Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөәммәр Каддафинең соңгы көне

Мөәммәр Каддафи (1942-2011)
Мөәммәр Каддафи (1942-2011)

Либиянең премьер-министр вазыйфасын башкарган Мәхмүд Җибрил илнең элекке башлыгы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады. 27 яшендә халык мәхәббәтен яулап бөтен дөньяга танылган Каддафи соңгы көннәрен шулай данлыксыз тәмамлады. 20 октябрь ил тарихында яңа сәхифә ачылган көн буларак истә калыр.

“Без бөтен дөньяга шуны игълан итәргә телибез: Мөәммәр Каддафины халык инкыйлабы бәреп төшерде. Ул соңгы көннәрен болай тәмамларга үзе теләде”. Каддафи үлемен Либиянең Милли күчеш шурасында шулай сурәтләп, ил тарихында яңа сәхифә ачылуы турында белдерәләр.

Җәмәһирия башлыгының ничек һәлак булуы әле дә төгәл билгеле түгел. Яңа хакимият вәкилләре сүзләренә караганда, Каддафи Сирт шәһәреннән качканда аның автоколоннасына НАТО очкычлары һөҗүм итә. Нәтиҗәдә Каддафинең ике аягы һәм башы нык яралана. Либиянең элекке диктаторын Мисурата шәһәренә озаталар. Ләкин ул юлда вафат була. Гарәб телеканаллары Каддафигә ошаган бер кешенең гәүдәсен сурәтләгән видеоязманы күрсәтте.

Мөәммәр Каддафи Сирт шәһәрендә һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

Башка мәгълүматларга караганда, Каддафи чокырда яшеренгән вакытта табыла. Аны күреп алган кешегә ул “миңа атмагыз” дип ялварган икән.

Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, Каддафинең мәете Мисурата шәһәренең мәчетенә озатылды. Ул бәлки шушы шәһәрдә генә якын көннәрдә мөселман кануннарына туры китереп җирләнәчәк.

Каддафи җәсады Мисуратага китерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

Милли күчеш шурасы гаскәрләре Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре Сиртны үз контроленә алды. Әлеге кала өчен сугышлар берничә атна дәвам итте – Каддафи яклылар яңа хакимият гаскәрләренә нык каршы тордылар. Сирт шәһәрендә яшәүче 100 мең кешенең күбесе каланы ташлап качып китәргә мәҗбүр булды. Хәзерге вакытта Сиртта ара-тирә атышулар дәвам итә. Ләкин чын сугышлар инде тәмамланды. Шәһәрнең төп биналарына Милли күчеш шурасы байраклары эленде.

Сирт шәһәренең яулап алынуы һәм Мөәммәр Каддафинең үлеме турындагы хәбәрләрне Либиядә шатланып каршы алдылар. Илнең төрле шәһәрләрендә халык байраклар кулга алып урамнарга агылды.

Бәдәвиләр гаиләсендә туган гарәп каһарманы

Мөәммәр Каддафи 1942 елда бәдәвиләр гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытта ук ул яшерен сәяси оешмага нигез салып антиколониаль чаралар үткәрә башлый. Мәктәптән соң Каддафи Британ хәрби колледжында укый. Аннары Либия элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә башлый. Аның исемен гарәп дөньясы горурланып 1967 елда телгә алды. Ул вакытта Мисыр Израил белән сугыш алып бара иде. Каддафи Либия патшасы Идрис I-нең рөхсәтен алмыйча гына аның кулы астында булган гаскәрне Мисырга ярдәмгә җибәрә.

1969 елда 27 яшендәге Каддафи Либия хәрбиләренең патшага каршы хәрәкәтен җитәкли һәм патшаны бәреп төшерә. Шулай итеп ул дөнья тарихында полковник дәрәҗәсенә ирешкән иң яшь дәүләт башлыгы була.

1970-нче елларда исә Каддафи үзенең “Дөньяның өченче теориясен” уйлап чыгара. “Беренче” һәм “икенче” теорияләр дип ул Адам Смит капитализмын һәм Карл Маркс коммунизмын атый. “Яшел китап” дип аталган әлеге мәшһүр хезмәтендә Каддафи халыкның сәясәт һәм икътисад белән үзаллы, хакимияткә ихтыяҗ тоймыйча гына идарә итә алуын исбатларга тырыша. Ул бу теориягә нигезләнеп Либияне дә “Җәмәһирия” дип атый башлый. Гарәпчәдән ул сүз “халыкның туры хакимияте” дип тәрҗемә ителә.

Мөәммәр Каддафи Либия белән 42 ел дәвамында идарә итте. Әгәр көнчыгыш илләрендә чуалышлар башланмаган булса, кем белә, бәлки ул хакимияттә утыруын дәвам итәр иде. Ләкин узган кышта “гарәп инкыйлабы” Либиягә дә барып җитә. Илдә Җәмәһирия лидерына каршы протест чаралары башлана. Күп тә үтми алар чын сугышка әйләнә.

Быел язын Каддафи яклылар оппозициянең үзәге саналган Бингази шәһәрен камап алгач, баш күтәрүчеләргә НАТО ярдәм итә башлый. Августта яңа хакимият көчләре илнең башкаласы Триполине яулый. Шушы вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре Сирт – аның тарафдарларының соңгы ныгытмасы булды.

Мөәммәр Каддафи: Гайрәтле җитәкче сурәтләре

Рим, 2009 ел
1/30 Рим, 2009 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Мәскәү, декабрь 1976 ел
2/30 Мәскәү, декабрь 1976 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Уганда, август 1975 ел
3/30 Уганда, август 1975 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Либия, июнь 2011 ел
4/30 Либия, июнь 2011 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Каддафиның улы Хәмис, 2011 елның августында үтерелде
5/30 Каддафиның улы Хәмис, 2011 елның августында үтерелде
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Беларус, ноябрь 2008 ел
6/30 Беларус, ноябрь 2008 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Триполи, 2005 ел. Каддафи оныгы белән уйный
7/30 Триполи, 2005 ел. Каддафи оныгы белән уйный
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Триполи, июнь 2011 ел. Каддафи Кирсан Илюмжинов белән шахмат уйный
8/30 Триполи, июнь 2011 ел. Каддафи Кирсан Илюмжинов белән шахмат уйный
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Франция,  UNESCO баш идәрәсе , август 2007 ел
9/30 Франция,  UNESCO баш идәрәсе , август 2007 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Ноябрь 2008 ел, Украина
10/30 Ноябрь 2008 ел, Украина
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Каддафи һәм аның улы Сәйф Әль-Ислам
11/30 Каддафи һәм аның улы Сәйф Әль-Ислам
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Рим, август 2010 ел
12/30 Рим, август 2010 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Триполи, апрель 2011 ел<br />
13/30 Триполи, апрель 2011 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Триполи, июнь 2010 ел
14/30 Триполи, июнь 2010 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Март 2008 ел. Каддафи Сүрия президенты Бәшәр Әсадны сәламли
15/30 Март 2008 ел. Каддафи Сүрия президенты Бәшәр Әсадны сәламли
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Рим, август 2010 ел
16/30 Рим, август 2010 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Димәшк, 2008 ел
17/30 Димәшк, 2008 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Ливия, 1 сентябрь 2011 ел. Каддафи билгесез урында халкына мөрәҗәгать яздыра
18/30 Ливия, 1 сентябрь 2011 ел. Каддафи билгесез урында халкына мөрәҗәгать яздыра
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Каддафиның хатыны Сафия гаилә бәйрәмендә
19/30 Каддафиның хатыны Сафия гаилә бәйрәмендә
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Июнь 1996 ел. Каддафи Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән
20/30 Июнь 1996 ел. Каддафи Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Триполи, Каддафи гаиләсе белән
21/30 Триполи, Каддафи гаиләсе белән
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Каддафиның кызы Айша
22/30 Каддафиның кызы Айша
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Март 1977 ел. Куба президенты Фидель Кастро белән
23/30 Март 1977 ел. Куба президенты Фидель Кастро белән
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Сәйф Әл-Ислам
24/30 Сәйф Әл-Ислам
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Мисыр: премьер Гамәл Әбдел Насыр һәм полковник Каддафи. 1969 ел
25/30 Мисыр: премьер Гамәл Әбдел Насыр һәм полковник Каддафи. 1969 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Interpol Каддафи һәм аның улын Сәйф Әл-Исламны эзли
26/30 Interpol Каддафи һәм аның улын Сәйф Әл-Исламны эзли
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
 Либия кафесында Каддафи фотосы
27/30 Либия кафесында Каддафи фотосы
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Триполи, апрель 2011 ел
28/30 Триполи, апрель 2011 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Оппозиция Каддафины тотучыга&nbsp;1,700,000 доллар вәгъдә итә. Август 2011 ел
29/30 Оппозиция Каддафины тотучыга 1,700,000 доллар вәгъдә итә. Август 2011 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Триполи, февраль 2011 ел
30/30 Триполи, февраль 2011 ел
Либиянең Милли күчеш шурасы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG