Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция тавышлары хакимияткә язылган


Күзәтүчеләр дума сайлавында күпсанлы канун бозулар булуын әйтә. Салмачыда КПРФ һәм ЛДПР тавышларын "Бердәм Русия"гә язганнар.

Русия үзәк сайлау комиссиясе якшәмбе көнне үткән сайлау нәтиҗәләрен һәм 450 урынлы думада кайсы фирканең ничә урын алачагын игълан итте. Комиссия рәисе Владимир Чуров әйтүенчә, хакимият фиркасе “Бердәм Русия” 238 тавыш белән думада күпчелеккә ия булачак. Сайлауда икенче урын алган КПРФка 92, "Гадел Русия"гә 64 һәм ЛДПРга 56 урын бирелә. Калган фиркаләр думага керү өчен зарур булган җиде процент киртәсен уза алмаган. Бәйсез күзәтүчеләр бу сайлауда хакимият ресурсының чамадан тыш нык кулланылуы, тавыш бирү һәм тавышларны санау вакытында канун бозуларның күп булуы турында әйтә

Гөлназ Бәдретдин
Гөлназ Бәдретдин
​Гөлназ Бәдретдин Казан янындагы Салмачы авылында 341-нче сайлау бүлгесендә “Гадел Русия” фиркасе күзәтүчесе булган. Гөлназ анда берничә төрле тупас канун бозуларны үз күзләре белән күрүен әйтә:

- Канун бозулар булды. Мин һәм Алмаз исемле тагын бер күзәтүче белән берничә мәртәбә кисәтергә туры килде. Әмма, безне тыңламадылар, сайлау комиссиясе әгъзалары без монда күпчелек, үзара тавыш биреп сезне куып чыгара алабыз, диделәр безгә.

Бер апада сайлаучыларның исем-фамилияләре, паспорт мәгълүматлары язылган китап бар иде, килмәгән кешеләрнең бюллетеньнәрен тутырып утыра иде ул, үз кулы белән. Без аңа кисәтү ясагач шау-шу чыкты, әмма ул язмый башлады.

Бюллетеньнәрен саный башлаганда «Бердәм Русия» белән КПРФ бер тирә бара иде. Әмма ахырда "Бердәм Русия"нең тавышлары 600-дән артып китте, КПРФныкы йөздән артык кына булды. Мин «Бердәм Русия»гә бирелгән тавышлар бюллетеньнәрен актара башлагач, анда КПРФ бюллетеньнәре дә, ЛДПР бюллетеньнәре дә булуын күрдем. Мин аларның берничәсен аннан алдым һәм миңа «Бердәм Русия»нең бөтен тавышларын карап чыгарга бирегез әле дидем. Миңа бирмәделәр. Йомгаклау протоколына шулай китте ул. «Бердәм Русия» бюллетеньнәре арасында башка фиркаләрнеке дә бар иде. Иң зур канун бозу шул булды. Башта «Бердәм Русия» һәм КПРФ бик аз аерма белән генә бара иде, аннан ЛДПР, аннан «Гадел Русия» белән «Яблоко» бара иде.

– Ягъни коммунистларга бирелгән тавышларны да «Бердәм Русия»гә дип санаганнармы?

– «Бердәм Русия»гә куштылар, әйе.

– Күзәтүчеләр сез икәү генә булдыгызмы?

– Әйе. Башка фиркаләрдән дә күзәтүчеләр булса, безгә җиңелрәк булыр иде. Салмачы - авыл бит ул. Сайлау комиссиясендәгеләр бөтенесе дә мәктәптә эшли, комиссия рәисе - мәктәп мөдире, алар бөтенесе бер берләрен беләләр, күп еллар бергә эшлиләр, шуңа күрә араларына кереп булмады. Анда мафия дисәк тә була инде.

Сайлау башында комиссия рәисе ачыктан-ачык безгә тавыш бирергә килүчеләр саны 55 проценттан ким булмаска тиеш дип әйттеләр диде. Мин тавыш бирергә килүчеләрне санап утырдым. Килүчеләр 45 процент булды. Алар исә 60-ка якын итеп чыгардылар, буш бюллетеньнәрне тутырып һәм башкача, ди Салмачыдагы 341-нче сайлау бүлгесендә «Гадел Русия» фиркасе күзәтүчесе булган Гөлназ Бәдретдин.

Бу әйтеп үтелгән канун бозулар өчен җинаять җаваплылыгы каралган булуын да искә төшереп үтәргә кирәктер.

Мәскәүнең Данилов районындагы 1701-нче сайлау бүлгесендә тавыш бирү һәм санауларны күзәтеп барган Дмитрий Сурнин исә башка төрле канун бозуны ачыклаган.

Сурнин сайлау бүлгесендә тавышларны санауга кадәр үк булып ахырдан сайлау комиссиясенең рәсми протоколы күчермәсен алган.

Әмма соңрак Үзәк сайлау комиссиясенең интернет сәхифәсендә күрсәтелгән саннар белән рәсми протоколдагы саннарның туры килмәвен ачыклаган.

Рәсми протоколдагы саннар:
1. КПРФ - 285
2. "Бердәм Русия - 271
3. "Гадел Русия" - 218
4. "Яблоко" - 167
5. ЛДПР - 133
6. "Правое дело" - 16
7. "Русия патриотлары" - 15

Үзәк сайлау комиссиясе сәхифәсендәге саннар:
1. "Бердәм Русия - 662
2. КПРФ - 295
3. ЛДПР - 133
4. "Гадел Русия" - 118
4. "Яблоко" - 67
5. ЛДПР - 133
6. "Правое дело" - 16
7. "Русия патриотлары" - 5

Протоколда «Бердәм Русия»нең бу бүлгедә 271 тавыш җыйганлыгы күрсәтелсә, Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Русия»гә 662 тавыш язган. 167 тавыш җыйган «Яблоко»ның 100 тавышын, 218 тавыш җыйган «Гадел Русия»нең дә 100 тавышын интернетта киметеп язганнар һәм ул тавышларны хакимият фиркасенә өстәгәннәр. Дмитрий Сурнин әлеге рәсми протоколның күчермәсен интернетка урнаштырган.
Рәсми протокол күчермәсе
Рәсми протокол күчермәсе

«Россия-24» каналы туры эфирда күрсәткән саннарга караганда Ростов өлкәсендә төрле фиркаләр өчен бирелгән тавышларны бергә җыйсаң 140 процент, Воронеж өлкәсендә 130-лап, Свердлау өлкәсендә 115 процент килеп чыга.

«Россия-24» каналы Свердлау һәм Воронеждагы тавышларны санау турында менә шундый хисап бирә.


Европада Иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы дума сайлавы турындагы хисабында тавышларны санауны «начар яки бик начар» оештырылган дип бәяли. Әлеге оешма күзәтүчеләре эшләгән 115 бүлгенең 34-ендә өстәмә бюллетеннәр ташлануы теркәлгән.

Әлеге оешма күзәтүчеләре төркемен җитәкләүче Һайди Таглиавини «Безне иң борчыган нәрсә хакимият фиркасе белән дәүләт арасында аерма булмавы. Бу сәяси көндәшлекне тарайтты, кайбер сәяси фиркаләргә хәтта сайлауда катнашу рөхсәт ителмәде. Нәтиҗәдә сайлау гадел булмады һәм вазгыять хакимият фиркасе файдасына булды» - ди.

Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге күзәтүчеләре исә андый зур канун бозулар күрмәгән, фиркаләргә тигез мөмкинлекләр тудырылды, булган җитешсезлекләр «техник җитешсезлекләр» генә дип белдерде.

Коммунистлар фиркасе КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов бу сайлауны Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле иң пычрак сайлау дип атады.

Сайлауда өченче урын алган "Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов Петербур һәм Әстерхандагы сайлау нәтиҗәләрен танудан баш тартуын белдерде.
XS
SM
MD
LG