Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә театры 75 еллыгын бәйрәм итте


Минзәлә татар драма театры коллективы
Минзәлә татар драма театры коллективы

Быелның 16 декабрендә Минзәләдә зур кунаклар катнашында аларның юбилее узды. Театрга 1935 елда елда Чистай шәһәрендә нигез салынган.


Бәйрәм тантанасына санаулы гына сәгатьләр калганда без шушы коллектив җитәкчесе Роберт Шәймәрдәнов аркылы театрның узган һәм бүгенге көне белән кызыксындык.

“Минзәлә татар драма театры үзенең башлангычы белән Чистай якларына бәйле. 1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр “Зәңгәр шәл” спектаклен сәхнәгә куеп,эшчәнлеген башлый.

1936 елда хөкүмәт карары белән театр Минзәлә шәһәренә күчерелә. Тарихыбыз шуннан башлана. Без Татарстанда иң өлкән театрларның берсе. Озак еллар бу коллектив тамашачыны сөендереп килде.

1996 елда хөкүмәт карары белән театрга Габдулла Тукай бүләге иясе Сабир ага Өметбаев исеме бирелде. Минзәләдә аның исемендәге премия дә булдырылды. Бүгенге көнгә 11 кеше бу бүләккә лаек булды. Алар арасында хөрмәтле кешебез –Татарстан президенты киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та бар. Сабир Өметбаевның 100 еллыгына истәлек тактасы куелды, бинабызда аның сыны да тора. Театр артистларының исемнәрен Минзәлә шәһәре урамнарына бирәбез,танылган артистлар яшәгән йортларга да истәлек такталары язып эләбез.

Бүгенге бәйрәмгә бик күп театрларның, драматургларның, якын-тирә хакимият башлыкларының, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин килүе көтелә. Ныклап әзерләндек”, диде Роберт әфәнде.

Чаллы татар драма театры да минзәләләр тантанасына килде. Бу театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов 1985-90нчы елларда биредә эшләгән.

“Мин анда эшләгән елларны зур сагыну хисләре белән генә искә алам. Анда зур артистлар эшләгән заман иде бит. Алар мине үз итте. Биш ел буена баш күтәрмичә бик кызык спектакльләр куеп “аттык”. Андагы тормыш минем иҗатымда зур эз калдырды. Иң якты истәлекләрем Минзәлә театры белән бәйле.

Совет чорында Минзәләне “урыс шәһәре” дигән фикерләр белән килешмим. Мин анда укыдым,беләм. Янында гына Актаныш, Мөслим, Сарман. Минзәлә үзе гел татар авылларыннан гына тора. Анда, минемчә, бер вакытта да урыс мохите булмады. Татарстан көнчыгышының мәдәни мәркәзе иде. Педагогия көллияте үзе ни тора! Әйе, урыс авыллары бар иде. Алар инде бетте. Моңа сөенергә кирәкми.

Минзәлә театры зур юл узды.Гаяз Исхакыйга зур урын бирделәр. Алга таба да чын театр, дәвамлы театр, үз биеклекләрендә кала белүчеләр булсыннар иде. Анда минем дусларым әле дә бик күп”, дип тантана шатлыклары белән уртаклашты Чаллы татар драма театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов.

Драматург Равил Сабыр Минзәлә ягында туып үскән. Якташлары иҗаты белән якыннан таныш, якташларын иң үзенчәлекле театр коллективы дип саный.

“Кайберәүләрдә Казан, Чаллы театрлары белән чагыштырып, Минзәлә театрына кимсетеп карау төсмере сизелә. Ә чынбарлыкта Минзәлә республикадагы барлык театрларның “борыннарына чиртә”. Аларны Төркиядә дә, Мәскәүдә дә күрәсең. Авыл җирләреннән кайтып кермиләр. Халык өчен монысы иң мөһиме. Гаяз Исхакый әсәрләрен сәхнәгә чыгару үзе генә ни тора. Шул әсәрләр өчен Муса Җәлил премиясе бирелү күп нәрсәне аңлата”, диде ул.
XS
SM
MD
LG