Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанга шахмат остазлары җитми"


20 июль - Халыкара шахмат көне
20 июль - Халыкара шахмат көне

20 июль дөньяда 1966 елдан бирле Халыкара шахмат көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда да әлеге көн уңаеннан шахмат ярышлары үтте. Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә, Казан Кирмәнендә һәм Яшел Үзән районындагы “Авангард” стадионында да төрле шахмат чаралары уздырылды.


Бүгенге көндә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге шахмат мәктәбендә 800ләп бала шахмат спорты белән шөгыльләнә. Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә директор урынбасары, шахматтан спорт остазлыгына кандидат, FIDE класслы хөкемдар Зөфәр Зәйнуллин сүзләренчә, бу санны алга таба бер мең балага җиткерергә уйлыйлар.

“Казанга гроссмейстерлар кайта”

Зөфәр Зәйнуллин, Татарстанда шахмат дигәндә иң беренче чиратта халыкара гроссмейстер Рәшит Нәҗметдинов искә төшә, ди.

"Аннан соң Советлар Берлеге спорт остазы Наил Мөхәммәтҗановны да әйтергә кирәк. Гросмейстерлар Алисә Галләмова, Гата Камскийлар хәзерге буын шахмат осталары арасына керә.

Әле менә күптән түгел гроссмейстер Илдар Ибраһимов Казанга әйләнеп кайтты. Ул берничә ел элек Америкада чыгыш ясый иде, хәзер инде безнең мәктәптә балаларга шахмат серләрен өйрәтәчәк.

Татарстанда талантлы яшүсмерләр бар, әмма алар белән шөгыльләнүче тәҗрибәле тренерлар җитми", дип саный ул.

Яшүсмерләр өчен һәръел төрле ярышлар оештырыла. Башта Нәҗметдинов исемендәге мемориал, аннан инде Алисә Галләмова кубогы өчен көч сынашу була.

Казандагы шахмат ярышын ачу тантанасы.4 май. 2011 ел.
Ә быелгы ярышларның иң зурысы – әлбәттә, яз айларында Казанда үткән шахматтан дөнья чемпионы белән уйнаячак кандидатны билгеләү ярышы, дип белдерә Зәйнуллин.

Бу ярыш анда зур горурлык хисе калдырган. Чөнки Казанны хәзер инде бар дөнья шахмат ягыннан да таныды, ди ул.

Әлеге ярышта АКШ өчен уйнаса да, милләте белән татар булган халыкара гроссмейстер дәрәҗәсендәге шахматчы Гата Камский Зөфәр Зәйнуллинда аеруча зур тәэсир калдырган.

“Гата Камскийга өмет зурдан”

Күпме еллар шахматтан ерак калган булса да, бу ярышта уңышлы чыгыш ясавы, аның талантын тагын да яхшы күрсәтте, дип белдерә шахмат остазы. Ул әле алдагы елларда үзен бик оста яктан күрсәтәчәк, чөнки аның рейтингы бик зур – 2737 баллы бар аның.

Казандагы ярышта Гата Камский һәм Веселин Топалов очрашуы
Әле бу көннәрдә илләр арасында шахматтан такым чемпионаты бара. Ул анда да уңышлы чыгыш ясавын дәвам итә. Әгәр аның шахмат көче зур булмаса, аны такымга чакырмаган булырлар иде, ди Зәйнуллин.

Шуны да әйтергә кирәк, Гата һәм аның әтисе Рөстәм Камскийлар 1992 елда Казанга бер теләк-максат белән килгәннәр иде. Алар татарга якынаерга, дөньякүләм ярышларда Татарстан вәкиле буларак чыгыш ясарга теләгән иде. Тик аларның бу теләкләре тормышка ашмады.

Моның сәбәпләрен сорап, Зөфәр Зәйнуллинга мөрәҗәгать иткәч, ул да моңа карата бер уфтануын белдерде.

Ул вакытта Рөстәм Камский Татарстан спорт комитеты белән сөйләшүләр алып барды, әмма яклар финанс мәсьәләләре аркасында килешә алмадылар. Ә хәзерге көндә Гатаны чакырабыз дип әйтүче юк инде, ди.

“Чемпионнар акча белән түгел, сәләт һәм тырышлык белән туа”

Зәйнуллин, ул вакытта Камскийларга күрсәтелмәгән игътибар хәзер Татарстандагы яшь талантларга карата бар, дип белдерә. Хәзерге көндә бик сәләтле өч татар егете үсеп килә, ди ул. Аларның исемнәре – Рамил Фәйзрахманов, Булат Низамов һәм Булат Мортазин дип, шәкертләрен атап үтә.

Әмма яшьләрне акча белән генә үстереп булмый, аларның таланты һәм тырышлыгы булуы зарур, дип өсти шахмат остазы. Зәйнуллин, Татарстандагы шахмат спортын үстерү өчен, балалар белән шөгыльләнү таләп ителә, ди.

Аның сүзләренчә, быелның беренче сентябреннән республика мәктәпләрендә укытыла башлаячак шахмат дәресләре, аларда шахматка карата бер кызыксыну булдыру өчен зур этәргеч булачак.

"Аннан соң шахмат мәктәпләре күбрәк булсын иде. Кулымнан килсә, Татарстанның һәр районында мин шахмат мәктәбе ачар идем. Һәм ачып кына калмыйча, аларны финанс яктан яхшылап тәэмин итәргә дә кирәк", ди ул.

Шахмат академиясенең ачылуы шахмат остазлары кытлыгын киметер, Татарстан шахматчыларының киләчәктә дөньякүләм ярышларда чыгыш ясавына ярдәм итәр, дип ышана Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә директоры урынбасары, шахматтан спорт остазлыгына кандидат, FIDE класслы хөкемдар Зөфәр Зәйнуллин.
XS
SM
MD
LG