Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Локомотив" такымы очкыч казасында һәлак булды


Як-42 очкычы казасында 43 кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:37 0:00
йөкләү

7 сентябрь көнне “Локомотив” хоккей такымы уенчылары утырган Як-42 очкычы Ярославльнең “Туношна” һава аланыннан күтәрелеп киткәндә казага очрады. Очкычта барлыгы 45 кеше: 8 экипаж әгъзасы, 37 спортчы һәм “Локомотив” хезмәткәрләре булган. Хоккейчы Александ

7 сентябрь көнне “Локомотив” хоккей такымы уенчылары утырган Як-42 очкычы Ярославльнең “Туношна” һава аланыннан күтәрелеп киткәндә казага очрады. Очкычтагы 45 кешенең 43е һәлак булды. Өч атна элек бу очкыч Казанда тикшерү үткән булган.

Ярославоль янында булган очкыч казасында исән калган ике кешене алга таба дәвалау өчен Мәскәүгә китерәләр. Хоккейчы Александр Галимов һәм юлчыларга хезмәт күрсәтүче Александр Сизовның хәле нык авыр дип белдерелә.

Галимовның тән тиресенең 80%-ы, Сизовның-15%-ы янган булуы әйтелә. Сизовның ян сөяге сынган. Чәршәмбе көнне Ярославльдәге табиблар Галимовка операция ясалды һәм тагын кирәк булыр дигән иде.

Русия президенты Дмитрий Медведев бүген каза булган урынга килде, аннан соң Ярославльдә фаҗига сәбәпләрен тикшерү барышына багышланган киңәшмә үткәрде. Ул, аерым алганда, илдә булган һава ширкәтләрен нык киметергә дип әйтте.

Ярославль янында Як-42 очкычы казасы булган урында 43 кешенең җәсәде һәм очышны язып бару җайланмасының икесе дә ("кара тартма") табылды.

Үлүчеләр арасында Русия ватандашларыннан тыш берничә чит илнең ватандашы – “Локомотив”клубының легионерлары да булган:

Беларустан Руслан Салей, Сергей Остапчук; Латвиядән Карлис Скрастиныш; Словакиядән Павол Демитра; Чехиядән Йозеф Вашичек, Ян Марек, Карел Рахунек; Германия һәм Швециядән Стефан Лив.

Һәлак булган тренерлар арасында да чит ил ватандашлары бар: Канададан Брэк Мак Кримон һәм Финляндиядән Йорма Валтонен.


Чартер очышлары оештырган “Як-сервис” ширкәте очкычында барлыгы 45 кеше: 8 экипаж әгъзасы, 37 спортчы һәм “Локомотив” хезмәткәрләре булган.



Һәлакәттә исән калучыларның берсе - Александр Галимов [Lifenews]

“Локомотив” Минскига барырга юл тотканда очкыч казага юлыга.

Росавиация белдерүенчә, очкыч ярты чакрым тирәсе ераклыкта казага юлыккан. Ул һавага күтәрелә башлагач биеклекне ала алмаган, маяк антеннасына бәрелеп җимерелеп төшкән һәм аңа ут капкан.



8 сентябрь көнне “Локомотив” Континенталь хоккей лигасы чемпионатында “Динамо-Минск” белән уйнарга тиеш булган. Хоккейчылар бүген Беларус башкаласына килеп ял иткәч, иртәгә иртән “Мински-Арена” стадионында күнегүләр үткәрергә җыенган.

Хөкүмәтара авиация комитеты һәм Росавиация каза сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерүче төркем булдыра. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Белгечләр Русиядә күп очкычларның инде искергән булуын әйтә. Авиа.ru порталы баш мөхәррире Роман Гусаров сүзләренчә, Як-42 советлар заманындагы башка очкычлар ТУ-134, Ту-154-ләр белән чагыштырганда яңарак булса да, мораль яктан искергән инде.

Очкыч Казанда тикшерү үткән булган

Ярославль янында казага очраган Як-42 очкычы 1993 елда ясалган, очышларга яраклылык сертификаты 2011 елның 1 октябренә кадәр булган. Чираттагы тикшерүне ул 16 август көнне Казанда үткән. "Тулпар Техник" ширкәте мөдире Владимир Некрашевич сүзләренчә, очкычта бернинди җитешсезлек тә табылмаган.

"Росавиация"нең Татарстан идарәсе җитәкчесе Шәүкәт Умаров сүзләренчә, бу тикшерүдән соң очкыч бер ай диярлек нормаль очышлар башкарган. Казаның сәбәпләре турында әлегә берни әйтеп булмый, тикшерүләр үткәрергә кирәк, хәзер "Тулпар Эйр" ширкәтендә документларны тикшерү башланды, дигән ул Бизнес Online басмасына.

Уфада Континенталь хоккей лигасы чемпионатында “Салават Юлаев” белән “Атлант” уены барганда бу каза турында ишеткәч матч туктатылды. Тамашачылар һәм уенчылар үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алгач өйләренә таралышты.


Очкыч һәлакәтендә һәлак булган башка такымнар

  • 1949 Торино (Италия) – Суперга аланындагы казада 31 юлчы, шул исәптән 18 футблчы һәлак була
  • 1958 Манчестер Юнайтед (Англия) – Мюнхен аланындагы казада 23 кеше, шул исәптән 8 футблчы һәлак була
  • 1979 Пахтакор (Ташкент) – Днепродзержински өстендә ике очкыч бәрелеп 178 юлчы, шул исәптән 17 футблчы һәлак була
XS
SM
MD
LG