Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай Павлов: “Русия халыкларына тырышлыкларын берләштерергә кирәк”


"Халыкны хөкүмәт ярдәме белән генә саклап булмый", ди Николай Павлов
"Халыкны хөкүмәт ярдәме белән генә саклап булмый", ди Николай Павлов

Соңгы елларда татар интернеты турында күп язалар, сөйлиләр, бәхәсләшәләр. Кемдер аның дәрәҗәсе түбән ди, башкалары Татнет нык үскән дип шатлана. Ә Русиядә яшәүче башка халыклар телләрендә интернет нинди дәрәҗәдә? Моның турында без якут егете Николай Павловтан сораштык.


Беренче югары белеме буенча Николай – табиб, аннары менеджер белемен ала. Үзе әйткәнчә, ул туган мәдәнияте белән күптән кызыксына, аны төньяк киңлекләр шартларында яшәү үрнәген биргән һәм ЮНЕСКО халыкара мирас җәүһәре булып танылган, кабатланмас фәлсәфи дөньялы “олонхо” эпосын тудырган уникаль мәдәният дип атый. Николай – Якут Википедиясенең идарәчесе, КиберСаха җәмгыятенең координаторы. Якутски шәһәрендә яши.

Сезнеңчә, якут интернеты нинди дәрәҗәдә?

– Саханет дип аталган интернетның якут сегменты, һәрбер телнең кебек үк, кеше ресурсларына, аларның белемнәренә, туган телләренә булган хөрмәткә таяна. Халкыбызның саны зур булмаса да, милләттә гасырлар хәтере яши. Шуңа күрә, иманым камил, компьютер технологияләрендә телебезнең лаеклы урынын алуга барлык алшартлар бар.

Минемчә, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне телләргә ниндидер куркыныч тудырган күренеш булып түгел, ә заманча мөмкинлекләр буларак кабул итәргә кирәк. Интернетның зыянлы якларын белеп, алардан арынып, аның уңайлы якларын мөмкин кадәр актив кулланырга кирәк.

Сез җитәкләгән якут Википедиясе проекты ничек барлыкка килде? Бу эшкә ничек алындыгыз?
Шәһәрдә туган телне саклау өчен шартлар бик аз.

– Туган халкымның мәдәнияте белән балаларым үсә башлагач аеруча кызыксына башладым. Шәһәрдә туган телне саклау өчен шартлар бик аз. Авылда баланың тирә-ягы туган телдә генә аралашса, шәһәрдә вазгыять башкача. Шул вакытта күптелле Википедия проектына юлыктым. Һәм гадәти сорау туды: татар, башкорт, осетин телләрендә шундый энциклопедияләр булса, нигә ул якут телендә дә юк? Миңа проект белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Башта телчеләр, журналистлар, галимнәрне эзләргә тотынсам да, сайтны тудыру эшен үз өстенә алган кешене таба алмадым. Парижда яшәүче күренекле якут профессоры, математика галиме Григорий Томский миңа бу эшне үземә башлап җибәрергә тәкъдим итте. Һәм мин бу эшкә тотындым.

Википедияне мин, беренче чиратта, барысына да телнең интернет челтәрендә кулланылышын арттыру мөмкинлеге дип кабул итәм. 2011 елда без якут телендә Викитека (текстлар китапханәсе) ачылуына ирештек. Башка проектларны да ачуны планлаштырабыз. Республиканың башка - эвенк, эвен, юкагир телләренә дә ярдәм кулын сузырга телибез.

Википедияне, беренче чиратта, укучылар һәм студентлар куллана. Ә Саха республикасында милли мәгариф нинди хәлдә?

– Саха телен мәктәпләрдә укыту мәҗбүри түгел. Ләкин, шулай да, республика урта мәктәптә туган тел укытуны саклап кала алды: якут теле барлык мәктәпләрнең өчтән ике өлешендә укытыла. Башка фәннәрне якутча укыту белән вазгыять катлаулырак, башлангыч мәктәптә балаларның күпчелеге туган телдә укыса, бишенче сыйныфтан башлап уку рус теленә күчә. Югары белемгә килгәндә, якутча фәкать филология һәм журналистика юнәлешләрендә, якут теле белән бәйле булган профиль фәннәр укытыла.

Соңгы арада без мәктәп укучыларын якут Википедиясенә тарту эше белән шөгыльләнә башладык. Өстәвенә, мәгариф интернетка таба йөзе белән борыла бара.

Татар теленең хәле, Татнет дәрәҗәсе турында Сез ни уйлыйсыз?

– Татнет белән шөгыльләнүче кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә минем уңай бәя туды. Башка милли телләр белән чагыштырганда, аның начар булмаган халәте күренә. Мине бу бик шатландыра, чөнки безгә омтылыш өчен Русия кысаларында яхшы мисал бар.

Гомумән, Русиянең башка телләре, аларның интернетлары турында фикерегез нинди? Сезнеңчә, Русиянең милли сәясәте телләргә үсү мөмкинлеген бирәме?
Туганлыкны оныткан “иваннар” белән идарә итү җиңелрәк.

– Озак вакыт дәвамында безнең илдә этник төркемнәрнең үсеш проблемаларына күзләрне йомганнар, кайберәүләр, хәтта, милли аермалыкларның бетүен хуплаганнар. Туганлыкны оныткан “иваннар” белән идарә итү җиңелрәк, алар кешелеккә каршы һәртөрле гамәлгә әзер.

Анык милли сәясәтнең булмавы күпчелек милли республикаларда милли мәгарифнең бетүенә китерде (Татарстан, Башкортстан, Саха һәм Тува моңа искәрмәләр). Гаилә телнең асылын гына бирә, ә хатасыз әдәби телгә мәктәп өйрәтә. Бәлки, күпчелек халыкның яшьләре туган телне белә, өйдә аралаша ала, ләкин туган телләрендә укымый! Ә укучылар булмаганда – газеталар, журналлар, китаплар, сайтларны укучылар юк. Басмалар булмаса, журналистлар һәм язучылар юк. Телне өйрәнүче галимнәр дә юк. Барысы да бәйләнгән: тел үсеше булмаса, һәр нәсел белән тел бер ягын югалта, кулланылыш даирәсе тарая. Мондый тел яшьләр өчен абруйлы һәм кызыклы булудан туктый. Ә бу инде фаҗига.

Шулай да, телләрнең сакланылышында һәм үсешендә халык җәмәгатьчелегенең роле гаять зур. Халыкны хөкүмәт ярдәме белән генә саклап булмый. Моны аңлап берләшергә кирәк. Русия халыклары җәмәгатьчелекләренә үз тырышлыкларын берләштерергә кирәк. Проблемаларыбыз һәм аларны чишү юллары охшаш. Бу – икегә ике дүрт түгел, ә биш булган очрак.

Кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт.

– Сүземне шулай тәмамларга телим: Кэскилгит кэҥээтин, ойбоҥҥут уолбатын! (Киләчәгебез якты булсын, чыганакларыбыз бетмәсен!)


Якутлар (үзатамалары - саха) – күбесенчә Якутиядә яшәүче төрки халык. 2010 елгы җанисәпкә күрә Русиядә 480 мең якут яши. Якутия халкының якынча 45%ын тәшкил итәләр. Телләренә монгол һәм рус телләре нык тәэсир иткән.
XS
SM
MD
LG