Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар ханнарча ифтар оештырды. Әмма хансыз


Татарлар ханнарча ифтар оештырды. Әмма хансыз
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:53 0:00
йөкләү

26 август Казанның ярминкә мәйданында дәүләт дәрәҗәсендә мең кешелек ифтар узды. Казан ханлыгы җимерелгәннән бирле татарлар мондый дәрәҗәдә ифтарны беренче мәртәбә оештырды. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз моны "тарихи вакыйга" дип атады. Әмма Татарста

26 август Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә мең кешелек ифтар узды. Казан ханлыгы җимерелгәннән бирле татарлар мондый дәрәҗәдә ифтарны беренче мәртәбә оештырды. Әмма Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авыз ачуга килмәде.


Казан кирмәне каршындагы Ярминкә мәйданында корылган чатырларда авыз ачканчы, башта Кол Шәриф мәчетендә мөтфи Илдус Фәиз вәгазь сөйләде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка шундый олы дәрәҗәдә ифтар оештырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Чарага Татарстан районнары мөхтәсибләре, имамнар да килгән иде.

Ифтарда президент булмаса да, сәясәт, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм дин әһелләре катнашты. Җитәкчелек исеменнән ифтарга премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева килде. Ифтарга Төркия һәм Иран илчеләре кунак итеп чакырылган иде.

Сулдан икенче Рабит Батулла
Ифтарда катнашкан язучы Рабит Батулла да әлеге мәҗлесне "Казанны югалтудан соң яңадан ханнарча оештырылган ифтар" дип саный. Аны үзенә күрә милләт корылтае, татарның берләшү мизгеле дигән фикердә.
Казан ханлыгы чорында да ханнар да ифтарлар оештырыла торган булган. Ләкин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ифтарга килмәде. Рабит Батулла Татарстан президентының ифтарда катнаша алмавын мөмкинлеге булмаудан күрә.

“Әгәр ифтар оештырырга рөхсәт биргән икән, димәк, денсез кеше түгел”, ди Рабит Батулла.

Әмма ифтарга чакыру белән генә керттеләр. Шулай да мәҗлескә керә алмаучы кешеләргә цирк янында ризык тутырылган капчыклар өләштеләр. Киләсе елларда исә Казан үзәгендә зур ифтар оештыруны гадәткә кертү ихтималы да бар.
XS
SM
MD
LG