Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләр тәмәкедән дә яманрак


Чикаго университеты уздырган махсус тикшеренү шаккатырлык нәтиҗәләр китергән: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән.


Чикаго Бизнес университетында Вилһелм Һоффман җитәкчелегендәге галимнәр төркеме махсус тикшеренү уздырган. Аның максаты – кешенең социаль челтәрләргә никадәр бәйле булуын һәм аларга никадәр каршы тора алу мөмкинлеген барлаудан гыйбарәт. Германиянең Würtzburg каласы янында үткәрелгән бу тикшеренүдә 18 яшьтән алып 85 яшькә кадәр 205 кеше катнашкан.

Тикшеренүнең тулы нәтиҗәләре тиздән “Psychological Science” (“Психология фәне”) журналында басылып чыгар дип көтелә. Әлегә “Forbes” һәм “Guardian” басмалары аның беренчел нәтиҗәләре белән таныштыра.

Тикшеренүдә катнашканнар смартфоннар аша бер атна дәверендә көненә җиде тапкыр сораштыруга җавап биргән. Анда алар үзләренең ихтыяҗлары турында хәбәр иткән. Нәтиҗәдә 10 меңгә якын җавап алынган.

Экспериментта катнашучылар өчен баш тарта алмаслык эшләр арасында беренче урында Twitter һәм Facebook челтәрләрендә хәбәр язу теләге тора икән. Андый мизгелләрдә хәтта тәмәке тарту, каһвә һәм алкоголь эчү кебек шөгельләрне дә читкә куеп торып була. Шунысы кызык, кеше бу теләккә никадәр каршы торырга тырышса, бу аның теләген тагын да тирәнәйтә генә.

Галимнәр төркеме җитәкчесе Вилһелм Һоффман “Хәзерге тормыш – катнаш вәсвәсәләр һәм аларга каршы тору буталчыклыгы”, дип нәтиҗә ясый. Ул социаль челтәрләрнең кешенең ресурсларын суыра алуын ассызыклый. Социаль челтәрләрнең популярлык сәбәбен Һоффман кешеләрнең бу челтәрләрдә куркыныч күрмәвендә дип аңлата.

Социаль челтәрләр тарихы 1995 елда АКШның Classmates.com сайты пәйда булуы белән башланды. Проектның уңышы аңа охшаш тагын дистәләрчә сайт ясалуга китерде. Ләкин социаль челтәрләрнең чын популярлыгы 2003-2004 елларга туры килә, шушы вакытта LinkedIn, MySpace һәм Facebook сайтлары туды.

Кулланучылар саны белән дөньяда иң популяр социаль челтәрләре исемлеге башында Facebook (750 миллион кулланучы), MySpace (255 миллион кулланучы), Twitter (200 миллион кулланучы) һәм ВКонтакте (159 миллион кулланучы) сайтлары тора.


Азатлык радиосының социаль челтәр битләренә рәхим итегез:
Facebok, ВКонтакте, Twitter
XS
SM
MD
LG