Accessibility links

“Яптымизация” уен эш түгел


Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Быелгы уку елы бик күп укучылар һәм укытучылар өчен кайгылы хәбәрдән башланды. Күп кенә укытучы эшеннән мәхрүм калды, укучылары башка мәктәпләргә таратылды. “Азатлык” радиосының аналитик тапшыруы бу юлы оптимизациягә багышланган.


Дистәләгән, хәтта йөзләгән мәктәпләр ябылды, яисә урта мәктәпләр сигез еллык, башлангыч мәктәпкә әйләнде. Балалар кимү сәбәпле мәктәпләрнең дәрәҗәсен төшереп, зуррак урыннарда яхшырак мәктәпләр төзү, ачу турында карарлар чыкты. Әмма татар халкы бу процессны авыр кичерә.

Оптимизация гамәле нинди максатлардан ничек итеп оештырыла? Ул нинди нәтиҗәләр бирәчәк соң? Шул турыда сөйләшүдә журналист Райнур Шакир һәм Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтының өлкән хезмәткәре, мәгариф системасында озак еллар эшләгән Марат Лотфуллин катнашалар.

Иң башта “Азатлык” радиосына мөрәҗәгать итүләр, телефон шалтыратулары, хатлар турында әйтик әле. Оптимизация сизелдеме?

Райнур Шакир. Әлбәттә, оптимизация тормышта бик каты сизелде. Безгә Биектау районы Чыршы авылыннан шалтыраттылар. Мәктәпне ябалар дигәч, без анда барып, тикшерергә булдык.

Әйтергә кирәк, анда баргач гаҗәпләнергә туры килде: беренчедән, бу бетеп барган авыл түгел. Гөрләп торган бу авылда яңа йортлар төзелә. Кибете, мәдәният йорты, ике катлы мәктәбе бар. Хәзер шушы мәктәпне ябалар, балаларны Дөбъяз мәктәбенә җибәрәләр.

Укытучылар, ата-аналар җыелган иде. Мәктәп бетсә, авыл бетә дигән сүзләрне әйтәләр. Ләкин мәктәп ябуның сәбәбен беркем дә әйтми. Бары тик балалар аз дип әйтәләр. Дөрестән дә балалар аз. Бүгенге көндә урта мәктәптә 26 бала белем ала. Ләкин балалар аз дип мәктәпне ябу дөрес түгел.

Алга таба балалар ишәячәк дип тә әйтәләр. Чөнки илле йортлык яңа урам төзелә. Ягъни илле гаиләдә биш-алты елдан соң берәр бала булса да, илле бала килеп чыга. Әле күченеп кайта торган гаиләләр бар бит. Аларны билгесезлек бик борчый.

Римзил Вәли. Башкортстанның Туймазы районында Балтай авылында мәктәбегез ябыла дигән хәбәр 24-25 августта игълан ителгән. Ә бит мәктәп ябылу – берничә дистә укытучы эшсез кала дигән сүз.

Ата-аналар һәм балалар күрше авылга күбрәк йөри башлый бит. Ярый, автобус булса. Аннары сыйныфтан тыш эшләр дә була. Җиңел әйбер түгел.

Канунга күрә штатларны кыскартканда, бу турыда ике-өч айдан әйтелергә тиеш, ике-өч айлык эш хакы бирелергә тиеш. Әлеге вазгыятьтә канун буенча эшләнәме?

Райнур Шакир. Андый сораулар, әлбәттә, туа. Шушы ук проблема Кайбыч районы Иске Чәчкәп авылында килеп туган. Алар да нәрсә эшләргә белми. Андагы мәктәп ундүрт ел элек төзелгән. Өр-яңа дип әйтергә була. Дәүләт бүгенге көн белән яшәгән шикелле. Киләчәген бик уйлап бетерми шикелле.

Римзил Вәли. Анда да балалар туачак дип өметләнәләрме?

Райнур Шакир. Минемчә, анда балалар туачак, чөнки моннан элегрәк кечкенә авылларны бетереп, зур авылларны берләштерү сәясәте алып барылды. Моның ялгыш сәясәт икәнлеге соңыннан гына аңлашылды. Кечкенә авылларны бетерергә кирәкми. Кечкенә мәктәпләрне бетерсәң, зур мәктәпләргә тоташтырсаң, мәктәпсез авыл була алмый. Мәктәп – авылның терәге.

Римзил Вәли. Әлбәттә, эш өч авылда гына түгел. Йөзләрчә авылларда мәктәпләр ябыла. Объектив сәбәпләре дә бардыр. Балаларга сыйфатлы белем бирер өчен яхшырак, зуррак мәктәпләр дә кирәктер. Ләкин бу фаҗиганың милли мәктәпләргә каты итеп сукканы билгеле.

Райнур Шакир. Монда ниндидер капма-каршылык бар. Татарстан фән һәм мәгариф министры Алберт Гыйльметдинов, август конференциясендә без оптимизация кысасында иске, таркалып барган авыллардагы искергән, заманча булмаган мәктәпләрне ябабыз, андагы балаларны заманча мәктәпләргә җибәрәбез, диде. Ләкин, шушы ике мисалдан чыгып карасаң да, бу сүзләрнең дөреслеккә туры килеп бетмәве ачыклана.

Римзил Вәли. Аңлашылмаган әйберләрне аңлар өчен без бик күп мәгариф хезмәткәрләре белән сөйләшеп карадык. Дөресен әйткәндә, ачык итеп сөйләргә теләүчеләр күп түгел, чөнки катлаулы мәсьәлә диләр, югарырак җитәкчедән рөхсәт тә кирәк, диләр.

Римзил Вәли
Әйдәгез, мәгариф системасында эшләгән кешеләрдән сорыйк. Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының өлкән хезмәткәре Любовь Кудрявцева бу гамәлнең Русия хөкүмәте карары белән ике-өч ел элек башланганын әйтте һәм аның максаты – белем бирүнең сыйфатын арттыру, укытучыларның һәм укучыларның санын оптимальләштерү.

Любовь Кудрявцева әйткәнчә, оптимизация, ягъни мәктәпләрнең статусын үзгәртүне муниципаль берәмлекләр алып бара. Мәгариф оешмалары район һәм шәһәр хакимияте карамагында. Ә министрлык шул турыда мәгълүматларны гына туплый.

Димәк, соңгы сүз район һәм шәһәр хакимиятендә. Авылда яшәгән кешеләрнең уртак җыелышлары килеп туган вазгыятьне аңлап, рөхсәт бирергә яки каршы чыгарга хаклы.

Югарыдан килгән тәкъдимне һәм гомум федераль программаны халыкка аңлату, халыкның үзенең мөнәсәбәтен, балаларын кайда укытырга теләвен белдерергә кешеләре дә кирәк, мөмкин булган җыелышларны үткәрергә дә кирәк.

Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән киләчәктә дә тагын сөйләшербез дип өметләнәбез. Ләкин бигрәк тә кызыксындырган мәсьәлә – татар мәгърифәтчеләре, татар мәктәпләре, татар сыйныфлары һәм татар балалары.

Югарырак дәрәҗәдәге мәктәпкә күчкәннән соң, алар туган телләрен, туган әдәбиятләрен саклармы? Татарлыклары нинди хәлдә калыр? Шул турыда без Марат Лотфуллин белән сөйләшәбез.

Марат әфәнде, оптимизация татар мәктәпләренә бигрәк каты бәрде. Чөнки аннан тавышлар күп килә. Күчкән урыннарда урыс авыллары да була. Сез тәҗрибәле мәгариф хезмәткәре. Фән белән дә шөгыльләнгән кеше. Сезнең карашка оптимизация нәрсәгә китерәчәк?

Марат Лотфуллин. Бу оптимизация нигезендә норматив финанслау принцибы ята. Ул принцип Русия тарафыннан үткәрелә. Класста 25 баладан ким булмаска тиеш дигән норматив куелган. Бу бюджетның документларына да кертелгән. Финанс министрлыгы моны каты контрольдә тота. Мәктәпләрне ачу, ябу урындагы хакимият карамагына бирелгән. Әгәр дә мәктәп 7 балалы сыйныф ача икән, аның укытучыларына акча җитмәячәк.

Дөрестән, кечкенә мәктәптә заманча белем бирү авыр. Бала үзенә һуманитар, яки математик юнәлеш сайлый алмый, чөнки сыйныфларны бүлеп булмый.

Ләкин оптимизация нәтиҗәсендә рус мәктәпләре генә барлыкка килә. Анда укыган бала халкының телен дә, гореф-гадәтләрен дә, тарихын да белми торган була.

Римзил Вәли. Шундый конкрет очрак бар. Чыршыда бик яхшы биналы мәктәп ябыла, ә Дөбъязның түбәсе дә төзекләндерелмәгән әле. Анда укыгач, балалар Такташ, Тукайларны белер микән?

Марат Лотфуллин. Рус мәктәбе булса, белмәячәк. Мин оптимизациягә каршы көрәш алып барырга кирәкми, дип саныйм. Әгәр дә юлларны, интернатларны ясасалар, бу файдалы эш.

Безнең заманда кешеләр интернатта яшәп укыды. Ләкин татар мәктәпләре иде бит. Ә хәзер оптимизациягә сылтап, мәктәпләрне руслаштыру бара. Шуңа каршы көрәшергә кирәк. Оптимизация вакытында татар теле югалмаска тиеш.

Римзил Вәли. Башкортстанда мәктәп-интернатлар бар. Балаларны интернатларга җыялар, алар шунда укый да, яши дә.

Марат Лотфуллин. Авыл балаларын җыеп, шәһәрләрдә укыталар. Заманында бездә дә 2нче гимназия нигезендә Казанда интернат бар иде. Авыл балалары укый иде.

Андый практика булырга мөмкин. Мин Уфадагы интернатларны карадым. Исемнәре башкорт, ләкин дәресләр урысча укытыла. Башкортстан 1989 елдан алга китә алмады, шул ук дәрәҗәдә калды.

Татарстанда да 10-11 сыйныфларда укыту рус телендә алып барыла. Башлангыч мәктәпләрдә чиста татар теле сакланып калса, нормаль булыр иде. Ләкин ата-аналар үз балаларын кеше итәсе килә. Ә ил шундый шартлар куйгач, барысы да рус теленә күчә.

Римзил Вәли. Ә зуррак авылларда зур мәктәпләрнең татар телен, әдәбиятен яхшы итеп укыту, кайбер предметларны татарча укытуга өмет аз дип саныйбызмы?

Марат Лотфуллин. Әгәр дә андый максат куелса, татар мәктәпләрен ачып була. Кадрлары җитәрлек бит.

Римзил Вәли. Ата-аналар балалары БДИны рус телендә бирергә мәҗбүр булгач, мөгаен, урыс мәктәбен сорар.

Марат Лотфуллин. Казан шәһәрендә туксанынчы елларда татар теле укытыла башлагач, татар теле укытучылары проблемасы килеп басты. Ул вакытта Казанда математиклар, инженерлар бик күп иде. Алар татар мәктәпләрен бетергән, татарча яхшы беләләр. Шул математиклар килеп, татарча укыта башладылар. Казандагы ата-аналар киләләр дә, математиканы русча укытыгыз диләр. Әмма баш эшләмәсә, ул татарча да, русча да эшләми инде.

Римзил Вәли. Соңгы елларда татарча югары белем бирү эше китте. Әле дә төзелеш академиясендә Вагыйз Фәтхуллин башлаган татар бүлеген япмаганнар. Наил Туктамышев югары математикадан дәреслек язды. Сәдрислам Миңнуллин сызма геометриядән язды. Ә хәзер без татар телен карарлар белән чыгарабыз.

Марат Лотфуллин. Дәреслек язучылар күп. Аның сәбәбе шул: Казан шәһәрендә мәктәпләргә татар кешеләрен кертмиләр иде. Ә югары уку йортларында алар бик күп иде. Ул вакытта мәктәпләрдә 90% рус телле кешеләр эшли иде. Ә татар кешеләре юк иде. Ул очраклы рәвештә була алмый.

Римзил Вәли. Авылларда татар балалары кимеп китүе, татар гаиләсендә балалар булмау күренә. Беркемгә дә бала табарга тыю булмады бит.

Марат Лотфуллин. Авылда эш юк, хезмәт хакын түләмиләр. Ничек халык анда яшәсен?

Римзил Вәли. Бу оптимизация нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Ничек фараз итәргә була?

Марат Лотфуллин. Әлегә оптимизациягә сылтап милли мәктәпләрне бетерү бара. Ләкин ул процесс объектив канун нигезендә түгел, ә сәясәт үткәрелү нигезендә алып барыла.

Римзил Вәли. Оптимизация турындагы әңгәмә шактый катлаулы һәм каршылыклы фикерләр китереп тудыра. Бу турыда сөйләшүне башка дәрәҗәдә дә, башка дәүләт оешмаларында да алып барырга кирәк. Һәрхәлдә татар мәсьәләсен онытырга ярамый.

Райнур Шакир. Шушы мәсьәләне күтәреп чыккач, журналистларның һәм “Азатлык” радиосының тәэсире булды. 6 сентябрьдә шушы мәктәпнең ябылуы темасына кагылышлы Дәүләт советында утырыш булачак икән. Рәсми җавап ишетербез, дип ышанабыз.
XS
SM
MD
LG