Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары мөселман яшьләрен якламакчы


Җыелышта катнашучылар
Җыелышта катнашучылар

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышы узды. Анда мөселман яшьләрен яклап каршылык чаралары үткәрү мәсьәләсе тикшерелде.


Хәбәр итүебезчә, Уфада бер төркем мөселман яшьләренең йортларында тентүләр узып, үзләреннән сорау алулар үткән иде. Алар исламчылыкта һәм экстремистлыкта тикшерелә. Әлеге төркем тикшерү бүлегендә үзләреннән сорау алганда канун бозып, җәзалау, җәфалау ысуллары белән сорау алуларын ирештергән иде. Алар бу хакта Башкортстан президентына, прокуратура, иминлек хезмәте, эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

Әлеге төркем вәкилләре татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасына да мөрәҗәгать иткән иде. Шура бу эшне тикшерү өчен биш кешедән торган комиссия төзеде. Хәзерге вакытта алар тикшерү эшләре белән мәшгуль.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов бу мөселман яшьләрен яклап пикет уздырырга чакырды. Ул шулай диде:

“Белүебезчә, Русиянең югары мәхкәмәсе 2003 елда Хизб ут-Тахрир фиркасенең эшчәнлеген тыйган. Әлеге төркем шушы тыелган фирка эшчәнлегенә дә бәйле тикшерелә. Алар тыелган фирка әгъзасымы, юкмы, монысы әле исбат ителмәгән, без аларны якларга тиеш. Без канун бозып сорау алулар, җәзалауларга каршы чара үткәрергә тиеш”.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин ашыкмаска чакырды:

“Без Русиянең югары мәхкәмәсе карарын танырга тиеш. Бу яшьләрнең йортларында тентү вакытында тыелган китаплар, вахабитчыл басмалар да табылган. Шуңа күрә мин татар оешмаларын моңа катнаштыруга каршы. Әгәр дә аларны якларга телисез икән, оешма исеменнән түгел, ә үз исемегездән чара уздырыгыз”.

Татар милли хәрәкәте активисты Вил Латыйпов фикере:

“Без экстремистлыкны якламыйбыз. Бу чара экстремистлыкны яклау чарасы булырга тиеш түгел. Без кеше хокукларын яклыйбыз. Ул мөселман яшьләренең берсе миңа сигез айлык авырлы хатыннан сорау алганда тикшерүчеләр аның эченә без белән кадауларын сөйләде. Без менә шуларга – тупас рәвештә, җинаятьчел юллар белән сорау алуларга, рөхсәтсез тентүләргә каршы. Тагын шунысын да онытмагыз – кешегә җинаять эшләрен тагу юллары күп ул”.

Утырышта мөселман яшьләрен яклап пикет үткәрергә карар ителде. Ул 14 июньгә билгеләнде. Пикет аерым оешма исеменнән үтмәячәк.
XS
SM
MD
LG