Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар 2012: Кино сәнгате тарихына хөрмәт


Оскар тантанасы Кодек театрында соңгы тапкыр узды
Оскар тантанасы Кодек театрында соңгы тапкыр узды

27 февраль иртәсендә Лос-Анджелес шәһәренең Кодек театрында кино елының иң мөһим вакыйгасы – 84нче “Оскар” премиясен тапшыру тантанасы узды. АКШта гына 40 миллионга якын тамашачы караган бу тантанада елның иң сыйфатлы һәм кызыклы фильмнары аталды.


Бу елгы премия бирү низаг белән башланды. Аның барышында тамашаның продюсеры Бретт Ратнер китәргә мәҗбүр булды. Тантананы алып барырга ризалык биргән Эдди Мерфи, дусты Бреттка теләктәшлек белдереп, алып барудан баш тартты. Бу вазифаны ахыр чиктә Билли Кристалга йөкләделәр.

Тантана Кодек театрында соңгы тапкыр узды дияргә була. Банкрот булган “Кодек” ширкәте театрга исеме өчен инде акча түли алмый. Киләсе елда тамаша башка бинага күчәр дип көтелә.

Быел төп көндәшлек Мартин Скорсезеның “Хьюго” һәм Мишель Хазанавичусның “Артист” фильмы арасында барды. “Хьюго” унбер номинациягә тәкъдим ителсә, “Артист”ның ун премия алу мөмкинлеге бар иде.

Французлар триумфы

Бәйгенең төп номинациясе – "Иң яхшы фильм". Әлеге бәйгедә тугыз кинопроект катнашты, төп көрәш югарыда әйтелгән “Хьюго” һәм “Артист” фильмнары арасында барды. Тарихта беренче тапкыр төп номинациядә Оскар премиясен сүзсез француз фильмына (“Артист”) тапшырдылар. Төп бүләкнең аклы-каралы фильмга бирелүе кино сәнгате тарихына дан-хөрмәт ишарәсе дип кабул ителә.
Мишель Хазанавичус
Мишель Хазанавичус

"Иң яхшы режиссер" өчен премияне янә “Артист” режиссеры Мишель Хазанавичус алды. “Мин “Оскар” алдым… Бөтен әйтәсе сүзләремне оныттым… Хәзергә мин – дөньяда иң бәхетле кеше, моның өчен рәхмәт. Рәхмәт, Академия, барыгызга да рәхмәт!” диде ул залга мөрәҗәгать итеп.

"Иң яхшы ир-ат роле"ндә дә “Артист” актеры Жан Дюжарден җиңде. Ул “Джордж Валентайн (фильм герое) исән булса, ул: Искиткеч җиңү! Гениаль! Зур рәхмәт! Мин сезне яратам!, дип кычкырыр иде”, – дигән хисле чыгыш ясады.

“Артист” шулай ук оригиналь музыка һәм костюмнар өчен дә Оскарлар алды.

“Хьюго”

Шулай ук кино сәнгатенә багышланган “Хьюго” (Русиядә ул “Вакыт сакчысы” исеме белән танылган) киносы “Артист” кебек үк 5 премия алды. Тик аның җиңүләре төп номинацияләрдә түгел, ә техник бәйгеләрдә булды. Кино белгечләре бу фильмның техник яктан югары дәрәҗәдә башкарылганын әйтә.

Фильм 3D технологияләре ярдәмендә төшерелгән. Аңа махсус эффектлар, монтаж, рәссам һәм тавыш сыйфаты өчен ике бүләк эләкте.

Шунысы кызык, Азатлык радиосы сәхифәсендә ай дәвамында барган сораштыруда иң күп тавышны (25%) “Хьюго” киносы җыйган, “Артист” – икенче урында (21%).

"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Академия вәкилләре “Тимер леди” фильмында Маргарет Тэтчер ролен башкарган Мэрил Стрипны җиңүче дип тапты. Бу – аның 17нче номинациясе һәм 2нче бүләге. “Тимер леди” фильмы шулай ук иң яхшы грим өчен бүләк алды.

Иран киносы казанышы
Иран режиссеры Әсгәр Фәрхәди бүләкләнә
Иран режиссеры Әсгәр Фәрхәди бүләкләнә

Чит телдәге иң яхшы фильм номинациясендә җиңүне Ираннан “Надер һәм Симин аерылышуы” киносы алды. Фильм яхшырак тормыш эзләп Ираннан күчәргә теләгән гаилә турында. Тик гаилә башы Надер әтисе янында калырга карар кыла. Хатыны унбер яшьлек кызын алып китү теләге белән аерылышырга тели, тик канун аның ягында түгел.

Иран язучысы һәм режиссер Әсгәр Фәрхәдинең «Аерылышу» фильмы чит телдәге иң яхшы фильм дип табылды. Әлеге фильм Оскар бүләген алган беренче Иран киносы булды. Иран тирәсендәге соңгы сәяси вазгыятьне исәпкә алып, режиссер үзенең чыгышында сугышка каршы булуын әйтте.

Иранлылар Оскарда җиңү белән горурлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Төп номинацияләр күләгәсендә калган "Иң яхшы анимацион фильм" номинациясендә Гор Вербинскиның “Ранго” фильмы җиңү яулады. Ул балалар өчен генә түгел, ә киң катлам өчен төшерелгән. Вербински хамелеон мисалында һәрбер кешенең фәлсәфи уйланулары, тормышта үз урынын табарга омтылуын сурәтли.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән рәсми сәхифәдә танышып була.
XS
SM
MD
LG