Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрбиләр Айдархановның туганнарына тикшерү нәтиҗәләрен китермәгән


Руслан Айдархановны туган авылында җирләделәр
Руслан Айдархановны туган авылында җирләделәр

Бүген Руслан Айдархановның армиядәге үлемен тикшерү нәтиҗәләрен туганнарына җиткерергә тиешләр иде. Хәрбиләр документлар әзер түгеллеккә сылтап, авылга килүне кичектергән. Имза җыю дәвам итә.


Чиләбенең Арслан авылы егете Руслан Айдархановның армиядәге үлеменә инде бер ай вакыт узса да, тикшерү эшләре әле һаман дәвам итә. Һәрхәлдә Русланның туганнарына әле документларның әзер түгеллеген әйткәннәр.

Айдархановның әнисенең бертуганы Гамилә Гыйльманова сүзләренчә, бүген авылга Руслан хезмәт иткән Свердлау өлкәсе Еланск гарнизоныннан хәрбиләр һәм Екатеринбург белән Чиләбе хәрби прокуратурасыннан вәкилләр килергә тиеш булган. Ләкин алар документларны эшләп җиткермәүләрен әйткәннәр. Хәзер хәрбиләрнең кайчан киләсе инде билгесез.

“Безгә анда эшләнгән медицина экспертиза нәтиҗәләре кирәк. Алар аны безгә алып килергә тиеш. Без хәзер шуны көтәбез”, диде Гамилә ханым.

Шул ук вакытта Айдархановның үлеме тикшерелми торып, улларын армиягә җибәрүдән баш тартучылар арта. Һәрхәлдә шундый эчтәлектәге каршылык хатына имзалар җыю Чиләбедә генә түгел, башка кайбер төбәкләрдә дә башланган.

“Безгә шундый хәбәр килеп иреште”, ди Гыйльманова.

Теләсә дә асылына алмас иде...

800 кешелек Арслан авылыннан быел сигез егет армиягә чакырылырга тиеш.

“Аларның кайберләре авыру сәбәпле, мөгаен, армиягә бармас, ләкин өч-дүрт егеткә чакыру килергә тиеш. Ата-аналары “җибәрмибез” дип каты тора инде. Белмим ахыр чиктә нишләрләр?”, ди Гамилә ханым.

Ул ихтыяҗ туса, хәтта Русланның мәетен кире казып алып, экспертиза уздыруга да риза булуын әйтә, әмма төшергән фотолардан да барысы да аңлашыла дип саный.

“Хәрби частьтә Руслан асылынып үлгән дип әйтәләр. Ул теләсә дә асылына алмас иде, чөнки аның кул бармакларының тырнаклары кап-кара, бөгелми иде. Кулларын нәрсә беләндер яндырганнар. Ул андый куллар белән һич кенә дә җеп бәйли алмаячагы аңлашыла. Бездә бит мәетне юучылар асылынып үлгән кешеләрне күргәннәре бар. Алар: “бәлкем аны асып куярга тырышканнардыр, әмма инде үлгән килеш асканнар”, диделәр. Муенында асылыну эзе юк, уң яктан кан җыелган урыннар бар, ләкин каеш эзе юк. Аны бит каешта асылынган дигәннәр иде”, ди ул.

Гамилә ханым сүзләренчә, хәрбиләр дорфа рәвештә “үзе асылынган” дигән сүзендә торуларын дәвам итә. Алар арасында шалтыратып кайгы белдерүче булмаган. Мәетне авылга алып килүче хәрбиләр дә тиз генә китеп барган.

“Бездә Русиядә хәрбиләрне җәзага тарту гадәте юк шул. Шуңа күпләр безнең ниндидер уңышка ирешүебездә шикләнә”, ди ул.

Нәкъ бер ай элек – 3 сентябрь көнне Руслан Айдархановның туганнарына шалтыратып, аның асылынып үлүен хәбәр иткәннәр иде. Руслан – ятим. Аның әнисе Руслан армиягә алыныр алдыннан бер ай алда гына авырып үлгән.
XS
SM
MD
LG