Accessibility links

Кайнар хәбәр

Большой театр билетлар тирәсендә җәнҗал белән ачылды


Большой театр Гала концерт белән ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

Алты елга сузылган күп чыгымлы төзекләндерү эшләреннән соң 28 октябрь көнне Мәскәүдә Большой театр ачылды. Купшы тантанада Русия президенты Дмитрий Медведев, патриарх Кирилл, элекке совет җитәкчесе Михаил Горбечев һәм башка мәшһүрләр катнашты.

Ачылыш тантанасына интернетта ике миллион сумга кадәр билет тәкъдим итүчеләр булды. Тамашаларны гади халык карый алырмы?


Русиянең иң мәртәбәле сәнгать сарае - Большой театр төзекләндерүдән соң зур җәнҗал белән ачылды. Тантанага бер атна кала ук инде интернет-порталларда бик зур сумнарга билетлар тәкъдим итә башладылар. Аларның бәяләре 90 меңнән 2 миллион сумга кадәр җитте.

Алдан Большой театрның ачылышына бер генә билет та сатылмаячак, ә чакыруларны Русия президентының протокол хезмәте таратачак дип хәбәр ителгән иде. Димәк, әлеге бик кыйммәт урыннарны кулларына чакыру алганнар, я булмаса аны өләшү тирәсендә булганнар тәкъдим иткән.

Бу хәл турында төрле форумнарда кызу бәхәсләр барганда, 24 октябрь көнне театр кассасында тәпәләшеп тә алдылар. “Руслан и Людмила” операсына билет алырга дип өметләнеп килгәннәрне алыпсатарлар кассага кертмәскә тырышты.

"Людмила"ны Альбина Шаһиморатова башкара

“Руслан и Людмила” әлеге тарихи сәхнәдә беренче тапкыр җырланачак. Төп партияләрнең берсен - "Людмила"ны 2011 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган, дөньяда билгеле җырчы Альбина Шаһиморатова башкара.

Альбина театр ачылган көнне “Азатлык” радиосына аны сөйләп бетереп булмаслык мөкәммәл һәм гүзәл итеп төзекләндергәннәрен әйтте. “Чамадан тыш империячел ул”, ди Альбина.

Шаһиморатованың бүлмәсе театрда дүртенче катта. Янында тагын бер балерина да бар. Сәхнәгә ул 2 ноябрьдә “Руслан и Людмила” операсы премьерасында чыгачак.

Тамашачы килгәнче бер тузан да калмасын...
Тамашачы килгәнче бер тузан да калмасын...
Альбина Большой театрда даими контрактта түгел. Ул читтән чакырылган җырчы булып исәпләнә. “Руслан и Людмила” операсы куелганда – ноябрь, февраль, март, июнь, июль айларында Шаһиморатова Мәскәүдә.

Ачылу тантанасында исә театр моңа кадәр репертуарында булган опера һәм балетлардан өзекләр күрсәтте. Бу тантана дөньядагы зур шәһәрләрнең 800 кинотеатрында трансляцияләнде. Шулай ук YouTube аша 36 илдә дә карадылар. Зур тантанага эләгә алмаганнар концертны Большой театр янына куелган зур экраннардан күзәтте.

Альбина Шаһиморатова сүзләренчә, күренекле башкаручыларга театр ачылышына чакыруны алдан биргәннәр. Ул да бәйрәмне тамаша кылды. Билетларны интернетта 2 миллион сумга кадәр тәкъдим иткәннәр дигән сүзгә, Альбина: “Бу чеп-чи ялган”, диде.

Алыпсатарларны беркем берни эшләтә алмый

Күпләрне “Большой”га билетлар табу гел кыен булырмы, алар алыпсатарларда бик кыйммәт торырмы, гади халык бу мәһабәт сарайда тамаша карый алырмы дигән сорау борчый. Театр мөдире Анатолий Иксанов сүзләренчә, алар ташламалары булганнарга (льготникларга) һәр спектакльгә 100 сумнан 396 билет бүлгәннәр. Калган билетларга бәяләр исә атнаның кайсы көнендә, көндез йә кичен һәм катнашучыларның кемнәр булуына карап билгеләнә.

Билет алучылар үзләрен кош тоткандай хис итә
Билет алучылар үзләрен кош тоткандай хис итә
“Руслан и Людмила”га партерда билетлар 3 мең сум тора. Әйтик “Спящая красавица” премьерасына 7 мең сум торачак. Бу бәяләр безнең күбрәк акча эшлисебез килүгә бәйләнмәгән. Әгәр билетлар арзан булса, алыпсатарлар аны шунда ук алып бетерә. Әгәр билетлар бик кыйммәт булса, ярты зал буш булачак”, ди Иксанов.

Ул алыпсатарлар белән дә берни эшли алмаганнарын әйтә, чөнки бүген Русиядә спекуляциягә каршы канун юк.

Большой театрда ноябрь һәм декабрь айларында булачак тамашаларга бер генә билет та калмаган. Кассага декабрь ахырында булачак “Щелкунчик” балетына "30 октябрь көнне билетлар сатылачак, бер кешегә ике генә билет биреләчәк" дип язып куйганнар.
XS
SM
MD
LG