Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәбисә елда туган Алсу: “Туган көнемне үзгәртмәячәкмен”


Андый кешеләр дүрт елга бер тапкыр туа. Рим Папасы Павел III, боксчы Вадим Токарев, Русиянең халык артисткасы Ирина Купченко һәм Нократ Аланы кызы Алсу Миңлебаева шундыйлардан. Аларның туган көне – 29 февраль.


Алсу Миңлебаева
Алсу Миңлебаева
Алсу Киров өлкәсенең Нократ Аланында туып үскән. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Икътисад һәм финанслар институтында белем ала. Ул – гаиләдә өченче бала. Бертуган апасы һәм абыйсы бар.

“Туган көнемнең гадәти булмаган датага туры килүен беренче тапкыр 7нче сыйныфта укыганда аңладым. Ул вакытта укытучым мине туган көнем белән тәбрикләп, “Син – гадәти кеше түгел” дигән иде. Дуслар да, туган көнемнең 29 февральдә булганын белгәч, иң элек, шакката. “Син башкалардан аерылып торасың” дип көләләр. Ә мин инде ияләшкән. Паспортымдагы мәгълүматларны үзгәртергә җыенмыйм”, дип сөйли Алсу.

29 февральдә туганнарны күпләр, чыннан да, гади генә кешегә санамый. Имеш, аларның яшерен сәләтләре, аңлатып бетерә алмаслык көчләре бар. Алсу исә алай уйламый. Шулай да, тормышында сәер вакыйгаларның булганын инкарь итми.

“Балачакта мин бик каты гына авырып киткән идем. Һәм көтмәгәндә генә терелдем дә куйдым. Бөтен кеше шаккатты. Аллаһка шөкер, хәзер мин исән-сау. Кем белгән, бәлки, ошбу “могҗиза” 29 февральдә тууыма бәйледер”, ди Алсу.

“Туган көнеңне кайчан бәйрәм итәсең?” дигән сорауга, Алсу: “Гадәттә 1 мартта бәйрәм итәм” дип җавап бирде. Кәбисә елында, ягъни календарьда 29 февраль булган елны, Алсу туган көнен бәйрәм итми икән.

“Гадәттә кәбисә еллары минем өчен бик авыр уза. Катлаулы вакыйгалар күп була. Шунлыктан ул елларны туган көнемне бәйрәм итмим мин. 40 яшьлекне бәйрәм итәргә ярамаган шикелле, мин дә кәбисә елларында туган көнне үткәрмим”.

Менә быел да Алсу бары тик котлауларны гына кабул итә. Табын корырга да, дуслар белән берәр кафеда утырып алырга да җыенмый. 24 яшь тулган көн әнә шулай көндәлек мәшәкатьләр белән узачак.

Татарстан министрлар кабинеты гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 29 февраль көнне республикада 15 пар никахлаша икән. 2008 елда дүрт елга бер тапкыр килә торган көнне гаилә корып җибәргән парлар саны 68 иде. Ләкин әлеге ике санны чагыштыру мәгънәсез, чөнки 2008 елда 29 февраль җомгага туры килгән булса, ә быел – чәршәмбе.
XS
SM
MD
LG