Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган


Хакимият каршындагы урам җыены. Чаллы, 6 март, 2012 ел
Хакимият каршындагы урам җыены. Чаллы, 6 март, 2012 ел

Чаллы коммунистлары 4 март сайлавындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп урам җыены оештырды. Җыен 6 март көнне кичке сәгать дүрттә хакимият бинасы каршында башланды. Анда сайлау барышында яңа пычрак технологияләр кулланылуы да әйтелде.


Хакимият каршында узган җыенга йөзгә якын кеше килгән иде. Ризасызлык белдерергә килүчеләр хакимияттә эшләүчеләрнең эш сәгате беткән вакытны көтеп, аларга сайлауда булган хәрәмләшүләрне җиткермәкче булды. Җыендагы халык хакимият ишеге төбендә тере коридор ясап, ике якка бүленеп басты. Кулларында бары ике шигарь иде.

КПРФның Чаллы бүлеге әгъзасы, күзәтүче Наилә Фазлыева узган сайлауда хакимият тарафыннан халыкны, аеруча картларны, Путинны сайламаган очракта, сугыш башлану белән куркыттылар, шуның белән өлкәннәрне Путин өчен тавыш бирергә мәҗбүр иттеләр дигән фикерне әйтте.

Татьяна Гурьева (уңда)
Татьяна Гурьева (уңда)
“Без сайлауга нәтиҗә ясап бетерә алмадык әле. Чаллыда сайлау беткәч, бүлгеләрдә 162 беркетмә язылып, аларны үзәк сайлау комиссиясенә тапшырдылар. Үзәк комиссиягә тапшырылыр алдыннан, бүлгеләрдә беркетмәләргә үзгәрешләр кертү күренешләре булды. Без аларның кайберләрен ачыклый алдык. Мондый күренешләрнең шактый күп икәнен дә беләбез. Тавышларны санау канунга туры килмәде. Болар барысы да хәрәмләшүгә керә. Безнең күзәтүчеләргә Путин ягында булган бюллетеньнәрне санарга мөмкинлек бирмиләр. Күп тавышлар Путин ягына күчә. Санаткан очракта да соңрак, беркетмәдәге саннарны үзгәртәләр. 2101нче бүлгедә, мәсәлән, беркетмә саннарын яхшы гына Путин ягына үзгәртәләр. Безнең саннарны 300гә киметеп, нәтиҗә ясадылар. Полиция чакырттык, нәтиҗә булмады. Кабат санаулар турындагы тәкъдимнәребез дә кабул ителмәде. Чөнки комиссия әъзалары башка намзәтләр өчен бирелгән тавышларның Путин өемендә икәнен беләләр иде.

Видео, веб-камераларның файдасы булмады. Хакимият тагын да остарак эш итү мөмкинлеген алды. Яңа, тагын да пычраграк технологияләр кулланылды. Безнең күзәтүчеләр аларны ничек кулланганнарын аңламый да калдылар”, диде урам җыены барышында Чаллы коммунистлары җитәкчесе Татьяна Гурьева.
Бюллетеньнәрне аралап та тормадылар, өч өемгә бүлделәр

“Бюллетеньнәрне тартмадан алганнан соң, өстәлгә җәеп салганнан соң, аларны намзәтләр буенча аралап та тормадылар. Комиссия әгъзаларына күрсәтмә бирелгән, бюллетеньнәрнең беренче өеме иң зурысы булырга тиеш, икенчесе уртача һәм өч кечкенә өем булырга тиеш. Һәр өемгә теләсә кайсы намзәт өчен тавыш бирелгән бюллетень эләгергә мөмкин иде. Мәсәлән, Путин өчен бирелгән тавыш Зюганов яки Жириновский өемендә ята ала иде. Сайлаудан соң төп максат – шул өемнәрдәге бюллетеньнәрне тиз генә капчыкка салып, кирәкле саннарны язып кую иде. Аларга 80% тавыш җыю максаты куелган һәм шулай булып чыкты да”, дигән фикерләрен җиткерде сайлауда киңәшләшү тавышы белән күзәтүче булган Руслан Вәлиуллин.

Урам җыенында Татьяна Гурьева Чаллы сайлау бүлгеләрендә Жириновский һәм Мироновларның күзәтүчеләре булмавын, шуның белән алар үз тавышларын Путинга сатулары хакында да белдерде.

XS
SM
MD
LG