Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырдан Сабан туе: һәр татар авылы шулай яшәсен


Сулдан уңга - Ринат Закиров, Әлбир Крганов, Фәрит Мөхәммәтшин
Сулдан уңга - Ринат Закиров, Әлбир Крганов, Фәрит Мөхәммәтшин

Чуашстан республикасының Шыгырдан авылында Бөтенрусия икенче авыл Сабан туе узды. Шыгырданнар үз көчләре белән оештырган Сабан туйларына килгән кунаклар әлеге авыл тормышына соклануларын яшермәде.


19 июньдә федераль дәрәҗәдә узган Шыгырдан Сабан туена Русиянең 30 төбәгеннән кунаклар, мөфтиләр, зыялылар җыелды. Сабан туенда Чуашстан президенты Михаил Игнатьев, Русия президентының Идел буендагы вәкиле урынбасары Николай Овсиенко, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Акынты, Чуашстанның элекке президенты Николай Федоров һәм башкалар катнашты.

Чуашстан президенты татарларны таный

Татарстанның күршесе булган Чуашстан республикасында татар милләте саны зур түгел – бары ике генә процент. Әмма республика татарларының тырышлыгы, үзләрен уңай яктан гына күрсәтә белүләре, мөфти Әлбир Кргановның көчле дини лидер булуы, шуның нәтиҗәсендә милли-дини яктан уңышлы эш алып барулары Чуашстан хакимиятен әлеге 40 мең татарга игътибар итәргә, татар факторын танырга этәрә. Бу президент Михаил Игнатьевнең Сабан туенда ясаган чыгышында да ачыктан-ачык сизелеп торды.

Михаил Игнатьев
Президент Михаил Игнатьев Чуашстанда татарларның сан ягыннан өченче, ә Татарстанда чуашларның өченче урында торуын әйтеп узды. Татарстан җиренең чуаш халкы өчен күренекле кешеләр үстерүен, Татарстан-Чуашстан мөнәсәбәтләренең икътисади, фән, мәдәният ягыннан тыгыз бәйләнештә торуын искә алды. Чуашстандагы күп татар авылларында Сабан туйлары узуын, алга таба һәр халыкның, шул исәптән татарларның, телен, мәдәниятен, язуын саклау әһәмиятен искә төшерде.

Чуашстан президенты Сабан туена бүләксез килмәгән иде. Ул республиканың Урмай авылының мәдәни үзәгенә заманча аппаратура, сәхнә киемнәре бүләк итте.

Русиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чуашстан, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәм Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте вәкиле Рәшит Солтанов президентның мактау кәгазе белән бүләкләнде. Михаил Игнатьев бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировка да бүләк тапшырды.

"Сабан туе татар бердәмлеген күрсәтә"

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шыгырдан Сабан туена килә алмаса да, аның сәламен Сабан туе кунакларына, шыгырданнарга Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Парламент рәисе Татарстанның Чуашстан татарлары белән горурлануын, аларның башка төбәк татарларына үрнәк булуын әйтеп узды.

“Сабан туе Татарстаныбызда, Башкортстаныбызда, башка республикаларда гына түгел – бөтен Русиядә бәйрәм ителә. Анда күпмилләтле халык килә, татарны танытабыз, бердәмлекне, бергәлекне, динебезне, телебезне күрсәтәбез”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөнбәрдә Фәрит Мөхәммәтшин
Чуашстан татарларына Дәүләт шурасы рәисе үз чиратында Татарстан бүләкләрен тапшырды. Татарстан президентының рәхмәт хатлары Сабан туен оештыруда зур ярдәм күрсәткән хәйрияче, “Булат” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Абдулгалиевкә, Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Рәшит Күпкәневкә, Русия татар авыллары берлеге рәисе Рәшит Сәнҗаповка, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рамик Гадельяновка бирелде. Мөфти Әлбир Крганов исә Казанның меңъеллык медаленә лаек булды.

Фәрит Мөхәммәтшин Шыгырдан авылына Fiat Ducato микроавтобусы ачкычы тапшыргач, халык ихлас шатланып, гөрләтеп кул чапты.

Шыгырдан Сабан туенда Русия президентының Идел буендагы вәкиле урынбасары Николай Овсиенко да чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Сабан туйлары татар халкын Чуашстанда гына түгел, бөтен Русиядә, чит илләрдә дә бергә җыя.

"Авыл-шәһәрләр Шыгырданнан үрнәк алсын"

Шыгырдан Сабан туена килгән галим Индус Таһиров авыл-шәһәрләр Шыгырданнан үрнәк алса, татар милләте алга китәчәк, дигән фикердә. Шыгырдан Сабан туе татарның көчен, мөмкинлекләрен ачып бирде, дип саный ул.

“Сабан туе – ул татар, татарлык дигән сүз. Татар булса, Сабан туе була – Сабан туе булса, татар яши. Татар беркемгә дошман түгел. Без урыс дошманы да түгел. Киресенчә, татар факторы булмаса, бәлки, Русия күптән бетәр иде. Алга таба татар факторы үскәннән-үсә барачак”, ди Индус Таһиров.

"Шыгырданнар күп булса, Ватан кайтыр"

Чуашстанда күп авыллар мәхәллә булып оешып, һәрберсе дәүләт булып яши. Күмәк хуҗалык җирләре мәчет исеменә күчерелгән, авыл халкы киңәшеп, иҗтимагый киңәшләр оештырып, аксакаллар сүзен тотып яши. Ягъни мәчет – халыкның яшәү үзәге.

Тормыш дин белән сугарылган, төп сүзне дини лидерлар әйтә. 500 елдан артык тарихы булган Шыгырдан авылында 8 мәчет, “Гөлстан” мәдрәсәсе эшләп килә. Узган ел шыгырданнар үз көчләре белән “Өч сәхабә” мәчетен ачты.

Дамир Шәрәфетдинов (с) белән Индус Таһиров Сабан туе кунаклары
Бу татарның 1917 елгы инкыйлабка кадәр булган, татар булып сакланып калуның бердәнбер юлы булган мәхәллә системасы, үзбилгеләнеп яшәү системасы. Моңа галим Индус Таһиров та игътибар иткән.

“Шыгырданда гына түгел, башка авылларда да мәхәллә системасы яши. Тукай авылында булганыбыз бар. Андагы мәхәллә җитәкчесе – Әгъзам хаҗи Шакиров. Ул авылда чын мәгънәсендә иҗтимагый рәвештә яшәү мөмкинлеге барлыкка килгән.
Бу шартларда ничек яшәргә, демократия юлына ничек басарга, халыкны ничек чәчәк арттырырга – ул шушы мисалны тудырган авыл. Күмәк хуҗалык җирләрен мәчет карамагына – вакыф малына тапшырдылар. Мәчет бөтен эш белән идарә итә.

Вакыфның иҗтимагый киңәшмәсендә мәктәп мөдире, авыл хуҗалыгы башлыгы – кем тели, шул килеп эшли ала. Бу демократик яшәешнең күренеше. Ә демократик яшәеш милләткә көч бирә. Телне саклау, милләтне үстерү мөмкинлеге бирә. Әгәр һәр авыл әлеге милли яшәешкә кайтса, татар чәчәк атачак, татарның Ватаны да кайтачак”, ди Индус Таһиров.

Батырга Fiat, җайдакка дөя!

Чуашстан мөфтияте бүләге
Шыгырданнар Сабан туена шултикле ныклап әзерләнгән ки, хәтта ат чабышында җиңүчегә Чуашстан Диния нәзарәте дөя алып кайткан. Ә көрәштә җиңүче батырга Fiat машинасы әзерләнгән. Бу урында шунысын әйтик, дөя Татарстан җайдагына бирелде. Ә “Fiat” машинасы өчен 100 көрәшче бил сынашты.

Сабан туе тантанасында Чуашстан татарлары шагыйрь Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена да урын бирде. Мәйданга пар атка утырган түбәтәйле "Тукай" килеп, шыгырданнарны олылап, шигырь сөйләде. Русия татарларын җыйган Сабан туе кич белән генә тәмамланды.

XS
SM
MD
LG