Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды


Татарстан делегациясен Әнкарада Төркия президенты кабул итте. Фәрит Мөхәммәтшин (с) һәм Абдуллаһ Гүл (у)
Татарстан делегациясен Әнкарада Төркия президенты кабул итте. Фәрит Мөхәммәтшин (с) һәм Абдуллаһ Гүл (у)

Бу көннәрдә Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек делегация Төркияне сәфәр кыла. Алар бүген Әнкарада президент Абдуллаһ Гүл белән очрашты, Габдулла Тукай урамындагы Тукай һәйкәленең ачылышында катнашты. 27 май көнне исә Истанбул шәһәрендә бер паркка Габдулла Тукай исеме биреләчәк һәм татарларның милли бәйрәме Сабан туе оештырылачак.


Әйтергә кирәк, Төркия республикасына Татарстаннан мондый зур делегациянең инде күптәннән килгәне юк иде. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән вәкиллекнең Төркия сәфәренең төп максаты исә ике республика арасында елдан-ел арта барган мәдәни һәм сәүдә элемтәләрен тагын да ныгыту һәм Төркиядә Габдулла Тукайга багышланган чараларда катнашу булды.

3 көн дәвам итәчәк сәфәрнең беренче көнендә, ягъни 25 май көнне Татарстан делегациясен Төркия парламентының тышкы элемтәләр комиссиясе җитәкчесе Мурат Мерҗан кабул итте. Төрек парламентарие Татарстанлы коллегаларын сәламләп, аларның Төркия сәфәрендә уңышлар теләде.

Татарстан делегациясе ТӨРКСОЙ халыкара оешмасын да сәфәр кылды
Шул ук көнне төштән соң Татарстан делегациясе, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендә ТӨРКСОЙ халыкара оешмасын да сәфәр кылды. ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсән Касеинов белән бергәләп, рәсем күргәзмәсен караган төркем, аннан соң ТӨРКСОЙ оешмасының эшчәнлеге, аның ISESСO һәм UNESСO кебек оешмалар белән алып барган хезмәттәшлегенә кагылышлы мәгълүмат алды.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркиягә моннан алда төрле оешмалар белән алып барылган хезмәттәшлек нәтиҗәсендә берничә мәртәбә килгән булуын, әмма Татарстан мәдәният министры буларак әле беренче мәртәбә төрек иленә аяк басуы турында белдерде.

ТӨРКСОЙдагы Татарстан вәкиле кем булыр?

Шунысын да әйтергә кирәк, ТӨРКСОЙда 14 төрки республика әгъза булып тора. Алар арасына Татарстан республикасы да керә. Һәрбер әгъза, илнең берәр вәкиле, Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә урнашкан ТӨРКСОЙның штаб-квартирасыда эшчәнлек алып бара.

Татарстан депутаты Разил Вәлиев, ТӨРКСОЙ оешмасы башлыгы Дүсән Касеинов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова ТӨРКСОЙ оешмасында
Тик хәзерге вакытта ТӨРКСОЙдагы Татарстан вәкиле урыны яңа вәкилнең билгеләнүен көтә. Чөнки моннан бер ай чамасы элек Татарстан вәкиле Земфира Хасанова үз вазифасыннан киткән иде. Ә яңасының исеме әлегә билгесез булып кала бирә.

Шул көнне кичен Татарстаннан килгән кунаклар Төркия мәдәният һәм туристлык министрының беренче урынбасары Нихат Гүл белән дә очрашты.

Гүл үз чыгышында, дөньяда бик күп шәһәрләр күрергә туры килде, әмма күргән шәһәрләрем арасыннан борынгы Казан шәһәре миндә иң нык тәэсир калдырганы булды. Бу шәһәр кешене үзенә тартып тора, дип белдерде.

Ататөрек төрбәсендә язылган теләкләр

Татарстан делегациясенең бүгенге көне Ататөрек төрбәсен барып күрүдән башланып китте. Төркиягә килгән һәрбер чит ил делегациясе кебек Татарстан вәкиллеге дә Әнкарада урнашкан беренче президент Ататөрек төрбәсенә барып, чәчәк бәйләмнәре салды.

Төркия парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин югары дәрәҗәле кунаклар өчен билгеләнгән китапка үз кичерешләрен белдереп, болай дип язды:

“Татарстан республикасы һәм аның күп милләтле халкы исеменнән, Төркия республикасының тынычлыкка, тәрәккыяткә омтылышына тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Ике ил арасындагы элемтәләр тагын да ныгысын һәм алга китсен”.

Төркия президентын Казан университеты таң калдырган

Татарстан делегациясен Ататөрек төрбәсеннән соң Төркия президенты Абдуллаһ Гүл кабул итте.

Татарстан делегациясен Төркия президенты Абдуллаһ Гүл кабул итте
Абдуллаһ Гүл үз чыгышында, Төркия белән Русия арасындагы элемтәләрнең ныгуында Татарстан белән Төркия арасындагы яхшы элемтәләрнең дә өлеше зур булуын белдерде.

"Мин узган ел Казанда булган идем. Татарстан президенты белән дә, башка рәсми вәкилләр белән дә күрештем. Мине Казан университеты таң калдырды. Казан университетында шуның кадәр күп санда атаклы кешеләр укыган булуы миндә соклану хисе уята", дип бәян итте ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы һуманитар өлкәдәге хезмәттәшлектә ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы зур роль башкара. Нәкъ менә шушы оешма ярдәме белән Төркиядә Габдулла Тукайның тууына 125 тулуга багышланган чаралар үтә, дип белдерде Төркия президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында, Татарстан делегациясен кабул итәргә вакыт тапканы өчен Төркия президентына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан Төркиядә узучы чаралар, татар халкына карата күрсәтелгән хөрмәтнең бер чагылышы дип кабул ителә.

Әнкарада Тукай һәйкәле ачылды

Яңа ачылган Тукай һәйкәле янында
Татарстан делегациясе бүген төштән соң исә башта Әнкараның Габдулла Тукай урамында урнашкан Казан мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятендә җирле татарлар белән дә очрашты. Аннан соң, шушы урамда Габдулла Тукай һәйкәленең ачылышы булды.

Казан мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Әнвәр Мозәффәр, Татарстаннан килгән кунаклар белән очрашудан бик канәгать калуларын, киләчәктә дә мондый элемтәләрне дәвам иттерү теләге турында белдерде.

"Очрашу бик күңелле булды, аларның килүенә без бик шатландык. Безнең өчен бүген ике бәйрәм рәттән. Аның беренчесе татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу булса, икенчесе исә Татарстаннан килгән дәрәҗәле кунакларны кабул иткәнебезгә шатландык", диде Әнвәр әфәнде.

Төркиядәге милләттәшләребез белән
"Алар безгә исәнлек-саулык, шатлык теләде. Берлегебезнең дәвам итүен, гаиләләребез белән бергә тыныч гомер итүебезне теләделәр. Һәйкәл ачылышына да бергәләп катнаштык. Татарстан парламенты рәисе, Әнкара шәһәре башлыгы чыгыш ясадылар.

Кешеләр дә бик күп килгән иде. Җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Бу чара безнең өчен гомеребез буена онытылмаслык бер хәтирә булып кереп калды", дип сөйләде ул.

Бүген кич Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Әнкара опера һәм балет театры сәхнәсендә зур концерты булды. Анда төрекләр белән беррәттән Төркиядә яшәүче татарлар, Татарстаннан киткән студентлар һәм башкалар катнашты.

Иртәгә, 27 май җомга көнне исә Татарстан делегациясе Истанбул шәһәренә юл тотачак. Андагы бер паркка Габдулла Тукай исеме биреләчәк һәм Солтанәхмәт мәйданында Сабан туе бәйрәме оештырылачак.
XS
SM
MD
LG