Accessibility links

Романия татарлары милли көнен билгели


Гөстәнҗә кырымтатар сәнгатькәрләре чыгышы
Гөстәнҗә кырымтатар сәнгатькәрләре чыгышы

1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Романия татарлары бу көнне милли бәйрәм буларак билгели.

Романия татарларының күренекле вәкиле, элекке парламент депутаты, хәзер хөкүмәтнең милли мәсьәләләрдәге киңәшчесе Ниҗад Сали Азатлык радиосына татарларның милли көнендә үткән чаралар турында сөйләде.

"Кырымда 1917 елның 9-26 декабрь көннәрендә беренче Кырымтатар корылтае җыела. Милли юлбашчыбыз Номан Челебиҗиһан җитәкчелегендә төрки мөселман дөньясында беренче демократик республика игълан ителә, Милли Мәҗлес сайлана.

Романия парламентындагы татар депутатлары тырышлыгы белән бу көн 2006 елда милли көн дип рәсмиләштерелә.

11-13 декабрь көннәрендә Романиянең кырымтатарлары яшәгән барлык шәһәр һәм районнарында төрле чаралар үтә. Быел "Татарлар тарихы сәхифәләре" исемле яңа китап чыкты. Китаплар күп чыга, алар кырымтатар тарихы турында гына түгел, Казан татарлары тарихы турында да. Бу мәсьәләдә безгә Европа Берлегендәге демократик ил буларак Романия күп ярдәм итә," дип сөйләде Сали.

Ниҗад Сали шулай ук Төркиядә вафат булган кырымтатарларының юлбашчысы Әхмәт Ихсан Кырымлы туганнарының һәм бөтен кырымтатарларының кайгысын уртаклашты.

Ниҗад Сали белән әңгәмәне монда тыңлый аласыз:




Романия татарларының Tatarman телевидениесе

XS
SM
MD
LG