Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау мәчетендә балалар өчен бәйге үтте


Балалар төркемнәргә бүленеп сорауларга җавап эзләде
Балалар төркемнәргә бүленеп сорауларга җавап эзләде

Удмуртия мәчетләрендә үсеп килүче буынга игътибар елдан-ел арта бара. Малайлар-кызларга дин нигезләрен өйрәтү, кечкенәдән әхлак кагыйдәләрен күңелләренә сеңдерү һәм ислам кануннарын үтәп яшәү – боларны тормышка ашыру өчен имамнар, мөгаллимәләр күп тырышлык куя.


Икенче ел инде Ижау мәчетендә кыш айларында балалар өчен викторина уздырыла. Берничә атна алдан газеталарда ике дистәдән артык сораулар бастырыла. Балалар аларга җавапларны әзерләп килергә тиеш.

Мәчеттә йөзләгән малайлар-кызлар берничә төркемгә бүленеп, өлкәннәр биргән сорауларга бергәләп тулы җавап эзли. “Бу алым балаларны берләштерә, төрле төбәкләрдән килгән малай-кызларны таныштыра, дуслаштыра”, диде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Килмез авылыннан Галимулла хәзрәт шәкерте Илфат белән
Килмез авылыннан Галимулла хәзрәт шәкерте Илфат белән
Инде сорауларга килгәндә, “Яңарыш” газетасында дин битен алып баручы, үзе дә ике кыз әнисе Фәридә Шәһигәрәева аңлатты. “Балаларга җаваплар әзерләргә тәкъдим ителгән сораулар арасында хәтта мәдрәсәләрнең икенче-өченче курсларында укучылар программасына кагылганнары бар иде”, диде Фәридә ханым.

Фәридә ханымның олы кызы Асия мәчет каршында ачылган 97нче мәктәпнең өченче сыйныфында белем ала. Дин дәресләрен дә калдырмый.

Асия әйтүенчә, сораулар бик кыен булмаган. Алар сорауларга җавапларны якшәмбе көнне дин дәресләрендә укытучылары белән бергә эзләгәннәр.

Асия сеңлесе белән
Асия сеңлесе белән
Удмуртиянең Сюмси районы Килмез авылыннан Илфат та викторинага әзерләнүдә бер дә авырлык сизмәгән. Авыл мәчетенә ислам дине нигезләрен өйрәнергә йөри. Викторина сорауларына җавапларны сабакларда өйрәнгәннәр икән.

Килмез авылы мәчете имамы Галимулла хәзрәт Нәгыймуллин авылда мәчет берничә ел элек кенә ачылуына карамастан, дини белем алырга теләүчеләр саны арта, дип сөенеп сөйләде. Бу көнне башкалага ун бала алып килгән.

Авыл мәчетләре имамнары да Ижау мәчетендә оештырылган викториналарны хуплый. Быел кышның суык булуы сәбәпле, Юкамен районы Починки авылы мәчете имамы Нәдир хәзрәт Бузанаков балаларны алып килә алмаган. Әмма үз авылларында викторинаны уздырырга ниятләп торалар. Алар әлеге чарага мөселман балаларыннан тыш, башка милләт вәкилләрен дә чакырырга планлаштыра икән.

Юкамен районыннан Надир Бузанаков
Юкамен районыннан Надир Бузанаков
“Балалар төбәктә яшәүче халыкларның диннәре турында мәгълүматлы булырга тиеш”, дигән фикердә хәзрәт. Үз чиратында шундый чаралар толерантлык хисе тәрбияләвенә дә ышана ул. Шулай ук газеталарда басылган сораулар белән өлкәннәр дә кызыксына башлаган.

Шушындый очрашулар, балаларга өстәмә белем тупларга этәргеч бирә, дигән фикердә Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касимов. Уку елы тәмамлангач, берничә ел рәттән өлкәннәр өчен дә имтихан һәм викториналар да уздыра икән Илмир хәзрәт.

Викторинада катнашкан һәр бала бүләк алды. Шулай ук аларны мәчет ашханәсендә тәмле ашлар белән сыйладылар да. Болар барысы да чыгымнар таләп итә. “Монда дин кардәшләребез ярдәм итте”, диде Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Роберт Вахитов балаларны атта йөртә
Роберт Вахитов балаларны атта йөртә
Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, дин кардәшләребез зәкят комитетына акчаларын махсус балаларны тәрбияләү өчен дип биргәннәр.

Викторинаның беренче өлеше теоретик сорауларга җавапларга эзләү булса, икенче өлеше хәрәкәтле уеннардан торды. Кызлар мәчетнең беренче катында хатын-кызлар бүлмәсендә төрле бәйгеләрдә катнашса, малайлар мәчет ишек алдында ярышларда көч сынашты.

Быел тагын бер яңалык – милләттәшебез Роберт Вахитов үзенең шәхси хуҗалыгыннан ат алып килгән иде. Шәһәр балаларына атны күрү, әле тагын атланып йөрү дә зур сөенеч булды.

Апрель-май айларында балалар Коръән уку бәйгесенә җыелачак.
Мәчет ишегалдында малайлар ярыша
Мәчет ишегалдында малайлар ярыша
XS
SM
MD
LG