Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемальчеләр Казанда Ататөрекне аңлата


19 май Казанда “Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәтендә Мостафа Кемаль Ататөрек һәм кемализм” дигән фәнни-гамәли конференция башланды. Ике көн дәвам итәчәк җыелышта Ататөрек инкыйлабы, аның бүгенге Төркиянең социаль-мәдәни тормышына тәэсире вә Төркия-Татарстан элемтәләренә йогынтысы тикшерелә.


19 май Төркия республикасының коручысы һәм аның беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрекнең тууына 130 ел тулган көн. Әлеге конференция дә нәкъ менә шушы истәлекле көн – 19 май бәйрәменә багышлап уздырыла, дип белдерде аны оештыручылар.

Конференцияне "Ататөрек" тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, профессор Җәзми Эраслан ачып җибәрде
Әйтергә кирәк, кемализмга кагылышлы мондый җыен Татарстанда әле беренче мәртәбә уздырыла. Мостафа Кемаль Ататөрекне һәм аның кемализм идеологиясен Төркиядә белсәләр дә, Казанда бик күпләр аның турыда беренче мәртәбә ишетә.

Дөрес, Ататөрекнең Төркиянең беренче президенты булуын Казанда белүчеләр юк түгелдер, тик менә кемализм иделогиясе генә күпләргә таныш түгел.

Нәрсә соң ул кемализм?

Ататөрекчелек дип тә йөртелгән кемализм XX гасыр башларында империалист дәүләтләрнең ярлы һәм бүлгәләнгән Төркияне үзара бүлешү хәрәкәтенә каршы бер реакция буларак барлыкка килә. Бу идеология билгеле бер сыйныфка гына таянмый, акылга һәм гыйлемгә нигезләнгән оешмаларны барлыкка китерүне максат итеп ала.

Җыенда Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Акынты да чыгыш ясады
Әлеге идеология алты принципны берләштерә. Аларның беренчесе – милләтчелек, аннан соң дәүләтчелек, халыкчылык, инкыйлапчылык, җөмһүриятчелек һәм дөньявилек.

Төркиядә кемализм принциплары башлангыч мәктәптән үк төрек балаларына җентекләп өйрәтелә.

Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте рәисе Фирдүс Фәтклисламов, Ататөрек Төркиядә яшәүче төрекләр өчен генә түгел, татарлар өчен дә бик зур әһәмияткә ия, дип белдерә.

"Бу конференцияне мин бик югары бәяләр идем. Аны күптән үткәрергә кирәк иде", ди Фәтклисламов.

"Бүгенге катлаулы заманда дин белән миллилек мәсьәләсе беренче планга чыга. Мостафа Кемаль Ататөрекнең иң бөек казанышы мөстәкыйль дәүләт төзүе булса, икенче казанышы исә дин белән милләтчелек мәсьәләсенең чишелешен таба алуында.

Ул дөньяви Төркия республикасын кора һәм шул ук вакытта дин белән дә уртак тел табып, матур бер симбиоз барлыкка китерә. Бу үрнәкне бүгенге Татарстан өчен дә бик мөһим дип саныйм һәм бигрәк тә яңа туган төрки республикалар өчен дә моның әһәмияте зур.

Миңа калса, Ататөрек әйткәннәрне, язганнарны без белергә тиеш, укырга тиеш һәм бүгенге көндә тормышыбызда кулланырга тиеш", ди Фирдүс Фәтклисламов.

Конференциянең бүгенге өлешендә күбрәк Төркиядәге кемализм турында сүз барды. Ә иртәгә исә пантюркизм, төрекчелек һәм кемализм идеологияләре арасындагы бәйләнеш, милли дәүләтчелек хакында Ататөрек фикерләре, татар эмигранты Садри Максудинең Ататөрек белән элемтәләре, Төркия һәм Европа, Төркиянең заманча дөньяда биләгән урыны, дигән темаларда чыгышлар яңгыраячак.
XS
SM
MD
LG