Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латин әлифбасы кайтарыла. Әлегә фән өлкәсендә


Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы, 29 июнь 2011
Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы, 29 июнь 2011

29 июнь көнне Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Латин графикасына нигезләнгән татар әлифбасын кайтару турындагы канунга үзгәрешләр кертү хакында” канун өлгесе тикшерелде.

[кыскача тарих]
ХХ гасырның 30нчы елларында кулланышта булган латин әлифбасына кайту тырышлыгы шул гасырның 90нчы елларында, татарның милли күтәрелеше чорында күрелә.

Дәүләт шурасы кабул итеп, президент Миңтимер Шәймиев имзалаган канун нигезендә 2001-2011 елларга каралган латин графикасын кайтару програмы төзелә.

Әммә Мәскәү татарның бу омтылышын “Русиянең дәүләт төзелешенә янау” дип кабул итә. Русиянең Конституция мәхкәмәсе Русиядәге дәүләт телләре фәкать кирил имласына нигезләнергә тиеш дигән карар чыгара. Татарның латинга кайту хыялы билгесез вакытка “сандыкка” салына.

Латин әлифбасы турындагы канун өлгесе (рус телендә)

Дания Заһидуллина
Пәнҗешәмбе утырышында латин әлифбасы турындагы канун өлгесен депутатлар карамагына Татарстан фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул, бу документта сүз беренче чиратта фән өлкәсендә куллану өчен, галимнәргә үзара аралашу максаты белән булдырылган стандарт турында бара, дип аңлатты.

Дания Заһидуллина латин әлифбасы турындагы канун өлгесе хакында
Дания Заһидуллина латин әлифбасы турындагы канун өлгесе хакында
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00
йөкләү


.
XS
SM
MD
LG