабай” хәйрия вакыфын оештыручыларның берсе – Әнгам Атнабаевның улы Азамат белән “Азатлык” радиосының Казан студиясендә әңгәмә корабыз.


Римзил Вәли. Өлкән һәм урта буын кешеләреннән синең яшьлек шагыйрең, яраткан шагыйрең кем дип сорасаң, Такташ, Атнабай диярләр. 60нчы, 70нче, 80нче елларда татар телендә халыкчан итеп язучы шагыйрьләр арасында Әнгам Атнабаев бигрәк тә аерылып тора иде.

Аның “Җиз кыңгырау моңнары”, “Бәхет” һәм башка җырлары, пьесалары һәм алар нигезендә куелган спектакльләре халыкка киң таралган. Такташ белән Атнабайга таянып, зур шагыйрь булып киткән Роберт Миңнуллин, Госман Садә һәм башка бик күп шагыйрьләр әле дә аның традицияләрен дәвам итә.

Инде аның вафатына 12 ел үтеп китсә дә, Атнабай арабызда кебек, аның шигырьләре, җырлары яңгырый, пьесалары куела. Күптән түгел Уфада “Атнабай” дигән хәйрия вакыфы оештырылган. Шушы вакыфны оештыручыларның берсе – Әнгам Атнабаевның улы Азамат белән “Азатлык” радиосының Казан студиясендә әңгәмә корабыз.

Азамат әфәнде, бу вакыф ничек булдырылды?

Азамат Атнабаев. Энекәш белән уйлашып утырдык та, тагын 10-15 елдан ул шагыйрьләр яшь буынга ятрак тоелыр дип уйладык. Чөнки балалар, яшьләр бик укып бармыйлар. Шуның өчен әтинең шигырьләре белән диск чыгарырга уйладык. Уйланып йөргәч, нигә әтинекен генә чыгарырга соң. Наҗар Нәҗми, Рәми Гарипов, Марат Кәримов, Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева – алар барысы да халык шагыйрьләре бит.

Римзил Вәли. Бу вакыфны булдыручылар кемнәр һәм иң беренче планнары нинди?

Азамат Атнабаев. Иң беренче максат – барлык халык шагыйрьләренең шушындый шигырь җыентыкларын булдыру. Безнең планыбыз, дискларны чыгарып сату түгел, ә мәктәпләргә, китапханәләргә таратырга. Чөнки китап китап инде, ә моны утырып тыңлап була, бер ишеткән нәрсә барыбер сеңә, менә мондый кешеләр бар, шундый әсәрләре бар дип.

Киләчәктә “Халыкчан” циклында видеоматериаллар чыгарырга уйлыйбыз. Һәрбер өйдә, телевидениедә, радиода архив бар. Менә шуларны берләштереп, шәп кенә документаль фильм чыгарырга исәплибез. Аны чыгарыр өчен күп кенә акча кирәк булачак.

Римзил Вәли. Бу вакыфны булдыру фикеренә җәмәгатьчелек ничек карый?

Азамат Атнабаев. Әти әйтә иде: нәрсә булса да, иң беренче мин райкомга барам дип. Без дә иң беренче Тәтешле администрациясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Бик теләп, диделәр. Аннары нефтьчеләр, эшмәкәрләр, якташлар бу вакыфка теләктәшлек күрсәтә. Хөкүмәтнең акчасы да андый эшләргә җитмидер. Онытылыбрак та барадыр инде.

Римзил Вәли. Гражданлык җәмгыятендә халыкның инициативасын һәм хәйриячеләрнең мөмкинлекләрен туплау – ул бик зур роль уйный. Һәр адымда да хөкүмәткә, дәүләткә салышып булмый.

Инде вакыф чыгаручы Атнабай шигырьләр һәм җырлар кергән диск турында сөйләшүгә кайтыйк. Әтиегез иҗатын хәтерлисезме? Ничегрәк булды ул – сезнең күз алдында туган җырлар?
Азамат Атнабаев

Азамат Атнабаев. Һәр язган яңа шигырен әти-әнигә укый иде. Без бит инде алар янында, аңласаң да, аңламасаң да – тыңлыйсың. Соңрак аңлый башладык. Әти безне үзе белән бик күп командировкага йөртте. Анда минем “күз ачылды”. Чыгыш ясый халык арасында, кул чабалар, аны яраталар.

Римзил Вәли. Мин 9нчы сыйныфта укыган вакытта алар Таһир Ахунҗанов белән Ает авылына килделәр һәм мин тере шагыйрьне күрдем. 3-4 сәгать эчендә башны, күңелне үзгәртеп, шактый зур тәэсир ясады ул минем киләсе тормышка. Аңа кадәр мин математика белән мавыгып, Мәскәү университетына барырга дип йөри идем. Күпме кешеләрне халык арасында шигырь яңгыратып, хикмәтле сүз әйтеп, шулай тәрбияләгәннәрдер дип уйлыйм.

Әлеге дискка кайсы әсәрләрен керттегез?

Азамат Атнабаев. Әтинең сүзе бар иде: халык мине көлке шагыйре буларак кабул итә. Бу ялгыш фикер. Чөнки үзгәртеп кору чоры киткәч, партияләр беткәч, ул бик уйлана иде. Элегрәк шул партияләр белән көрәште. Алдашу, хәрәмләшүләрне яратмый иде, туры әйтә иде партиядә булмаса да.

Римзил Вәли. Аның шигырьләрен күбесен мин дә, танышларым да яттан белә: “Унбер малай үстек авылда”, “Төш”, “Бәхет”, “Кара икмәк”. Такташны, Фатих Кәримне белгән кебек, Атнабайны да яттан беләләр иде. Хәзер ничектер? Бәлки шушы пропаганда, тәлинкәләр дә яшь буынга тәэсир итәр.

Азамат Атнабаев. Мин шулай дип уйлыйм. Уку бит ул бер төрле кабул ителә, тыңлау икенче төрле.

Римзил Вәли. Әнгам Атнабаев Башкортстанның күренекле шагыйре булса да, аны башкорт шагыйре дип тә йөртәләр. Ләкин ул һәрвакытта татар телендә язды, татар телендә чыгыш ясады, башка бер телдә язмады да, чыгыш та ясамады, минемчә.

Азамат Атнабаев. Әйе, бары тик татарча гына язды.

Римзил Вәли. Пьесаларны язды ахрысы, башкортча?

Азамат Атнабаев. Тәрҗемә иттерә иде.

Римзил Вәли. Хәзер дә бар ул: кайбер кеше аудиториягә карап, шул диалектта сөйли. Ул бит диалект. Бу мәсьәләдә Атнабай саф татарча шигырь язарга тырышты микән, үзе шулай килеп чыкты микән? Тәтешле тәэсире шулай булды микән?

Азамат Атнабаев. Ул: “Ничек инде мин татарча уйлап, аны башкортчага тәрҗемә итим? Шигырь туганда ук үзе язылып бара, ә ул минем татар телендә генә языла. Ә аны инде башкорт теленә тәрҗемә итеп була”, дип әйтә иде.

Бик борчыла иде, аның шигыре дә бар: “Башкорттан да, татардан да урыс туа, вот бәла, менә кайда мәсьәлә”, дип язган иде. Бу урыс каян килеп керде дип кычкырып җибәрә иде, шуның өчен без өйдә гел татарча сөйләшә идек.


Римзил Вәли. Халыкчан һәм халык шагыйрьләренең тавышын, җырларын һәр мәктәптә, китапханәдә, һәр авылда һәм шәһәрдә ишетергә, тыңларга насыйп булсын. Чөнки тел, аны язып кына түгел, аны тыңлаганда гына ул яши һәм киләчәк буыннарга күчә.

Азамат Атнабаев. Шулай.

Римзил Вәли. Хәтерлим әле, Әнгам абый исән чакта, мин сезне урыслашкан дип уйлый идем, сөендем әле татарча сөйләшеп килеп кергәнгә.

Азамат Атнабаев. Безне мәҗбүри өйрәтәләр иде, татар теле мәктәптә керми иде. Татар телен белгәнем өчен әтиемә зур рәхмәт. Кайвакыт русча да кыстыра идек. Ләкин әтине күргәч, иң беренче татар сүзе иде.

Римзил Вәли. Шулай итеп, сез киләчәктә дә Казан һәм Уфа арасындагы юлларга тузан кундырмассыз дип уйлыйм.

Азамат Атнабаев. “Казаныма бик сагынып барсам да, Уфама сагынып кайтам” дигән әтинең шигыре бар. Әтием Казанны ничек яраткан, мин дә аны шулай яратам. Шуның өчен Казан белән Уфа арасы беркайчан да суынмас.
XS
SM
MD
LG