Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин Казанда һаман да persona non grata


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Татарстанда инде икенче ел яңа президент булса да, билгеле журналист Ирек Мортазинга карата мөнәсәбәт элекке чордагы кебек һаман тискәре кала бирә – чәршәмбе көнне аны телевидениедәге рәсми сайлауалды дебатларга кертмәделәр.

Русиянең яңа Дәүләт думасын сайлауга санаулы гына көннәр калганда Татарстандагы сәяси көрәш бераз җанланып алды – чәршәмбе көнне "Яблоко" партиясенең рәсми вәкиле, Татарстан хакимиятен тәнкыйтьләгән өчен элек төрмәдә утырып чыккан журналист Ирек Мортазинга телевидениедә чыгыш ясау мөмкинлеген бирмәделәр.

Ул башта дәүләт телерадиокомпаниясе тапшыруына кертелмәде, соңрак "Татарстан-Яңа гасыр" ширкәте эфирыннан да мәхрүм ителде. Аның урынына "Яблоко" партиясе исеменнән башка вәкилләр чыгыш ясады.

Исемлектә юк, димәк кеше дә юк

Мортазинга карата мондый мөнәсәбәтне ике телеканал да (аларның студияләренә кереш Шамил Усманов урамындагы бер үк бинада урнашкан) аңа рөхсәт кәгазенең вакытында әзер булмавы белән аңлатты. Журналист үзе мондый хәл була алуын алдан сизеп 11.45-тәге эфирга 11-дә үк килә. Сакчылар бирелгән исемлектә аның исемен тапмый. Тиешле түрәләр белән телефон аша бер сәгатькә сузылган сөйләшүләр бернинди нәтиҗәгә дә китерми – "Яблоко" вәкиле дебатларда катнаша алмый.

Ирек Мортазин фикеренчә, бу эш артында "Татарстан-Яңа гасыр" ширкәтенең җитәкчесе, "Бердәм Русия" партиясе әгъзасы Илшат Әминов тора, чөнки бинаны саклаучылар аңа буйсына. Сайлау хокукларын тормышка ашыруда комачаулавы өчен хәзер Мортазин Әминовны җаваплылыкка тартырга тели. Ул инде полициягә мөрәҗәгать иткән, аның хезмәткәрләре мәгълүмат туплау белән шөгыльләнә. Соңрак бу эш Татарстанның Тикшерү комитетына җибәреләчәк.

"Мин полиция үзәгенә барып, әлеге канунсызлыкка карата җинаять эше кузгатуларын сорап гариза яздым, бу эш белән хокук сакчылары шөгыльләнсен", диде Мортазин "Азатлык"ка.

Аның сүзләренчә, җинаять кодексының 141 маддәсе нигезендә гражданнарның сайлау хокукына каршы чыгу өчен 2 елга иректән мәхрүм ителү яный.

Казандагы элита Мортазинне яратмый

Элек Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең матбугат вәкиле булып эшләгән, соңрак аның хакимияте турында "Татарстанның соңгы президенты" дигән шау-шулы китап чыгарып, шуның өчен ирегеннән мәхрүм ителгән Мортазин бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Анда ул "Новая газета"ның махсус хәбәрчесе булып эшли. Казанга ул "Яблоко" партиясенең ышанычлы вәкиле буларак килгән иде.

Мортазин элекке президент Миңтимер Шәймиевкә яла ягу гаепләве нигезендә төзәтү эшләренә, ә республика җитәкчелеген тәнкыйтьләгән китабында "хакимият" дип аталган социаль төркемгә каршы нәфрәт уятуда гаепләү белән 21 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Ирек Мортазинның еллар буе Шәймиев белән бергә эшләп, аннары аның үзе, тирәлеге, хәтта гаилә әгъзалары турында тәнкыйди китап язуын Татарстанның хакимияттәге сәяси элитасы ошатмады. Аңа карата бу мөнәсәбәт әле дә үзгәрмәде кебек.

Хөкем ителгән журналист 2011 елның 31 гыйнварында Менделеевски мәхкәмә карары белән вакытыннан элек иреккә чыгарылган иде. Шуннан соң ул Мәскәүгә күчеп китте.
XS
SM
MD
LG