Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стингны Казанда сигез меңнән артык халык көтә


Стинг
Стинг

“Стинг концертына билетлар бетте”, ди әлеге шоу-тамашаны оештыручылар. Татарстанлылар таныш-белеш аша чын “йолдыз”ны күрү юлларын эзли.


“Молодежь Татарстана” газетының фаразлары чынга ашмады: бу көннәрдә Стингның Казандагы концертына билетларның сатылып бетүе билгеле булды. Ә бит яшьләр өчен чыгучы рус телле газет 28 апрель санында, билет бәяләре кыйммәт булу сәбәпле, Стинг тамашасы уңышсызлыкка очрар дип фаразлаган иде. Бүгенге вазгыять башканы күрсәтә: начар фараз әйткән кешеләр дә “Татнефть Арена” боз сараена ничек эләгергә дип баш вата икән.

Британ рок-музыкантын татарлар да үз иткән

“Концертка бер атна калганда, билетлар сатылып бетте!”, ди әлеге тамашаны оештыручы Денис Вәлиев. “Билетлар бетте”, дигән сүзләрне билгеле автор-башкаручы Илназ Сафиуллин да әйтте. Ул үзенең “Тамаша” кибете аша Стингның 2 июльдә Казанда үтәчәк концертына билет саткан.

Илназ Сафиуллин
“Ул дөньякүләм танылган җырчы, шуңа да аның тамашачыларын милләтләргә бүлеп карамыйлар, Стингны бөтен җир шары яратып тыңлый.

Әлбәттә, татарлар арасында да аның тыңлаучылары шактый, моны билет алучылар да дәлилләде. 29 июньдә Стинг концертына билетлар сатылып бетте.

Андый зур чарага бару мәсьәләсен бер ай алдан кайгыртып куярга кирәк. Чөнки мондый тамаша гомергә бер генә булырга мөмкин. Бала чактан ук Стинг музыкасын тыңлап үскән кешеләргә бу концерттан читтә калу кыен булачак”, ди Илназ Сафиуллин. Автор-башкаручы үзе дә атаклы британ рок-музыкантын яратып тыңлый.

“Миндә Стингның күпчелек альбомнары бар. Алла теләсә, 2 июльдә үтәчәк тамашасына да барырга тырышачакмын”, диде Сафиуллин.

Самар халкы бу концертка зур игътибар бирә

Оештыручылар белдергәнчә, Татарстан үзәгендә үтәчәк шоу-тамашага күрше төбәкләрдән дә бик күп тамашачы киләчәк.

“Меңнән артык кеше Самардан булачак, алардан берничә кеше бушка Стингның техник җиһазларын да ташырга теләк белдерде. Шулай ук Удмуртиянең мәдәният министры белән бер төркем тамашачы көтелә. Уфадан теләк белдерүчеләр аз булды. Түбән Новгородны аерып әйтергә була. Татарстаннан исә “Татнефть” ширкәте башлыгы һәм хезмәткәрләре күп булачак”, диде Денис әфәнде.

Стингны һәркем үз файдасына кулланмакчы

Стинг
Кайберәүләр билетлар булмауны үз файдаларына кулланмакчы булганнар, кулга эләккән чакыруларны кыйммәт бәягә сата башлаганнар.

“Билетлар беткәч, кайбер кешеләр “Татнефть” аша бирелгән чакыруларны яки башка юл белән алынган керү юлларын сатарга тырыша. Без андый очраклар булуын теләмибез, чөнки бу начар күренеш”, ди Вәлиев.


20 меңлек вип-билетлар бик тиз сатылган

Ул шулай ук, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Петербур шәһәрендә икътисади форум вакытында Стингның чыгышын тамаша кылуын әйтте. Казандагы концертта исә аның гаиләсе һәм дуслары булыр дип көтелә.

Гомумән, Татарстан элитасы һәм байлары 20 меңлек вип-урыннарны бик тиз алып бетергән. Әле бүген дә анда эләгергә теләүчеләр шактый икән, алар чарасызлыктан нишләргә белми, ди Денис әфәнде.

Денис Вәлиев
Әлеге чарада катнашучы журналистлар исемлеге дә тиз хәл ителгән, Стингның килүен алдан хәбәр итеп килгән мәгълүмат чараларының берсе дә читтә калмаган, диярлек.

Денис Вәлиев белдергәнчә, Стинг концертына 8 меңнән артык халык җыелачак. Музыкант үзе исә Казанга 1 июль кичендә үз очкычы белән киләчәк. Республика җитәкчеләре белән очрашулары булмаячак, Татарстан башкаласында концерт куйгач, туры Астанага очачак.
XS
SM
MD
LG