Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Укытучының интернетта үз мәйданчыгы булырга тиеш!”


Җәлилова Гөлназ
Җәлилова Гөлназ

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова – интернетте берничә татар телле ресурс авторы да. Аның белән әңгәмә кордык.

Бүгенге татар интернетын кулланучылар арасында укучылардан кала сан ягыннан иң күбе – мөгаен, укытучылардыр. Укытучылар мәктәптә белем бирү өчен мәгълүмат эзләүдән кала, үз сайтлары аша үзләренең хезмәтләрен башкаларга җиткезә һәм уртаклаша.

Бу өлкәдә шактый зур эшләр башкарган укытучыларыбыз бар. Һәм әлеге тапшыруга без шушындый “аксакаллар”ның берсе – Гөлназ Җәлилованы чакырдык.

Хәзерге вакытта бик күп татар укытучылары сезнең хезмәтләрегездән, шәхси сайтыгыздан, башка сайтларыгыздан файдалана. Сайтларыгыз турында тулырак мәгълүмат әйтеп китсәгез иде.

– Минем интернет белән танышуым 2008 елда башланды. Ярты ел үткәннән соң Бөтендөнья челтәрендә үз сайтымны булдырдым. Гап-гади кызыксынудан, минем өчен яңа булган өлкәдә белем аласы килүдән башланып киткән шөгыль инде бу. “Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты” дип аталучы проектта минем 15 еллык эш тәҗрибәм, эзләнүләрем, табышларым урын ала.

Өч ел эчендә әлеге сайт бик күп мәгълүмат белән баетылды. Һөнәрдәшләрем, хезмәттәшләрем белән танышу, аралашу мөмкинлеге бирде. Укучыларымның ата-аналарына җиткерәсе килгән кызыклы мәгълүматларны да мин биредә тәкъдим итә алам.

Гомумән, кешеләргә әйтер сүзе, вакыйгаларга үз мөнәсәбәте, дөньяга гаме булган һәр кешенең, бигрәк тә укытучының, шәхси сайты, интернетта үз мәйданчыгы булырга тиеш, дип саныйм. Укытучы һөнәре – иҗади һөнәрләрнең берсе бит ул. Мәктәптә үткән бер көн дә, бер дәрес тә, бер чара да берсенә-берсе охшамаган.

Шәхси сайтым минем һәрвакыт үсештә, һәрвакыт эзләнүдә булырга ярдәм итә. Һөнәремә дә, укыткан фәнемә дә, укучыларыма, алар белән эш алымнарына да башка күзлектән карарга этәргеч бирә.

Интернетта сайт тоту вакытны күп ала. Төгәл һәм сабыр булуны таләп итә торган шөгыль. Шулай булса да, сайт – минем эшемдә ярдәмчем, һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүче, эшкә стимул бирүче чыганак, дип әйтә алам.

Соңгы елларда мин электрон чыганакларны уку-укыту процессында куллану, укучыларны актив эзләнүгә җәлеп итү юлларын өйрәнәм. 2009 елда нигез салынган “Мөслим төбәге фольклоры” исемле интернет-проектны шушы эшемнең уңай тәҗрибәсе дип саныйм.

Аңлагансыздыр, әлеге сайт эшчәнлеге укучылар эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Ягъни монда фольклор материалларын эзләүче, туплаучы, цифрлаштыручылар да – укучылар үзләре. Мин бары тик җитәкче генә.

Халкыбызның борын-борынгыдан килгән рухи мирасын, халык иҗаты җәүһәрләрен туплау балаларыбызда туган телебезгә, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Эзләнүгә, уйлануга, даими белем алуга этәрә, лингвистик сизгерлекләрен арттыра. Гомумән, гамьле, игътибарлы, кешелекле булырга өйрәтә. Безнең максатыбыз да шул бит инде. Әлеге проектны мин үз эшемдә отышлы алым дип саныйм һәм ул дәвамлы булыр дип ышанам.

Монда укучыларыгызның хезмәтләре кулланыла дип әйттегез. Радио тыңлаучыларыбызга һәм сайт укучыларыбызга шуны әйтеп үтәсем килә: укытучы элек-электән мәктәп кысаларында, ниндидер конференция, район я республика кысаларында тәҗрибә алышкан. Ә инде сайт ясау – ул, гомумән, бөтен дөнья күләмендә тәҗрибә алышу мөмкинлеген бирә. Һәм сез укучыларны да җәлеп итеп катнаштырып җибәрә алдыгыз.

Безнең әле Арча районынан Илфар Әюпов, Сабадан Булат Шакиров, Балтачтан Рәфхать абый Зариповлар һ.б. шундый укытучыларыбыз бар. Менә Рәфхать абыйның башка район, башка төбәкләрдәге укучылар арасында интернет-олимпиадалар оештыру тәҗрибәсе дә бар әле. “Мөслим төбәге фольклоры”на килгәндә, башка район укучыларының кызыксынып киткәннәре, элемтәгә кергәннәре бармы?


– Башка район укучыларыннан андый фикерләр килгәне юк, әмма ләкин укытучы, гади кулланучы, олы яшьтәге укучылардан рәхмәт сүзләрен әйтүчеләр бар. Үзебезнең районнан чыгып китеп башка төбәкләрдә яшәүче райондашларыбыздан җылы фикерләр ишетәбез.

Алардан төрле тәкъдимнәр дә керә. Мәсәлән, Рөстәм Сәрвәров дигән кеше белән танышып аралашуга этәргеч бирде бу сайт. Аның ярдәме белән безнең сайтыбызга Мөслим төбәгендә яздырылган Мөслим төбәге кешеләре җырларын урнаштырдык, аларның сүзләрен бирдек.

Сезнең сайтлар бик яхшы сыйфат белән ясалган. Эчтәлеге ягыннан да, башка яклардан да. Күп кенә бәйгеләрдә дә, мәсәлән, “Белем җәүһәрләре”ндә җиңү яулады алар, шундый башка бәйгеләрдә җиңеп киләләр. Бәлки әле яңа сайт ясау планнарыгыз да бардыр, яисә яңа ниндидер баскычка күтәрелергә исәп тотасыздыр...

– Интернетта үз ресурсыңны урнаштыру әле бу бик тар юнәлеш дип уйлыйм. Интернет-ресурсларны укучылар белән бергә эшләү юлларын күбрәк күрсәтү, укучылар белән эш алымнарына кертеп җибәрү – менә боларны перспективалы юнәлеш дип саныйм.

Укучы кайчан ныграк кызыксына?! Бары тик үзе нидер эшләгән вакытта гына ныграк кызыксына башлый. Менә бу фольклор сайтына үзләре язып килгән әкиятләрне, әби-бабайларыннан сөйләткән төрле хатирәләрнең аудиоязмаларын, башка шундый ресурсларны әзерләп урнаштыру процессы балалар өчен аеруча кызыклы.

Әлбәттә, без инде моны дәрестә соң, башка вакытта, үзебезнең шәхси компьютер техникасын да җәлеп итеп эшлибез. Алар үзләре яздырып алып килеп эшли. Менә безнең иң зур проблема – дәрестән соң калып интернетка кереп эшләргә, мәгълүмат урнаштырырга, редакцияләргә, җыярга, цифрлаштырырга техник мөмкинлекләребез юк.

Мөмкинлекләрне арттыру максатыннан без инде бөтен Русия күләмендә бара торган “Мой учитель” (“Минем укытучым”) дигән зур проектта сайтыбыз белән катнашабыз. Һәм инде иганәчеләр, матди яктан тәэмин ителгән кешеләрдән ярдәм көтеп калабыз.

Инде мәктәп темасына әйләнеп кайтыйк. Мәктәпләрдә нык кына мәгълүматлаштыру алып барыла. Татар телендә белем бирүче укытучылар өчен компьютерлар, программалар, интернет челтәрендә ресурслар ягыннан хәл ничек?

– Әйтергә кирәк, соңгы елларда татар теле укытучылары өчен дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда кулланырга күп электрон дәреслекләр, интерактив дәреслекләр, дисклар, дәрескә алып кереп кулланырлык бик күп мәгълүмати чыганаклар барлыкка килде.

Менә аларны тулы куәтенә, даими рәвештә, кирәк вакытларда куллану өчен, мәктәпләрнең матди финанс яклары канәгатьләндерми, дип әйтәсем килә. Безнең һәр асыйныфт һичьюгы һәр укытучының да диярлек шәхси ноутбуклары бар. Шул ноутбукларны дәрестә тулы куәтенә эшләтеп җибәрү мөмкинлеге безнең әле юк.

Безгә фронталь, укучылар белән бергә эшли торган форманы куллану өчен генә дә ким дигәндә һәр класска проектор кирәк. Бу инде заман таләбе. Чөнки кечкенә генә ноутбук белән 25-30 балалы сыйныфта ниндидер укыту чыганагын куллану мөмкин түгел.

“Белем.ру” җәмгыяте әзерләгән “Татар теле. 5-11” электрон дәреслеге, минем уйлавымча, ул киләчәккә карап эшләнгән электрон чыганак. Безнең өчен – татар теле укытучылары өчен бик яхшы ресурс булып тора.

Аның мөмкинлекләре күп. Бөтен мөмкинлекләрен өйрәнеп бетермәгән укытучылар да әле күптер, дип уйлыйм. Шушы дәреслекне тулы куәтенә кулланырлык җиһазларның җитмәве менә монда зур проблема.

Бу дәреслек инде балалар белән индивидуаль эш оештыруга да, төрле бәйгеләргә әзерләнү өчен дә уңайлы. Тирәнтен белем бирү мөмкинлеген бирә. Бала үзенең белемен үзе дә тикшерә ала, укытучыга да тикшерү мөмкинлеге бирелгән. Гомумән, вариатив укытуда кулланырлык яхшы интерактив дәреслек дип саныйм мин аны.

Мин үзем дә кайчандыр информатика укытучысы идем, күңелем белән хәзер дә информатика укытучысы булып калам. Информатика кабинетын җиһазлап кына әле барлык дәресләрне дә анда үткәреп бетереп булмый бит.

Информатика
үзе аерым бер фән. Кайбер мәктәпләрдә ул башлангыч сыйныфлардан ук укытыла. Шул ук вакытта биологияне, физиканы, химияне, башка фәннәрне компьютер кулланып укытырга мөмкин.

Инде укытучылардан кайчак ишетергә дә туры килә: татар теле укытучыларына шушы информатика кабинетына керү бәхете күп җирдә тәтеми икән. Сезнең якларда бу мөмкинлекләр бармы?


– Шәхсән мин үз исемемнән әйтә алам: безнең мәктәп җитәкчелеге, аерым алганда уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан бернинди каршылык булганы юк. Ләкин инде үзегез беләсез: монда инде дәресләрне көйләргә кирәк.

Дәресләр информатика укытучысыныкы белән туры килмәскә тиеш бит инде. Әмма моны бик еш кулланып була дип әйтмәс идем. Бик нык кирәк чагында без инде куллана алабыз, андый чакларда каршылыклар юк.

Яңадан интернет челтәре темасына әйләнеп кайтыйк. Татар теле укытучылары гына түгел, гомумән, укытучылар өчен безнең үзебезнең Электрон мәгариф системасы бар бит инде. Татар телендә белем бирүче укытучылар, татар теле укытучылары бу ресурстан никадәр дәрәҗәдә файдалана ала һәм аның нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Татар теле укытучысы буларак әйтеп китсәгез икән.

– Бу электрон система, әлбәттә, бик күп укытучылар өчен техник мөмкинлекләре бик зур булган уңайлы ресурс булып тора. Без андагы ресурслардан файдаланабыз. Бигрәк тә татар теле укытучылары өчен электрон мәгариф системасы тәкъдим иткән ресурслар көтеп алынды.

Шулай да, анда тудырылган мөмкинлекләрдән әле тулы куәтенә файдалана алабыз дип әйтә алмыйм. Анда әле хаталар күп, без теләгәнчә эшли дип әйтә алмыйм аны. Бу инде үсештәге ресурс. Шулай булгач, алга таба проблемалар хәл ителер, безне ишетерләр, безнең теләкләрне исәпкә алырлар дип уйлыйбыз.

Иң куандырганы шул – безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында иң күп виртуаль берләшмәләр төзүчеләр дә – татар теле укытучылары. Һәм укучылар белән факультативлар төзеп, укучылар белән шул факультативлар аша дистанцион белем бирү системасын кулланучы укытучылар да күп.

Ресурслар ягына килгәндә, бик яхшы ресурслар рус телле укучылар өчен урнаштырылды. Бу татар теленә өйрәтә торган ресурслар. Әмма әле татар мәктәпләрендәге татар телле укучылар өчен мәгълүмат күп дип әйтмәс идем.

Әлбәттә, безнең татар теле укытучыларын Электрон мәгариф системасының бары тик рус телендә генә эшләнгән булуы борчый торгандыр. Бу минем генә борчылу түгелдер. Аның интерфейсы да татар теле укытучылары өчен, кимендә татар телен өйрәнүче балалар өчен татарча булырга тиеш, дип саныйм.

Мәктәпнең үзенә әйләнеп кайткан чагында, татар телен укыту өчен нинди ресурсларны хәзерге вакытта файдаланырга мөмкин?

– Мин бу ресурсларга сылтамаларны үземнем сайтымда да урнаштырып барам. Аннан соң без инде узган ел Мөслим төбәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының үзләренең сайтларын ачып җибәрдек. Менә шушы сайтларда төрле блогларда, кайда мөмкин шунда барысына да сылтама биреп барырга тырышам.

Кайда нинди яңалык күрәм – барысын да күрсәтеп барырга тырышам. Яңа ресурс барлыгын яңалык буларак та куям. Минем укучылар татар телендәге һәр төрле яңа ресурс белән таныш, файдаланалар.

Мин аларга дәрестә дә тәкъдим итәм, өйгә эш биргәндә дә, шунда шундый әйбер бар дип, тәкъдим итәм. Бу җәһәттән минем сайтка кереп карарга кирәктер дип уйлыйм.

Интернетта иң күп утыра торган укытучы буларак, сез анда тагын ниләр күрергә теләр идегез, нәрсәләр булсын иде, татар теле укытучыларына интернетта тагын ниләр җитми?

– Менә 3 ел элек, мин интернетка килеп кергән вакытны хәзерге вакыт белән чагыштырсак, файдалы ресурслар күпкә артты, дип әйтәм. Ләкин әле теләгән кадәр үк түгел. Бигрәк тә югары сыйныфлар өчен язучылар иҗатын күрәсебез, классик язучыларыбызның, әдәбиятка зур өлеш керткән язучыларыбызның шәхси сайтларын күрәсебез килә, әдәби әсәрләрен табасыбыз килә.

Әлбәттә, үз инициативасы белән ачык электрон китапханәләр булдыручы шәхесләр бар, аларның хезмәтеннән файдаланабыз инде, башка мөмкинлек юк. Әле җитәрлек дәрәҗәдә булмаса да, татар телен өйрәнү өчен ресурслар аз дип әйтмәс идем. Ә менә язучылар, китапханә системасы – менә боларга игътибар артсын иде.

Сезнең иҗат җимешләренә, шундый хезмәтләрегезгә киләчәктә уңышлар теләп калам, шәхсән үзегезгә зур уңышлар теләп калам. Интернет челтәрендә, гомумән, республикада һәм аннан читтә яшәүче төбәкләрдә татар интернетын, мәгълүмати технологияләрне кулланып эшләүче шундый хезмәткәрләребез күбрәк булсын!
XS
SM
MD
LG