Accessibility links

Кайнар хәбәр

Максим Сәгыйдуллин: "Себер татарларына аерым статус кирәк"


Максим Сәгыйдуллин
Максим Сәгыйдуллин

Төмән дәүләт университеты доценты Максим Сәгыйдуллин сүзләренчә, аз санлы җирле халык статусы алынса гына себер татарлары үзләрен саклап калачак.

Соңгы җанисәп нәтиҗәләре игълан ителгәч Себердә яшәүче себер татарлары үзләренә аз санлы җирле халык статусы алу мәсьәләсен янә күтәрергә җыена. Узган җанисәптә 6 мең 774 кеше үзен татар дип түгел, ә себер татары дип күрсәткән. Төмән дәүләт университеты галиме, филология фәннәре кандидаты, себер татарлары хәрәкәте лидерларының берсе Максим Сәгыйдуллин сүзләренчә, статус алынган очракта гына себер татарлары үз-үзләрен саклап калачак һәм тормыш-көнкүрешләрендәге икътисади мәсьәләләрне дә хәл итәчәк. Себер татарларының төрле милли хәрәкәтләре бар. Алар Vkontakte һәм башка социаль челтәрләрдә дә үз төркемнәрен булдырган. Максим Сәгыйдуллин Милләт мәҗлесе оештырырга ниятләре булуны да белдерде.

Мин әңгәмәне радиобызга килгән бер фикердән башламакчы булам. Язучы исемен күрсәтмәгән. Ул үзен “Мин төп себер татары” дип белдерә һәм “Малны, полны (богатство) үз көцем белән белән табам. Үземә дан алу өчен миңа Казанга бару кирәкме”, дип дәвам итә. Аңлавымча, тыңлаучы бу фикерен “Ләйсән” төркеменең Татарстанга иҗади сәфәреннән соң язма сәхифәбездә дөнья күргәч белдергән. Мин ул ничек язган, шулай итеп укырга тырышам.

Мин үз себер телемтә ерлаем, баянда, гитарада, скрипкада уйнаем. Мин себер телем, себер халкым белән горурланам, балаларымны себер телендә тәрбия итәм. Себердә мәктәпләрдә элек әлифбаны без Казан литератур (әдәби-Н.А) телендә өйрәнгән. Кем кайсы телдә кәпләшсәк тә, спорлашмаек, көлткегә калмаек. Ә “Ләйсән” группасы, алар үзләре белмәйтеләр кем икәнлекләрен, себерлемә, казаннарма, әллә...? “Ләйсән” группасы белсен – телне посмасыннар, себер татарлар пулгац себер татар ерларын ерласыннар, кәләпүшләре дә аңлашылмый, алар кемнәр? Себер телендә кәпләшә дә белмәйтеләр. Ялганцылар, себер себер татар группасы булу иш шә. Алтта кәпләшкәле үрәнсеннәр!!! Себер татарларын оят кылмасыннар, оятсызлар, самозванцы... Без Г.Тукай теле белән бер-беребезне катты якшы аңларбыз и аңлайбыз. Безнең Б.Сөләймәнов, Я.Зәнкиев дә пулган, Г.Тукай шикелле... Безнең тел төрки теленнән, бөтен төрки телендә кәпләшкән халыкны мин аңлаем. Алай булса да мин себердә туып-үстем, үземне себер татары тип санаем. Без пулган, пуларбыз һәм яшәйбез себер татары булып... Себер татарлары мәңке яшәрләр!!! Казанлылар безгә ацуланмаң, хуш киләсез! Себер татарлары без оллы ил, сыйдырырбыз, күңелләребез киң! Хуш! Сезгә себердән яхшы теләкләр белән себер татары мин буллам”, дип яза тыңлаучыбыз.

Максим, бу фикер турында нәрсә диярсез?

– Бу хат Себердә төрки халыклар арасында себер татарлары да булганны күрсәтә. Себердә төп себер татарлары һәм килгән казан татарлары яши. Алар аралашып яшиме, аралашмыйча яшиме – әмма ике халыкның бертигез яшәве бар. Бу хаттан күренгәнчә, кемдер үзен себер татары дип саный икән, себер татар теле, мәдәнияте, җырлары булырга тиеш дигән фикердә йөри.

Себердә яшәүче себер татарлары бөтенесе дә шушы фикердәме соң?

– Төрлесе бар. Бер өлеше үзләрен татар дип әйтә һәм шул ук вакытта "мин себер татары" дип тә белдерә. Ике катлы фикер йөртүчеләр алар. Бер өлеше исә "без себер татарлары" дип кенә әйтә. Казанлылар белән безнең уртаклыгыбыз юк диючеләр күп. Моны 2010 елда булып узган җанисәп тә күрсәтте. Аның нәтиҗәләре игълан ителде, әмма анда күрсәтелгән саннар хакыйкатькә туры килми. Чөнки күп кешегә "себер татарлары" дип язарга мөмкинлек бирмәгәннәр. "Без себер татарлары булып язылырга телибез, әмма җанисәп алучылар андый милләт юк дип әйтә", дип хәбәр иттеләр.

Без, җанисәпкә кадәр үк себер татарлары хәрәкәтендә булган кешеләр өлкәнең Статистика идарәсенә булдык, андагы түрәләрне "Сөләйманов укулары"на чакырдык. Алар безгә: "Барсы да сез теләгәнчә булыр", дип әйткән иде. Нәтиҗә башкача килеп чыкты, димәк җанисәпчеләргә аңлату эшләре алып барылмаган.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, 6774 кеше үзен себер татары дип язган. 2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда себер татарлары өч меңләп кешегә кимегән. Максим, мәсьәләнең икенче ягы да бар бит. Халык традицияләренә, гореф-гадәтләргә, тел үзенчәлекләренә тугрылык, аларны сакларга тырышу зур әһәмияткә ия, бигрәк тә бүгенге көндә. Әмма себер татарлары татар халкыннан аерылып үзләре генә көн итә алырмы соң дигән сорау да туа. Беренчедән, Русия җитәкчелегенең аз санлы халыкларга мөнәсәбәте уңай, аларны үстерү өчен тырыша димәс идем. Икенчедән, себер татарлары татардан аерылган вакытта руслар белән кушылып эреп юкка чыгуга күбрәк дучар булмасмы соң?

– Себер татарларының проблемнары Татарстан һәм Казан өчен проблем булып тормый. Русиянең гомум сәясәте булса-булмаса да Татарстан үз, себердә торган кеше үз проблемнары белән яши. Безнең алда нинди проблемнар бар соң?

Беренчедән, безнең телебез бетеп бара. Авылда яшәүче балалар хәзер сүз аша урыс сүзләрен кушып сөйләшә. Алар "мамам әйтте творог алып кил дип", ди. Димәк, безнең телебез үлеп бара. Бу бик аяныч хәл! Әдәби телгә беркем дә күчми.

"Русча - себертатарча сүзлек"
"Русча - себертатарча сүзлек"
Икенчедән, хәзерге буын мәктәп укучыларының ата-аналары татар телен өйрәнмәгән. Алар балаларына мәктәптә татар телен укытудан баш тарталар. "Безгә нәрсәгә татар теле, без аны аңламыйбыз", диләр. Себердә киң мәгънәдә әйткәндә татар әдәби теле кирәкми. Төмән тирәсендә татар әдәби теле кайда кулланыла? Шулай да, Себердә татарлар ТНВ-дан җырларын, концертларын карыйлар, әмма спектакль күрсәтелсә аңламыйлар да. Шуңа күрә татар әдәби теленең өйрәнелүе дә кирәкми дип әйтәләр.

Милли рухыбыз, милли мирасыбыз үлеп бара. Җырларыбыз җырланмый. Хәзер мәҗлесләрдә кеше "Аерылмагыз"ны җырлый, халык җырлары дигән әйберне белми дә. Үзебезнең себер татарлары җырларын исәпле генә кеше белә һәм җырлый ала.

Өченче проблем, җирләребез хосусыйлаштырыла. Авылларда яшәгән себер татарлары урманнарга кереп җиләк-җимеш, чикләвек (эрбет чикләвеге, себерчә косок) җыя алмый. Бу нигъмәтләр себер татарларының үзләренә ашар өчен генә түгел, алар аны сата да. Хәзер авылларда эш юк. Кеше аларны сатып көн күрә. Җирләрне хосусыйлаштыргач малларны да анда көтәргә ярамый.

Иң мөһиме хәзер күлләр дә хосусыйлаштырыла. Һәм кеше күлгә төшеп балык тота алмый. Ул гомер-гомергә балык белән көн күргән. Себер татар халкы балыкны үзе дә ашый, аны сата да. Менә шундый проблемнарыбыз бар. Әгәр дә безгә себер татарларын сакларга кирәк икән, ниндидер адымнар ясау кирәк. Безне, монда килегез, монда торыгыз дип, Татарстанда беркем дә көтеп тормый. Безнең туган җиребездә проблемнарны чишү кирәк. Бу хәлдә безгә Татарстан берничек тә булыша алмый. Безнең себер татарлары себер татарлары булып калсын дип баш күтәрүебез ул статус алу өчен. Безгә җирле халык статусы алу кирәк. Югыйсә без юкка чыгабыз, телебез бетәчәк, бүтән чара калмады.

Себер татарларының статусы, үз билгеләнүе турында инде 20 еллап сүз бара. Булат Сөләйманов милли хәрәкәт оештырган вакытта ук бу мәсьәлә күтәрелгән иде. Бүгенгә нәрсәләр эшләнгән соң?

– 2002 елгы җанисәптән соң без берничә иҗтимагый оешма исеменнән Төмән өлкәсе хакимиятенә, думасына хат яздык. Алардан Мәскәүдән статус сорау өчен безгә документлар бирегез дип үтендек. Алдан җирле халык гаризаларын җирле хакимияткә бирә. Аның механизмы шулай. Ул хатларда үзебезнең нинди кануннарга таянып статус соравыбызны күрсәттек. Безнең үтенечләр гел кире кагылды. Гел "Сезнең мәсьәлә тикшерелә", дип җавап бирделәр. Инде егерме еллап "Сөләйманов укулары" бара. Себердәге проблемнарны анда гел күтәрәбез, әмма бернинди нәтиҗә дә юк.

Җанисәп узды, тагын хатлар язып аларны юлларга җыенабыз.

Хакимиятләр янә, бу мәсьәлә өйрәнелә, дип җавап бирсә.

– Хәзер безнең милли хәрәкәткә яшь буын килә. Алар арасында юристлар да күп. Алар Русиядә хәл ителмәсә, Халыкара оешмаларга чыгу кирәк дип әйтә. ЮНЕСКО телебезне сакланучы телләр исемлегенә кертте. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзер себер татар теле нормалаштырыла. Безнең бераз булса да китаплар һәм газетлар чыга. Аларны үз көчебез белән бастырабыз. Хәзер исә Халыкара телләрне стандартлаштыру үзәгенә документлар әзерләп җибәрдек. Алар, телегезне исемлеккә кертәбез, дип уңай җавап бирде. Себер татар теленә аерым код биреләчәк.

Авыллардан әле исән булган әби-бабайлардан эзләп, табып, аларны эшкәртеп үзебезнең себер татарлары җырларын башкарабыз. Хәзер ул җырлар сәхнәләрдә дә яңгырый башлады. Тагын иң зур адымнарның берсе – телебезне нормалаштырабыз. Фонетикабызны яздык, “Русча-себер татарча сүзлек” әзерләдек, телебезнең грамматикасын тәмамлап киләбез. Аны чыгарганнан соң хакимияткә барып безнең телебезне укытуга кертү кирәк, дип мөрәҗәгать итәчәкбез.

Янә Төмән хакимиятенә мөрәҗәгать итәчәксезме?

– Әйе, Төмән хакимиятенә. Беләсезме, алар безнең бу эшебезгә җылы карый башлады. Хакимият җирле халык үз телендә укырга тиеш дигән фикердә. Хакимияттә себер татарлары аерым халык, аерым милләт дигән фикер белдерүчеләр дә бар.

Җирле халык статусына ия булганнар бар бит инде. Мисал өчен, төньякта яшәүче хантлар, мансилар. Әмма кайсы яктан килеп карасак та, бай нефть һәм газ ятмалары өстендә яшәүләренә карамастан бетүгә генә таба баралар кебек. Милли үзенчәлекләрен дә, телләрен дә югалталар. Себер татарларына, бәлки, Русиянең милли азчылыкларга исе китмәгән вакытта, татарлар белән бергә һәм бердәм булып, гомум татар халкы эчендә үз үзенчәлекләрен саклап калу өчен тырышыргадыр?

– Хантлар һәм мансилар безнең якын туганнарыбыз булса да, алар белән чагыштырганда безнең халык дәртлерәк. Безнең халыкка бераз этәргеч кенә биреп җибәрү кирәк, шунда ул уяна. Хәзер инде яшьләр безнең үзебезнең җырларыбыз, телебез бар, дип йөри. Без күбесенчә интернетта аралашабыз, интернет зур көч ул. Шуңа күрә эшебез уңар дип өметләнәбез.

"Хәзерге себертатар теленең фонетикасы һәм графикасы"
"Хәзерге себертатар теленең фонетикасы һәм графикасы"
Русия татарлары бүлгәләргә тырыша дигәннән, кем-кемне бүлгәли соң? Татарча сәхифәләрдә күп очракта "татарларны бүлгәләп бетерәләр" дип язалар. Мин аны аңламыйм. Татар бүленеп ничек бетсен инде? Себер татарлары барыбер себер татарлары булып калачак. Без алты меңнән артык татар бөек татар халкына кермәсәк нәрсә үзгәрәчәк соң? Без хәзер шул исемлеккә кермәс өчен эш алып барабыз. Шул исемлектә булганга безгә статус бирмиләр. Статус булмагач, аерым себер татары итеп язмаска тырышалар. Менә шундый "ябык түгәрәк" эчендә шикеллерәк килеп чыга. Телебезне дә формалаштыру да башта нәкъ шундый ук түгәрәк эчендә иде. Әдәбият булмагач, телне дә билгеле бер нормага китереп булмый диделәр. Беркем дә әсәрләр язмый иде, чөнки нормага кертелгән телебез юк иде. Бу түгәрәктән чыктык дип әйтергә була. Килештек, хәзер ипләп кенә яза да башладылар.

Узган гасырның 60-80 елларында Себердәге бөтен татар авылларында да татар мәктәпләре эшләп килгән. Себер татарлары мәктәпләрдә татар әдәби телен, әдәбиятын укыган. Татар әдәби телен укысалар да үз телләрен югалтмаганнар, ул вакытларда үзләренең әдәби тел нормалары да булмаган. Ул вакытта да Казан якларыннан килгән җырларны җырлаганнар. Татар халкы эчендә булып та югалтуларга дучар булмаганнар бит.

– Хәзерге мәгълүмат кыры соңгы 10-15 ел эчендә зур үзгәрешләргә дучар булды. Элекке 50 ел элек булган хәлне һәм хәзерге хәлне чагыштырып карасаң, алар бер түгел. Хәзер заман бик тиз атлап бара. Элек авылда яшәгән кеше шул бер рус каналын караган, мәктәп яшәүнең бер өлеше булып торган. Хәзер мәктәп тә, китап та мөһим чара түгел. Хәзер интернет, 60 каналлы кабель телевидениесе бар. Кеше шуннан мәгълүмат һәм белем ала. Бу кырда татар теленең кирәк булу-булмавы бәхәсле әйбер. Бу проблем безгә генә хас түгел. Татарстанда да шундый ук проблем бар. Татар теле югалып бара. Татар теле безнең телне саклауда бернинди роль дә уйнамый. Без үзебез телебезне үстереп, милләтебезне сакласак кына исән калачакбыз. Телебез дә сакланыр, без дә сакланырбыз.

Болар барсы да эшләрлек эшләр. Әдәбиятыбыз да булып китәр. Ул иң алда Урта Азия төрки телендә язылган, бу төбәк белән элемтәләр суына төшкәч, татар-төрки теленә күчелде. Әмма безнең әдәбиятыбыз да, фольклорыбыз да бар. Туплап җыеп, комплекслы эшләргә мөмкинлек булса иде.

Моның өчен белгечләр кирәк бит.

– Белгечләр бар. Безнең Төмән дәүләт университеты күпме белгечләр чыгарды. 200-300-ләп белгеч бар. Берәр структура төзелсә, мөмкинлек булса, ул белгечләр тупланып эшләрләр иде. Безнекеләр телебезне белеп ул эшләрне эшли ала. Белгечләр бар, әмма бүгенгә кадәр структура юк әлегә. Статус булса себер татар телен, мәдәниятен үстерү өчен лабораторияләр, институтлар да ачылыр иде.
XS
SM
MD
LG