Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре “Болгар” радиосы исеменә каршы


"Гомумтатар радиосына башка, отышлырак исемнәр дә сайларга мөмкин" ди яшьләр
"Гомумтатар радиосына башка, отышлырак исемнәр дә сайларга мөмкин" ди яшьләр

Бөтендөнья татар яшьләре җыены шура әгъзалары “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминовка “Болгар” радиосының исемен үзгәртүне сорап ачык хат белән мөрәҗәгать итте.


Татар яшьләре имзалаган хатта шундый юллар бар:

“…Гомумтатар радиосын “Болгар” дип атау “татар” этнонимын безнең халык өчен чит дип санаган һәм татар халкын болгар дип атарга тәкъдим иткән булгаризм тарафдарлары мәнфәгатьләренә хезмәт итә.

Булгаризм татар милләтенең бердәмлеген какшата. Татар милләтенең кайбер этнотерриториаль төркемнәре аерым милләт булып бүленеп чыгарга омтыла. Киләчәктә бу татар халкы өчен аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Без әлеге импульсны яхшы сизәбез, татарның бердәмлегенә куркыныч янавын аңлыйбыз һәм милләтебезне саклап калу хакына акыл белән эш итәргә чакырабыз.

Хөрмәтле Илшат әфәнде, Сезне “Болгар” радиосының исемен үзгәртергә чакырабыз. Гомумтатар радиосына башка, отышлырак исемнәр дә сайларга мөмкин бит...”.

Хатка инде дөньяның биш илендә эшләп килүче татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре кул куйган. Алар арасында Германия, Латвия, Казакъстан һәм Эстония бар. Русия төбәкләренә килгәндә, хатны Мәскәү өлкәсе, Чуашстан, Удмуртия, Томски, Мари иле, Түбән Новгородта яшәүче яшь татарлар имзалаган.

“Болгар” радиосы “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенә керә. 2012 елның 1 гыйнварында “Яңа Гасыр” радиосының исеме “Болгар” итеп үзгәртелде.
XS
SM
MD
LG