Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар 2012: намзәтләр игълан ителде


Сишәмбедә 2011 елның иң яхшы кинопроектларын билгеләячәк Оскар бүләгенә намзәтләр исемлеге игълан ителде. Кино сәнгате дөньясында иң зур вакыйга саналган бүләкләү тантанасы 26 февраль көнне узачак.


Америка кино сәнгате академиясенең ел саен бирелә торган “Оскар” премиясе кино сәнгате өлкәсендә иң абруйлы бүләк санала. Әлеге премиягә лаек фильм гаять югары сыйфатта төшерелгән дип кабул ителә.

Премиягә номинантларны (ягъни, намзәтләрне) тәкъдим итү чарасын быел беренче тапкыр онлайн тәртиптә интернетта күзәтеп булды.

Чараның төп соравы шул иде: “Иң яхшы фильм” төркемендә быел ничә проект катнашачак? Исегезгә төшерәбез, узган елда әлеге номинациядә 5тән алып 10га кадәр квота бүленгән иде. Быел иң яхшы фильм исеме өчен 9 кинопроект көрәшәчәк булып чыкты.

Номинантларның тулы исемлеге белән рәсми сәхифәдә танышып була. Төп номинацияләрдә намзәтләрнең исемлеген китерәбез:

Иң яхшы фильм

  • «The Artist» (“Артист”)
  • «War Horse» (“Сугыш аты”)
  • «The Tree of Life» (“Гомер агачы”)
  • «Extremely Loud and Incredibly Close» (“Коточкыч яңгырашлы вә чамадан тыш якын”)
  • «Midnight in Paris» (“Парижда төн уртасы”)
  • «The Descendants» (“Нәсел дәвамчылары”)
  • «The Help» (“Ярдәм”, Русиядә “Прислуга”, ягъни “Хезмәтчеләр” исеме белән билгеле)
  • «Hugo» (“Хьюго”, Русиядә “Хранитель времени”, ягъни “Вакыт сакчысы”)
  • «Moneyball» (“Акча уены”, Русиядә “Человек, который изменил все”, ягъни “Барысын үзгәрткән кеше”)

Иң яхшы режиссер

  • Александр Пэйн – « Нәсел дәвамчылары»
  • Вуди Аллен – «Парижда төн уртасы»
  • Мартин Скорсезе – « Хьюго»
  • Мишель Хазанавичус – «Артист»
  • Терренс Малик – «Гомер агачы»

Иң яхшы актер

  • Гэри Олдман – «Tinker Tailor Soldier Spy» (“Гаскәри шпион”)
  • Демиан Бишир – « A Better Life» (“Яхшырак тормыш”)
  • Жан Дюжарден – «Артист»
  • Джордж Клуни – «Нәсел дәвамчылары»
  • Брэд Питт – «Акча уены»

Иң яхшы актриса

  • Виола Дэвис – «Ярдәм»
  • Гленн Клоуз – «Albert Nobbs» (“Альберт Ноббс”)
  • Мэрил Стрип – « The Iron Lady» (“Тимер леди”)
  • Руни Мара – « The Girl with the Dragon Tattoo» (“Аждаһа татуировкалы кыз”)
  • Мишель Уильямс – « My Week with Marilyn» (“Мэрилин белән бергә атнам”)

Икенче пландагы иң яхшы актер

  • Кеннет Брэна – «Мэрилин белән бергә атнам»
  • Ник Нолти – «Гаскәри »
  • Кристофер Пламмер – «Башлаучылар»
  • Макс фон Сюдов – «Коточкыч яңгырашлы вә чамадан тыш якын»
  • Джона Хилл – «Акча уены»

Икенче пландагы иң яхшы актриса

  • Беренис Бежо – «Артист»
  • Мелисса МакКарти – «Вегастагы кызлар туе»
  • Джанет МакТир – «Альберт Ноббс»
  • Октавия Спенсер – «Ярдәм»
  • Джессика Честейн – «Ярдәм»

Чит телдәге иң яхшы фильм

  • «Rundskop» (“Үгез башлы”), Бельгия
  • «Monsieur Lazhar » (“Мсье Лазар”), Канада
  • «Hearat Shulayim» (“Искәрмә”), Израиль,
  • « Jodaeiye Nader az Simin» (“Надер һәм Симин аерылышуы”), Иран
  • « Rundskop» (“Караңгылыкта”), Алмания, Канада, Франция, Польша

Иң яхшы анимация фильмы

  • «Une vie de chat» (“Мәче тормышы”)
  • «Chico & Rita» (“Чико & Рита”)
  • «Kung Fu Panda 2» (“Кунг-фу Панда 2”)
  • «Puss in Boots» (“Аяк киемле песи”)
  • «Rango» (“Ранго”)

Иң яхшы композитор

  • Джон Уильямс – «Аждаһа татуировкалы кыз»
  • Джон Уильямс – «Сугыш аты»
  • Людовик Бурсе – «Артист»
  • Һовард Шор – «Хьюго»
  • Альберто Иглесиас – «Гаскәри шпион»

“Оскар” премиясе шулай ук иң яхшы оригиналь сценарий, иң яхшы үзгәртелгән сценарий, иң яхшы оператор, иң яхшы монтаж, иң яхшы тавыш, иң яхшы тавыш кушу, иң яхшы махсус эффектлар, иң яхшы җыр, иң яхшы куючы рәссам, иң яхшы киемнәр, иң яхшы грим, иң яхшы документаль фильм, иң яхшы кыскаметражлы документаль фильм, иң яхшы кыскаметражлы фильм һәм иң яхшы анимацион кыскаметражлы фильм өчен тапшырылачак.

“Оскар 2012” премиясенә тәкъдим ителгән фильмнар арасында җиңүче исеменә кайсысы лаек? Бу турыда фикерләрегезне көтеп калабыз. Америка киносәнгать академиясе карарын көтеп тормыйча, Азатлык сәхифәсендә ошаган фильмга тавыш бирә тора аласыз.

Бүләкләү тантанасы 26 февраль көнне Лос-Анджелеста үтәчәк. Аны Билли Кристал алып барачак.
XS
SM
MD
LG