Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегиядәге һөҗүмнәрдә 92 кеше һәлак булды


Андерс Беринг Брейвик
Андерс Беринг Брейвик

Норвегиядәге шартлау һәм атышларда 92 кеше һәлак булды. 32 яшьлек Андерс Беринг Брейвикка гаепләү белдерелде.

Норвегия хакимияте Андерс Брейвикка шартлау һәм атыш нәтиҗәсендә 91 кешене үтерүдә гаепләү белдерде.

Breivik Geofarm исемле авыл хуҗалыгы ширкәте мөдире Брейвик башкала Ослода хөкүмәт биналары урнашкан урында шартлау оештыруда һәм башкаладан 50 чакрымдагы Утойя утравында социал-демократик яшьләрнең җәйге лагерында утлы коралдан ут ачуда гаепләнә. 700-ләп кеше ял иткән бу лагерда премьер-министр Йенс Столтенберг катнашында митинг узарга тиеш булган.


Шартлау булган урын
Милләте белән норвегияле булган Брейвикка карата “террорчылык һәм террор эшчәнлеге” матдәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Норвегия кануннары нигезендә мондый җинаятьләр өчен 21 елга кадәр төрмә җәзасы билгеләнә.

Брейвик мондый гамәлгә үзен нәрсә этәргәнлеген әйтүдән баш тарта. Шулай да аның Норвегиядәге уң экстремистик оешмалар белән бәйле булуы һәм интернеттагы кайбер сәхифәләрдә исламга каршы фикер алышуларда актив катнашканлыгы, милләтче карашларны алга сөргәнлеге, мультикультурализмга каршы чыкканлыгы мәгълум.


Йенс Столтенберг
Норвегия премьер-министры Йенс Столтенберг җомга көнне булган бу һөҗүмнәрне илкүләм фаҗига дип атады. Бу аңлап булмаслык коточкыч фаҗига диде Столенберг.

Ослода хөкүмәт биналары урнашкан урында көчле шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланып хастаханәгә салынды.

Шартлау нәтиҗәсендә Норвегия хөкүмәте урнашкан 17 катлы бинаның һәм премьер-министр бүлмәсенең тәрәзәләре ватылды.

Азатлык радиосының Скандинавия илләрендәге хәбәрчесе әйтүенчә, Норвегия хөкүмәте гадәттән тыш чаралар күрә. Аерым алганда Шенген килешүе илләрендәге башка илләр белән дәүләт чикләрендә тикшерүләр яңартыла.
XS
SM
MD
LG