Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур ярларында да Тукайны искә алдылар

22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольски шәһәрендә Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырылды. Бәйрәмдә әдип шигырьләре укылды, җырлары җырланды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.

Быел барлык татар дөньясы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтә. Татарстанда 2011 ел Тукай елы дип игълан ителде. Апрель ахырында Казан шәһәрендә бик зурлап Тукай көннәре уздырылды. Бу чарада чит илләрдән, Русия төбәкләреннән килгән кунаклар белән бергә Ерак көнчыгышлылар да катнашты.

Тукайны зурлап уздырылган чаралар татар яшәгән һәр төбәктә, шул исәптән, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә дә оештырылды. Ерак Көнчыгышның башкаласы Хабаровскида, Сахалин утравында Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар агымдагы елның язында үтте.

22 октябрь көнне исә Габдулла Тукайны искә алу кичәсе Амурдагы Комсомольски шәһәрендә уздырылды. Бәйрәм шәһәрнең Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханәсе бинасында узды. Биредә беренче кат үткән бу бәйрәм Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы ярдәмендә оештырылды.

Кичәгә килүчеләрне китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Өлкән яшьтәге апалар-абыйлар Тукай шигырьләрен, аның сүзләренә язган җырларны күз яшьләре аша тыңлады.

Бәйрәмдә өлкән яшьтәгеләр дә, кечкенәләр дә катнашты. Күпләр кичәгә гаиләләре, балалары, оныклары белән килде. Болары инде беркайчан да Сәйдәш моңын ишетмәгән, Тукай телен аңламаган буын вәкилләре. Ләкин алар ата-бабалары, тарихи ватаннары белән рухи бәйләнешне югалтмаган әле. Үз милләте, гореф-гадәтләре, тамырлары белән кызыксына.

“Кечкенәдән әбием белән бабамның сөйләшкәнен ишетеп үссәм дә, телне белмим. Аңламасам да, туган телдә җырлар, шигырьләр ишетү күңелләрдә әйтеп аңлата алмаслык хисләр уята” дип, бергә җыелган кешеләргә рәхмәтен белдерде Ринат Чуланников.

“Улым да, кызым да бар минем. Ник аларга туган телне өйрәтмәдем икән?” дип өзгәләнде 75 яшьлек Фәимә апа Гайнетдинова.

Кичәдә һәркемгә бөек Тукайга карата үз хисләрен белдерергә җай табылды. "Минем күңелемдә Тукай әниемнең җырлары булып яши", диде Рөстәм Абдулин, сәхнәгә чыгып. Аның улы – 4нче сыйныф укучысы Дамир татарча Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен укыды.

Соңрак бәйрәм милли ризыклар тезелгән табын янына күчте. Бәйрәмдә катнашучылар бергәләп кайнап торган самовардан тәмләп чәй эчте, гармунда уйнап, туйганчы җырлап-биеп, бик озак күңел ачтылар. Кичә бик күркәм узды, оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтелде.

Амур ярларында да Тукайны искә алдылар

Апалар шигырь сөйли
1/14 Апалар шигырь сөйли
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
2/14

Кичәгә җыелган халык
3/14 Кичәгә җыелган халык
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Кичә үткән китапханә залы
4/14 Кичә үткән китапханә залы
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Рөстәм Абдулин чыгыш ясый
5/14 Рөстәм Абдулин чыгыш ясый
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Рөстәм Абдулин улы Дамир белән
6/14 Рөстәм Абдулин улы Дамир белән
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Чәй хәзерләү
7/14 Чәй хәзерләү
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Чәй табыны
8/14 Чәй табыны
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
9/14

Кичәдән соң
10/14 Кичәдән соң
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Третьяковлар гаиләсе: Дмитрий, Виталий, Илсөя
11/14 Третьяковлар гаиләсе: Дмитрий, Виталий, Илсөя
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Габдрахмановлар гаиләсе: Тәнзилә, Алина, Руслан
12/14 Габдрахмановлар гаиләсе: Тәнзилә, Алина, Руслан
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
Чанина Юлия кызы Ксения белән
13/14 Чанина Юлия кызы Ксения белән
22 октябрь көнне Амурдагы Комсомольскида Тукайга багышланган кичә узды. Мәҗлестә Тукай шигырьләре укылды. Кичә чәй табыны белән тәмамланды.
14/14

Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG