Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиләр Казан сәхнәсендә берләште


Казанда “Нәүрүз” фестивале башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:34 0:00
йөкләү

30 май кичендә Казанда төрки халыкларның унынчы “Нәүрүз” халыкара театр фестивале башланып китте. Бәйрәмнең ачылу тантанасы Камал театры бинасы каршындагы мәйданда узды.

30 май кичендә Казанда төрки халыкларның унынчы “Нәүрүз” халыкара театр фестивале башланып китте. Бәйрәмнең ачылу тантанасы Камал театры бинасы каршындагы мәйданда узды.


Биредә дөньяның төрле илләреннән килгән 40ка якын театр труппасы сәхнәгә менеп Казан тамашачысына үзләрен танытты. Аларны сәламнәргә дип бәйрәмгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Ара ерак булу сәбәпле, кайбер театр труппалары фестиваль ачылышына килеп җитәргә өлгермәсә дә, 3 июньгә кадәр, алар кайсы Тинчурин, кайсы Камал исемендәге театр сәхнәсендә фестивальгә алып килгән спектакльләрен күрсәтәчәк.

Төркмәнстанның Ашхабад шәһәреннән килгән кунаклар, “Нәүрүз” фестиваленең халыкларны дуслашыруда әһәмияте зур, ди. Арслан исемендәге Төркмән милли яшьләр театры башлыгы Хан Бурдыбердыев әлегә үзләренең татар спектакльләрен куймавын әйтсә дә, киләчәктә бу тармакта эшләячәкләрен әйтә. Төркмәнстанда театр сәнгатенең ни дәрәҗәдә булуын ул “Азатлык” ка да сөйләде.
XS
SM
MD
LG