Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Фәнзил Әхмәтшинны яклап пикет үтте


“Күк бүре” башкорт милләтчел оешмасы Фәнзил Әхмәтшинны төрмәдән азат итүне таләп итә. 11 декабрь, 2011 ел
“Күк бүре” башкорт милләтчел оешмасы Фәнзил Әхмәтшинны төрмәдән азат итүне таләп итә. 11 декабрь, 2011 ел

11 декабрь көнне Уфада Конгресс-холл алдындагы мәйданда пикет үтте. Аны “Күк бүре” башкорт милләтчел оешмасы уздырды. Җыен күптән түгел Башкортстан хокук саклау оешмалары тарафыннан кулга алынган башкорт милли һәм дини әйдәманы Фәнзил Әхмәтшинны төрмәдән азат итү таләбе белән оештырылган.


Мәгълүм булуынча, күптән түгел башкорт милли хәрәкәте әгъзаларының берсе Фәнзил Әхмәтшин Уфада кулга алынган иде. Үзләре әйтүенчә, алар Сомалидагы мохтаҗларга ярдәм акчалары илтеп кайтканда, Уфа һава аланында Фәнзил Әхмәтшин сак астына алынган.

Азат Сәлмәнов
Азат Сәлмәнов
Полиция һәм Башкортстан Иминлек оешмалары вәкилләре аңлатуынча, аның сумкасында ниндидер әфьюн табылган. Ләкин моны башкорт милли оешмалары явыз ният белән оештырылган хөсетлек дип раслый. Ни өчен дигәндә, алар фикеренчә, Фәнзил Әхмәтшин Башкортстанда үзе генә аек тормыш өчен көрәш алып барып калмый, ә башкорт авылларында да шулай яшәү өчен төрле чаралар оештыра. Шуның өстенә ул үзе дә бик дини кеше һәм намаз укый, коръән укыта.

Марат Колшәрипов сөйли
Марат Колшәрипов сөйли
Фәнзил Әхмәтшин бүгенге көндә дә тикшерү бүлегендә утыра. Берничә көн элек кенә аның өченче баласы дөньяга килде. Шул чакта ул тикшерү бүлегендә калды. Башкорт милли оешмалары әлеге хәлне гомум башкорт иҗтимагый хәрәкәтенә һөҗүм ди кабул итте һәм 11 декабрь көнне Уфадагы “Конгресс-холл” бинасы мәйданы алдына пикетка чыкты.

Урам җыенында “Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов җитәкчелегендәге яшьләр, шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтаеның элекке рәисе Илгиз Солтанморатов, “Урал” башкорт үзәгенең элекке рәисе, профессор Марат Колшәрипов, “Кеше хокукларын яклау” җәмгыяте рәисе Әльмира Жукова һәм башка милләтпәрвәрләр катнашты һәм чыгыш ясады.

Илгиз Солтанморатов
Илгиз Солтанморатов
“Күк бүре” оешмасы рәисе урынбасары Фаил Алсынов әлеге пикетның максатлары хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, Фәнзил Әхмәтшинны яклап һәм илдә демократик хакимиятне таләп итеп, урам җыеннары алдагы атналарда да дәвам итәчәк. Әлеге җыенда катнашучылар ил президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать кабул итте һәм киләсе атнада, ягъни 17 декабрь көнне Уфада берничә мең кеше катнашлыгында үтәчәк урам җыенына да барачагын белдерде.
"Күк бүре" пикеты
"Күк бүре" пикеты
XS
SM
MD
LG