Accessibility links

Казанны кайгы басты


Казан елга портында фаҗига корбаннарын искә алдылар
Казан елга портында фаҗига корбаннарын искә алдылар

Татарстанда бүген матәм көне. Фаҗига булып 2 тәүлек үтүгә карамастан хәбәрсез югалучыларның туганнары исән калучылардан өметләрен өзми. Кемнәрдер балаларын, кемнәрдер туганнарын югалткан. Фаҗигадә һәлак булганнарны бүген сәгать 12дә Казанның елга порты янында искә алдылар.

Меңәрләгән кеше катнашкан искә алу чарасында кешеләр елга порты диварына чәчәк бәйләмнәре белән беррәттән, шәмнәр һәм балалар уенчыклары да алып килгән иде. Корабта һәлак булучыларның исемнәре язылган дивар кырыена түрәләр дә үзләре белән алып килгән чәчәкләрен салды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов елга портында “Булгария”дә батучыларны искә алганда, премьер-министр Илдар Халиков иртән зур җыелыш үткәрде.

“Капитан һәм аның тормыш иптәшенең җәсәде табылган”

Көймәдәге җәсәдләрне чыгару эше дәвам итә. Татарстан премьер-министры Илдар Халиков сүзләренчә, "Булгария"нең капитаны һәм аның тормыш иптәшенең дә мәетләре табылган. Җәсәдләрне тану эше әлегә үткәрелмәгән, әмма зур ихтимал белән табылган мәетләр аларныкы, дип белдерде ул министрлар кабинетында үткән җыелышта.

Су асты коткаручылары көймә баткан вакытта балалар җыелган музыка залына кадәр барып җитә алган. Якын арада су өстенә балаларның мәетләрен алып чыгу да көтелә.

Шулай ук көймәнең шлюпка, урта һәм төп өлешләре дә тикшерелгән. Көн азагына кадәр трюмны тикшереп бетерү планлаштырыла. Аннан соң кораб яңабаштан тикшерелгәч, аны су өстенә күтәрү эше планлаштыра башлыйлар.

Вафат булучылар арасында төрле катлам кешеләре бар

“Булгария” батып 2 тәүлек үткәч, анда һәлак булган кешеләрнең кем булулары да ачыклана башлады. Әйтик “Ак Барс” банкының директор урынбасары Марат Шаһитов бу фаҗигадә әти-әнисен, сеңлесен һәм туганының баласын югалткан.

Алсу Исмәгыйлева исә, баткан корабта бергә укыган төркемдәше Наташа Маланьеваның булуы хакында белдерә. Наташаның тормыш иптәше котылган, тик үзе әлегә хәбәрсез югалган булып санала.

"Аны үлде дип әйтәсе дә килми. Без Наташа белән Казан Дәүләт университетының журналистика факультетында да бер төркемдә укыдык. Ул Кайбыч кызы, безнең старостабыз иде. Беренче исемлекләрдә аның фамилиясе юк иде. Кичә кичкә таба исемлек яңартылгач, бер төркемдәшем шалтыратып, Наташаның да анда булуын әйтте. Бу башка сыймаслык хәл", ди Исмәгыйлева.

"Наташаның кияүгә чыгуына әле берничә генә ай иде. Һәм алар бәби көтә иде. Аның белән узган атнада гына телефоннан сөйләшеп алган идем. Әмма әлегә аны коткаручылар тапмаган. Исән булуына өметләник инде", ди ул.

"Наташаның тормыш иптәше исән калган. Ул фаҗига булган вакытта палубада булган һәм ике кешене коткарырга өлгергән, ә йөкле хатынын таба алмаган. Наташаның 8 айлык көмәне бар иде", дип өсти Исмәгыйлева.

“Корабка сәфәр рөхсәте бирүчеләр җәзалансын”

"Бездә һәрвакыт фаҗига булганнан соң тикшерү эше башлана. Көймә бик иске булган икән, аның двигателе дә эшләмәгән икән, диләр. Ләкин корабка сәфәргә чыгу өчен кемдер рөхсәт биргән. Менә шул рөхсәтне бирүчеләр, кирәкле кәгазьләрне тутыручылар беренче чиратта җәзасын күрсен иде", дип тели Алсу Исмәгыйлева.

Киев татарлары кайгы уртаклаша

Иделдәге фаҗига чит илләрдә яшәүче татарларда да зур борчылу уяткан. Украинаның Киев каласында яшәүче Хәдичә Мусина, “Булгария” көймәсе батуы уңаеннан татарстанлыларның авыр кайгыларын уртаклашты.

"Татарстан җирендә яшәүче милләттәшләрем, дин кардәшләрем, башка милләтләр һәм халыклар. Без барыбыз да атабыз – Адәм, анабыз – Һавадан туганбыз. Барыгызның да әлеге зур кайгы уңаеннан, сезнең яныгызда кайгыгызны уртаклашам.

Исән калучыларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Вафат булучыларны исә Аллаһ үзе янына барлык гөнаһларын кичереп кабул итсен", дип мөрәҗәгать итте ул фаҗига кичерүче милләттәшләргә.

Казан елга портында фаҗига корбаннарын искә алдылар.

Казан елга портында "Булгария" корбаннарын искә алу
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00
XS
SM
MD
LG