Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" көймәсеннән мәетләр чыгару дәвам итә


Бу сәгатьләргә "Булгария" көймәсеннән 50-ләп мәет чыгарылган. 12 июльдә Русиядә матәм көне.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы рәисе, Литва тышкы эшләр министры Аудронис Ажубалис Татарстанда якшәмбе көнне көймә батып һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.

"Идел елгасында булган бу фаҗига нәтиҗәсендә күп кешенең үлүе мине нык тетрәндерде. Һәлак булганнарның гаиләләре һәм бөтен Русия халкына шушы авыр вакытта теләктәшлек белдерәм", диелә оешма белдерүендә.

Татарстанда “Булгария” көймәсе һәлакәтендә үлгәннәргә 12 июльдә Русиядә матәм көне.

Кичә Иделдә баткан 13 юлчының үлеме расланган. Йөздән артык кешенең язмышы билгесез, 79 кеше коткарылган, дип хәбәр итә Татарстандагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.


Каза урынында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли


Соңгы мәгълүматларга күрә, көймәдә барлыгы 208 кеше булган. Алар арасыннан 25 пассажир бөтенләй теркәлмәгән. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу президент Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмә вакытында әйткән.

Беренчел фаразларга күрә, көймәнең нык тузганлыгы һәм аңа кирәгеннән артык күп кеше утыру һәлакәткә китергән сәбәп булырга мөмкин. Көймә 1955 елда төзелгән.

Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итүенчә, көймәне кулланып торучы ширкәтнең әлеге төр эшчәнлеккә лицензиясе дә булмаган. Берничә җинаять эше кузгатылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер тана эчендә республикадагы бөтен көймәләрне дә тикшерергә боерды. Татар-информ хәбәр итүенчә, Эчке эшләр министрлыгында үткән киңәшмә вакытында Миңнеханов, фаҗига бөтен кешегә дә сабак булырга тиеш, дип әйткән.

Тикшерү оешмалары “Булгария” көймәсенең һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен ачыклый. Русия тикшерү комитетының Идел буе транспортта идарәне тикшерү комитеты исән калган юлчылардан һәм көймә экипажыннан сорау алган.

Тикшерүчеләр көймәне кулланып торучы - (субарендатор) “АргоРечТур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, көймә хуҗасы - Ачык акционерлык җәмгыяте “Камское речное пароходство” көймәләр ширкәте һәм арадашчы - “Бриз” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең документларын алган.

Дүшәмбе иртәсендә коткаручылар кичә Идел елгасында баткан "Булгария" корабын тикшереп анда күп санда мәетләр тапты. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе идарәсе башлыгы Игорь Паншин белдерде.

Мәетләр саны йөзләп булырга мөмкин диелә. Корбаннарның өчтән бере балалар.

Татарстан янгынга каршы хезмәт идарәсенең матбугат бүлеге башлыгы Марат Рәхмәтуллин әйтүенчә, каза вакытында корабның музыка залында ниндидер чара узган булган һәм анда барлыгы 50-ләп бала булган булырга мөмкин.

Дүшәмбе иртәсендә каза урынына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. "Корабта 196 кеше булган, 15 кеше исемлектә юк (алар турпутевка алмаган)", - диде ул.


Миңнеханов корбаннарның туганнары белән очраша



Коткару эшләренә көчле җил комачаулый. Су агымы бер яктан икенче якка үзгәреп тору сәбәпле сү төбендәге кораб та бер яктан икенче якка янтаеп тора.

Иделдә туристлар корабы батты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00


Кораб Куйбышев су саклагычында ярдан 3 чакрым ераклыкта баткан. Ул урында суның тирәнлеге 20 метр.

«АргоРечТур» Казан җәмгыятенә караган кораб Болгардан Казанга юл тоткан. Ул яшенләп каты яңгыр яуганда баткан.

Бу кораб 1955 елны Чехословакиядә ясалган. Сәгатенә 22 чакрым уза, 140 кешегә каралган.
XS
SM
MD
LG