Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Европа көне" фестивале башланды


Казан федераль университеты бинасында халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксынучы яшьләр җыелды
Казан федераль университеты бинасында халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксынучы яшьләр җыелды

23 мартта Казанда "Европа көне" фестивале башланды. Әлеге фестиваль быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Анда 20 елдан соң Европада һичшиксез башка төрле социаль-икътисади вазгыять булачак дигән фикерләр яңгырады.


Бүген Казан федераль университеты бинасында әлеге чара кысаларында "Европадагы кризис Русия өчен куркынычмы?" дигән исем белән дебатлар узды. Башка елларда гаммәви мәгълүмат чараларында икетеллелек, Европада милләтара аралашу кебек проблемнар күтәрелгән дебатларда бу юлы сүз күбрәк икътисади авырлыклар турында барды.

Бәхәстә Европа университетының заманчалаштыруны өйрәнү үзәге җитәкчесе Дмитрий Травин, Финляндиянең Александр институты доценты Маркку Кангаспуро, Русия һәм Көнчыгыш Европа тикшерүләре үзәге мөдире Дерек Аверре һәм КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов катнашты.

Дебатларны ачып җибәргән КФУ ректоры Илшат Гафуров үзенең чыгышында Казан университетының Европа югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнештә торганын ассызыклады. "Әйтик, узган елны безнең уку йортында Европадан килгән 34 профессор лекция укыды", диде ул. Шулай ук, күптән түгел генә Европа Берлеге грантына университетта Европе берлеге үзәге ачылган икән: әлеге үзәк европеистиканы өйрәнү белән шөгыльләнәчәк, бу өлкәгә кагылышлы семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр үткәреп торачак.

Фернандо Валенсуэла
Фернандо Валенсуэла
Европа комиссиясенең Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Фернандо Валенсуэла Татарстан башкаласында инде өченче тапкыр. Аның фикеренчә, кризис – ул тагы да көчлерәк булу мөмкинлеге. "Без Европа илләре хәзерге икътисади кыенлыклардан тагы да көч туплап, ныкланган килеш чыгачак дип өметләнәбез. Бүген иң мөһим сорауларның берсе - заманчалашу. Модернизация Европа өчен дә, Русия өчен дә үтә дә әһәмиятле", ди ул.

Чынбарлык үзгәрә

Бер урында басып торасың килсә, мөмкин кадәр тиз йөгер. Дебатларда яңгыраган фикерләрнең берсе шул. Чынбарлык Русиядә дә, Европада да бик тиз үзгәрә.

Маркку Кангаспуро
Маркку Кангаспуро
Маркку Кангаспуро фикеренчә, хәзерге икътисади кыенлыклардан иң зур зыян күрүче – урта сыйныф вәкилләре һәм эшчеләр. "Нәкъ менә алар демократия яклы. Шул ук вакытта парламент демократиясе Европа яшьләре арасында бүген үз абруен югалткан. Алар аңа ышанмый. Ә иң куркынычы шул: безнең җәмгыять янә сыйныфларга бүленә башлады", ди ул.

Дерек Аверре Европа җавап бирергә тиешле дүрт сорауны билгеләде:
  1. Кешеләрне эш һәм тотрыклылык белән ничек тәэмин итәргә?
  2. Демография мәсьәләсен ничек хәл итәргә?
  3. Континентта эмигрантлар ташкыны күзәтелгән чорда Европаның тотрыклылыгын ничек сакларга?
  4. Демократияне җәмгыятьнең барлык катламнарына да ничек җәелдерергә?
Дерек Аверре
Дерек Аверре
“Бүген Германиядә 3 миллионлап төрек, ә Франциядә 2 миллионлап гарәп көн күрә. Ливиядә сугыш башлангач, Италиягә сыену эзләп качып килүчеләрнең саны бермә-бер арткан иде. Лондон турында әйтеп тә торасы юк: шәһәр үзәгеннән әз генә киттең исә, үзеңне Пакистанда сыман хис итәсең. Көнчыгыш халыклар Европа тормышында көннән-көн зур роль уйный. Русиядә дә шул ук хәл: илнең көнбатыш өлешенә эмигрантлар күбрәк Үзәк Азия республикаларыннан килсә, Ерак Көнчыгышны кытайлар басып алган. Күрәмсең, фәлсәфәче Шпенглер фаразлары чынга аша", ди Линар Латыйпов.

Линар Латыйпов
Линар Латыйпов
Дмитрий Травин Русия әкренләп кулланучылар җәмгыятенә әверелеп бара дип саный. Аның фикеренчә, Европадагы кризис шуны күрсәтә: кешеләр елдан-ел күбрәк әйберләр алачак, күбрәк акча туздырырга теләячәк, ә хөкүмәт бу ихтыяҗларның барысын да канәгатьләндерергә теләп, керемнәрне тиешенчә бүлеп торырга мәҗбүр булачак. Ләкин килер бер көн һәм хөкүмәт боларны эшли алмас дәрәҗәгә килеп җитәр.

"Ни өчен Кудрин Русия финанслар министры вазифасыннан китте дип уйлыйсыз? Чөнки ул президент Медведевның Русия финанслары турындагы фикерләре белән килешми. Дөресрәге, ул Дмитрий Анатольевичның күпме акча булганыбызны күзаллавын аңламый. Ул аның күзаллавын "нереаль" дип атады", дип сөйләде Травин.

Илшат Гафуров
Илшат Гафуров
"20 елдан соң Европада башка социаль-икътисади вазгыять булачак. Кулланучылар җәмгыяте өчен кем түли алачак? Әгәр дә без бу сорауга җавап таба алмасак, җәмгыять үзгәрергә тиеш булачак", диде Дмитрий Травин.
XS
SM
MD
LG