Accessibility links

Гамьсезлек өчен Татарстан балалар белән түли


"Булгария" көймәсе
"Булгария" көймәсе

Баткан "Булгария" көймәсеннән җитмешләп мәет чыгарылган, көймәдә баткан кешелерне эзләү дәвам итә, дип белдерә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Үлүчеләр саны йөзгә җитәргә мөмкин.


10 июльдә Иделдә Казан-Болгар-Казан маршруты буенча йөрүче “Булгария” көймәсе батты. Рәсми чыганаклар корабка 185 һәм хәтта 208 кешенең утырганын әйтә. Аларның 79ы коткарылган. Әлегә җитмешләбе вафат булган, калганнары хәбәрсез югалган, дип санала.

Татарстанда бүген күп кеше баткан “Булгария” көймәсе турында сөйләшә. Телевидение һәм радиоларда әледән-әле бу хакта хәбәрләр чыгып килә. Күңел ачу программалары эфирдан алына. Казанлылар елга портына үлүчеләр истәлегенә чәчәк бәйләмнәре китерә.

Казанны тетрәндергән сәяхәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:06 0:00


12 июль Татарстанда һәм Русиядә матәм көне

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иделдәге көймә фаҗигасе сәбәпле 12 июльне республикада матәм көне итеп игълан итү турында фәрман имзалады. Шул исәптән Русия президенты Дмитрий Медведев тә 12 июльне Русиядә милли матәм көне дип игълан итте.

Вакыйга булган урында тәүлек буе тикшерү эше туктап тормый. Анда Татарстан коткаручылары белән беррәттән Русиядән килгән коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшли. Тик корабта булган кешеләрдән кемнең булса да исән калуына өметләр бик аз, дип белдерелә.

Көймә Казаннан чыкканда ук төзексез булган

Русия Тикшерү комитеты көймәнең батуына сәбәп итеп техник төзексезлекне күрсәтә. Фаҗига булган урында эшләүче тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, көймә 3 минут эчендә елга төбенә киткән.

Ул Казан портыннан чыккан вакытта ук уң якка таба авышкан булган. Шулай ук көймәнең сул яктагы моторында да төзексезлек булган, әмма моңа карамастан көймә сәфәргә чыккан. Бу хакта рәсми чыганаклар хәбәр итә.

Көймәнең батуына сәбәпче – ваемсызлыкмы?

Белгечләр көймәнең моның кадәр тиз батуын иллюминаторларның ачык булуына бәйләп күрсәтә. Көймәдә һаваны суыту җиһазларының эшләмәве аркасында иллюминаторлар ачык булган һәм көймә уңга таба бата башлагач иллюминаторлардан каюталарга су бик тиз тулган.

Бу, әлбәттә, көймәнең тиз батуына кагылышлы кайбер мәгълүмат кына, ә фаҗигагә китергән төп сәбәпләр алдагы көннәрдә әйтелер, дип белдерә рәсмиләр. Көймәнең бату сәбәпләре арасында аның искергән булуы һәм тиешеннән артык пассажир утырткан булуы да әйтелә.

Баткан корабтагы коткару көймәләренең 2се суга төшерелгән, ә икесенә вакыт җитмәгән, күрәсең. Корабтагы кешеләр коткару жилетларын кигән булган, тик алар каюталарыннан чыга алмаган.

Баткан "Булгария" корабы кешеләрен коткарган "Арабелла" көймәсен батучыларның туганнары каршы ала
“Булгария” артыннан ук килгән “Арабелла” корабы 76 кешене коткарган. Калган 3 кеше башка көймәләр тарафыннан коткарылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә чираттагы ялына киткән иде. Бу вакыйгадан соң ул ялын өзеп, Казанга кайтты. Фаҗигане тикшерүдә файдалану өчен ул үзенең боралагын да тикшерүчеләргә тапшырган дип әйтелә.


Үлүчеләр арасында дистәләрчә бала да бар

Фаҗига булып бер тәүлек үткәч, баткан көймәдә үлүчеләрнең аяныч язмышлары да билгеле була башлады. Әйтик, Казандагы бер шифаханәдә эшләгән 3 пешекче Болгарга сәяхәткә киткән булган. Аларның 3се дә әлеге баткан көймәдә һәлак булган һәм хәзерге вакытта шифаханә пешекчесез калган.

Кайбер чыганакларга караганда 30, ә кайберләренә күрә 50 бала әлеге корабта батып үлгән. Фаҗига булыр алдыннан аларны махсус, күңел ачу өчен музыка залына җыйган булганнар.

Көймә янтая башлагач, алар белән чара уздыручы аниматор вазгыятьне белү өчен чыгып киткән һәм балаларга залдан чыкмаска кушкан. Нәтиҗәдә балалар палубага чыгып, суга сикерә алмаган һәм батып үлгән, дип әйтелә кайбер хәбәр агентлыкларында.

"Булгария" дулкыннаргы каршы торырлык иде"

Фаҗига булган көнне Болгарга башка корабларның да сәфәрләре оештырылган. Ул көнне Болгарны сәфәр кылган Нурбәк Батулла башка көймәдә булган һәм Болгарда вакытта “Булгария” көймәсен күргән. Аның сүзләренчә, “Булгария” көймәсе табигать тәэсире белән генә батырлык түгел иде. Ул иске булса да, дулкыннарга каршы торырлык кына көчтә иде әле, дип сөйләде ул.

"Без якшәмбе көнне метеорга утырып, Болгарга бардык. Болгар ярына килгәндә без шул фаҗигале көймә яныннан үттек. Без көндезге 11дә килдек, “Булгария” көймәсе 11дә китәргә тиеш иде. Ул, аңлавымча, бераз соңарып киткән.

Без инде Болгарда экскурсиядә булып, сәгать 3ләрдә кире килгәндә, үзебезнең көймә дә юк иде. Барыбыз да көймәбез Казанга киткәндер дип уйладык. Тик ул баткан “Булгария” корабы кешеләрен коткарып йөргән икән.

Бераз көткәч, көймәбез килеп җитте. Анда баткан көймәдән котылган 3 кеше бар иде. Алар арасыннан бер абзыйны ашыгыч ярдәмгә калдырдык һәм безнең белән бер абый һәм 8-9 яшьләрендәге кыз бала Казанга кайтып китте, ди Батулла.

Котылучылар белән сөйләшергә туры килмәдеме дигән сорауга Нурбәк юк диде. "Урта яшьләрдәге кеше шок хәлендә иде, ә бала гел йоклап кайтты. Күрәсең, аңа тынычландыра торган берәр дару биргәннәр", дип сөйләде ул.

“Матрослар баткан көймәнең бик иске булуын әйтте”

"Көймә батуы турында үзебезнең көймәдәге матрослар сөйләшүеннән ишеттек. Аларның әйтүенә караганда, көймә ике минут эчендә су астына киткән. Алар үз иптәшләре өчен бик борчыла иде.

Казанга килеп төшкәндә дулкынлану тагын да артты. Чөнки фаҗигагә очраган кешеләрнең туганнары безнең көймәдә котылган кешеләр бар дип уйлаганнар иде", ди Нурбәк Батулла.

"Безнең көймә экипажының әйтүенә караганда, баткан көймә бик иске, бик сыйфатсыз булган. Андый иске көймә бездә юк иде, дип сөйләште алар. Көймә баткан җирдән узганда, анда "Арабелла" туктап тора иде.

Көймәнең батуына зур дулкыннар сәбәп булган диләр, әмма анда шундый зур дулкыннар юк иде. Андый гына дулкынга чыдамаслык көймә түгел иде “Булгария”, ди сәяхәтче.

"Минем белән бергә Швейцариядән килгән бер кунагым да Болгарга барган иде. Аны, баткан көймәгә ярдәмне башка пассажир көймәләренең күрсәтүе шаккатырды. Бер караганда ярдәмгә тиз йөрешле коткару көймәләре килергә тиеш иде сыман. Ник дигәндә, без утырган көймә Казанга кайтып безне калдырды да, кире баткан көймә урынына китте.

Бу безгә бик сәер тоелды. Ничек инде тизлеге аз булган, кеше коткару өчен көйләнмәгән көймәләр коткару эшен башкарып йөри, ә тиешле коткару көймәләре күренми?" ди Нурбәк.

Аның сүзләренчә, баткан көймә белән яр арасы бик ерак булмаган. Кешеләр баткан көймәдән чыгып өлгермәгәндер, чыккан булсалар, бәлки ярга йөзеп чыккан булырлар иде, дип үз фикерен әйтә, фаҗига булган көнне тарихи Болгарны сәфәр кылган, баткан “Булгария”нең соңгы сәгатьләре шаһиты Нурбәк Батулла.

Мөфтидән кайгы уртаклашу мөрәҗәгате

Иделдә булган фаҗигагә бәйле рәвештә Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз кайгы уртаклашу мөрәҗәгате белән чыкты.

"Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән “Булгария” теплоходындагы фаҗига корбаннарының, якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Әлеге тирән кайгы һәм зур югалту ачысын бүлешәбез, Аллаһыдан туганнарына сабырлык һәм түземлелек бирүен сорап калабыз.

Һәлак булучыларга җан тынычлыгы бирсен, гөнаһларын ярлыкасын, тар каберләрен киң итеп, җәннәт бакчаларын күрергә насыйп итсен!" диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG