Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар рәссамы күргәзмәсе ачылды


Мөнир Зөбәеров
Мөнир Зөбәеров

13 гыйнвар көнне Уфаның Кәрвансарай сәүдә-ял итү үзәгенең үзәк сәнгать галереясендә танылган татар рәссамы Мөнир Зөбәеровның шәхси күргәзмәсе ачылды. Анда автор үзенең 30га якын картинасын урнаштырган.


Мөнир Зөбәеров Башкортстанның Федоровка районындагы Әтәч исемле матур татар авылында туып үсә. Кечкенәдән үк рәсем сәнгате белән мавыккан малай башта Уфадагы республика урта сәнгать интернат мәктәбендә белем ала һәм рәсем сәнгате серләренә җентекләп төшенә. Аннан соң, белемен тагын да камилләштерү максатында, Башкортстан дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетына да укырга керә сәләтле егет.

Озак кына еллар яшь белгеч Уфадагы 7нче санлы һөнәри училищеда рәсем һәм сызым дәресләре буенча мөгаллимлек кыла. Соңгы елларда ул Башкортстан Рәссамнар берлеге карамагындагы остаханәсендә тулысынча иҗат эше белән мәшгуль. Аның Уфада һәм башка шәһәрләрдә шәхси күргәзмәләре оештырылды. Ә инде Русиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә уздырылган берлектәге күргәзмәләрдә ул дистәләрчә тапкыр катнашып үзенең матур эшләре белән сокландырды.

Әле Уфада ачылган шәхси күргәзмәсенә Мөнир әфәнде үзенең утызга якын искиткеч матур картиналарын урнаштырган. Алар арасында туган якның гаҗәеп гүзәл табигать күренешләре дә, портретлар да, якты-балкышлы натюрмортлар да бар.

“Мин үземнең сәнгатемдә кайберәүләр кебек “мөгез” чыгару максатын куймыйм, заманча реализм юнәлешендә иҗат итәм”, - ди Мөнир Зөбәеров.

Халыкара Рәссамнар берлеге әгъзасы Мөнир Зөбәеровның иҗаты күпкырлы һәм милли үзенчәлекле. Шуңа күрә дә аның эшләре чит илләрдә дә зур кызыксыну уята. Узган ел азагында аның эшләре Мордовиядә, Мәскәүдә үткән күргәзмәләрдә катнашкан. Италиянең Пьемонт шәһәрендә оештырылган халыкара күргәзмәгә аның ике картинасы сайлап алынган булган һәм алар сәнгать белгечләре тарафыннан югары бәяләнеп, берлектәге каталогка кертелгән.

Әле Уфада шәхси күргәзмәсен ачу тантанасына Мөнир әфәнденең күп кенә иҗатташ дуслары, рәссамнар, иҗатын сөючеләр килгән. Алар рәссамның эшләренә югары бәя бирде һәм аңа киләчәктә дә илһамлы иҗат теләде.

​ Мөнир Зөбәеров рәсемнәре
XS
SM
MD
LG