Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкта Википедия: Татар теле


21 февраль – Халыкара Ана теле көне уңаеннан без бүген "Азатлыкта Википедия" дип аталган яңа шәлкем ачып җибәрдек. Бу шәлкемдә Википедиянең татар өлешендә дөнья күргән (йә күрәчәк) иң кызыклы язмалар урын алачак. Әлеге проект белән Азатлык радиосы Татар Википедиясен үстерү эшенә игътибар җәлеп итәргә, бу эштә катнашкан фидакарь егет-кызларга теләктәшлек белдерергә тели. Шәлкемнең беренче язмасы – Татар теленә багышлана.


Татар телетатарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, Русиядә таралу буенча икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 тел исемлегенә керә.

Лексик ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казак, балкар, үзбәк һәм комык телләре бара.

Таралу


Татар теле Татарстан Республикасында, шулай ук Башкортстан, Мари Ил, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Төмән, Ульяновск һәм Саратов өлкәләрендә киң таралган. Русиянең бөтен төбәкләрендә татарлар яши, шуңа күрә бөтен төбәктә татарча сөйләшүче бар. Татар телендә Русиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе). Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 мең кеше), руслар (136617 кеше), марилар (42892 кеше), удмуртлар (26242 кеше) һәм чуашлар (68624 кеше) арасында таралган. 2002 елның халык исәбенә күрә Россия татарларның 81 % татар телен беләләр (5554601 кешедән 4488330 кеше) (2002 елның халык исәбе).

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшкәннәр хәтта Австралиядә дә бар.

Диалектлар


Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалекталь берәмлеккә бүленә:
1) урта диалект;
2) көнбатыш диалект (мишәр);
3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).
Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик формалар, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга кирәк.
Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.
Диалект - әдәби телнең нигезе, бигрәк тә урта диалект. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин (радио, телевидение, матбугат, мәгариф системасы һ.б.). Һәрбер татар кешесе бөтен халык өчен уртак булган әдәби телне белергә, куллана алырга тиеш; диалекталь сөйләм исә көндәлек аралашуда, гаиләдә һ.б. урыннарда куллана ала.

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре

1) җ-ләштерү: җул, җегет.
2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга, къамыш;
3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.
4) ф//п күчеше: Патыйма;
5) х//к күчеше: катын;
6) III зат тартым формасының кабатлануы: ансысы;
7) инфинитив формасы -мага, -малы: бармалы.

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;
2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;
3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү: кен, беген, тен, кыяш;
4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм;
5) [ķ], [г] авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре

1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;
2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

Формалашу тарихы


Татар теле Идел буе һәм Урал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр белән формалашты. Татар теленә мари, мордва, удмурт, гарәб, фарсы, рус телләре йогантысы аеруча зур.

Сакланган әдәби мирасның иң борынгысы – XIII гасырда Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Поэма язылган теле үзендә болгар һәм кипчак телләре элементларын берләштерә. Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләр теле була. Казан ханлыгы чорында искетатар теле формалаша, бу телгә гарәб һәм фарсы телләрдән алымнар хас була.

Рәсми статус


Казан метрополитенында ике дәүләт телендә язу Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып санала. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайберәүләр, күбесенчә чит илләрдә, латин әлифбасын да куллана.

Татарстанда татар мәктәпләре күп. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

ММЧ


Татар телендә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары эшли.
Телевидениегә килгәндә, тулысынча татарча тапшыручы телеканаллар юк. Татарстан – Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе тапшыруларының 50 %-ы татар телендә бара. Татарстан телерадиокомпаниясе атнасына берничә татарча тапшыру тәкъдим итә. KZN телеканалында татарча барган Адымнар тапшыруы чыга.

Татар телендә шактый радиолар эшли. Мәгълүмати радиолар: Азатлык радиосы һәм «Татарстан радиосы». Татар радиосы, Яңа гасыр, Курай, Күңел, Qazan һәм башка радиостанцияләр нигездә күңел ачуга корылган. Моннан тыш дистәләрчә район радиолары, интернет радиолары бар.

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында һәм дәүләт басмалары («Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Казан утлары»), һәм шәхси басмалар да бар («Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Акчарлак»).

Искәрмәләр


Ethnologue report (ингл.)

Сылтамалар


Татарча-русча-татарча он-лайн сүзлек
Туган-тел.ру
Twitter белән татар телне өйрәнәбез

Википедия язмасы: Татар теле
XS
SM
MD
LG