Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти наркоманиягә каршы фәтва чыгарды


Наркотикларга каршы көрәшне табиблар һәм хокук саклаучылар гына түгел, дин әһелләре дә алып бара башлады. Татарстан мөфтие бу хакта махсус фәтва чыгарды.


Русия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсак, Русиядә 3,5 миллион наркоман бар. Бу сан һәр елны 40 меңгә арта бара. Гадәттә 17-30 яшьлекләр наркотик корбанына әверелә. Ел саен 80 мең русияле 30 яшькә дә җитмичә, артык дозадан үлә.

Республика наркодиспансеры баш табибы Фәрит Фәттахов, бу юлга басучыларны "Үлем көтә", ди

“Биш ел дәвамында кеше организмында һәр күзәнәк наркотикны үзенә сеңдерә, һәм ул аннан башка яши алмый. Һәр кадауда дозасын арттыра һәм бер мизгелдә йөрәк түзми. Бу – наркоманның киләчәге”, ди табиб.

Соңгы елларда наркотикларга физик бәйлелекне 7-10 көндә бетерә торган препаратлар барлыкка килде. Өстәвенә тагын физик бәйлелектән арынганнан соң туган апатия синдромын җиңүче психотроп дарулар булдырылды, дип хәбәр итте Фәрит Фәттахов.

Дин белгечләре фикеренчә, наркомания – зур гөнаһ, наркотик кулланган кеше Аллаһның зур бүләген – гомерен кадерләми, акылын югалта. Наркоманга күп дозадан үлү куркыныч, диләр. Әмма аны әҗәлдән соң да Аллаһның җәзасы көтә, диелә ислам динендә.

Илдус Фәиз
Илдус Фәиз
Замана чире белән көрәшкә Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Диния нәзарәте дә үз өлешен кертә. Күптән түгел мөфти Илдус хәзрәт Фәиз наркотикларга каршы фәтва чыгарды һәм республиканың наркотик әйләнешен контрольдә тоту дәүләт оешмасы белән килешү төзеп, ак үлемгә каршы көрәшне бергәләп алып бара башладылар.

Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, килешү нигезендә аена бер тапкыр мәчетләрдә наркоманиягә каршы вәгазь сөйләнә, китаплар бастырыла, реабилитация үзәкләре ачу күз уңында тотыла.

Наркоманиягә каршы көрәшне бергәләп оештыруны Русиянең Татарстан федераль хезмәте бүлеге җитәкчесе Зөфәр Хуҗиев та хуплады:

"Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр наркотикларга бәйле барлыгы 938 җинаять кылынган. Шуларның 80%ы – каты җинаять, ягъни зур күләмдә наркотиклар саклаган яки саткан өчен тоткарлану.

Бу көннәрдә “Мак2011” операциясен тәмамлыйбыз, аның барышында яз башыннан кыш башына кадәр күп кенә кыргый наркотик юк ителде. Әтнә,Тәтеш, Тукай, Зәй, Чистай, Сарман районнарында халык аноним телефонга шалтыратып, наркотик үләннәрнең кайда үсүен һәм саклануын хәбәр итте.

Быел 9 ай эчендә балыгы 250 кг наркотик матдә юк ителде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Гомумән, без исемлеккә яңа төр наркотикны кертергә өлгермибез, инде тагын яңасы чыга. Узган ел 16 төрле булса, быел 32 төрле наркотик бар”, дип сөйләде ул.

Психолог, табиб, дәүләт хезмәткәре, дин әһелләре – барысы да бер фикерне куәтләде: азагы үлем белән тәмамланучы куркыныч ятьмәгә эләкмәс өчен, башта ук балаларга, якыннарыбызга игътибарлы булырга кирәк.
XS
SM
MD
LG