Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрхәрәй дачалары: Иҗтимагый үзәк митингка, ә мөфтият уйлап эш итәргә чакыра


Әрхәрәй дачаларындагы биналарның берсе
Әрхәрәй дачаларындагы биналарның берсе

Татар иҗтимагый үзәге мөселман зираты, ханнарның ял итү урыны булган, хәзер Әрхәрәй дачалары дип аталган урынны урыс чиркәвенә бирмәс өчен 21 апрель көнне митингка чакыра. Татарстан диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Ягъкуб бу урынны чиркәү һәм мөселманнар бүлешергә тиеш дигән фикер дә әйтә.


Татар иҗтимагый үзәге белдерүенчә, урам җыены 21 апрель көнне Казанның Ирек мәйданында үтәчәк. Сәгать 10-да башлана. Чара “Империянең басып алу һөҗүмен дәвам итүенә чик куярга” дигән шигар астында узачак. Сезнең катнашуыгыз халкыбызның бердәмлегенә, какшамаслыгына нигез булып калачак дип белдерә иҗтимагый үзәк.

Әрхәрәй дачалары дип йөртелгән урындагы кайчандыр чиркәү-монастырь булган бинада чиркәүнең чара үткәрүенә Татарстан диния нәзарәте нинди карашта? Нинди дә булса чаралар күреләчәкме? Азатлык радиосы бу сорауга җавап эзләп нәзарәткә шалтыратты. Нәзарәтнең укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб, әлеге мәсьәләгә бик сак килергә кирәк, дип әйтә.

– Бу мәсьәлә тарих белән бәйле. Аны хәзер инде күнегелгәнчә Әрхәрәй дачасы дип атап йөртсәләр дә, тарихчылар һәм археологлар мәгълүматларына караганда, ул Казан ханлыгы вакытында хан дачалары, аңа хәтле үк Болгар чорында Кабан шәһәрлеге булуы мәгълүм. Борынгы Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы заманына тоташкан мөселман зираты да булган анда.

Безнең татар халкының һәм рус халкының тарихы берләшкән. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң татарлар өчен бик изге саналган урыннарга җиңүчеләр үз дини һәйкәлләрен салырга тотыналар. Бу – дөнья практикасы. Казанда андый урыннар берничә. Мисал өчен, Кирмәнне генә алганда да, элгәре анда хан сарайлары, мәчетләр, мәдрәсәләр булса, урыслар килү белән, табигый ки, соборлар, чиркәүләр һәм монастырьлар хасил була. Алар да йөзләрчә еллар буена шул урынны били.

Изге Болгарны искә алсак, ул хәзерге вакытта тыюлык булып тора. Анда музей-ядкәрлек оештырылган. Искә төшерсәк, Русия империясе, патша вакытында бөтен төрбәләр, без мөселманныкы дип күнегелгән биналарга тәреләр куелган иде. Анда да чиркәү үз эшен алып барды. Андый урыннар күп алар. Ике халыкка да, ике дингә дә кыйммәтле булган урыннар проблемына формаль рәвештә генә килеп булмый. Хәзер менә 1917 елгы инкыйлабтан соң дәүләтнеке ителгән дини биналарны ияләренә кире кайтарып бирү турында федераль канун кабул ителде. Формаль күзлектән караганда, биредә чиркәүләр булган һәм алар чиркәүгә кайтарыла кебек. Бу хәл бер караганда табигый бер проблемасыз нәрсә кебек тоела. Әмма без моның белән риза түгел.

Җылантаудагы чиркәү биналары
Җылантаудагы чиркәү биналары
Хәзер без битараф калсак, татар мөселман җәмәгатьчелеге сүзен әйтмәсә, Җылан монастыре кебек булып чыгачак. Болгар чорыннан ук Җылан тавы да безнең изге урын иде, урыслар анда килеп монастырь төзеде. Ул хәзер Зилантнов монастырь дип атала. Диния нәзарәте булмаган чорда ул тиз арада чиркәүгә бирелде һәм хәзер анда якын да килеп булмый. Анда Болгар һәм татар ядкәрләре бар дип, хәтта, сүз дә әйтеп булмый.

Сезнең сәхифәдә Әрхәрәй дачалары тирәсендә вазгыять турында мәгълүмат бик вакытлы таратылды. Биредә җәмәгатьчелекнең дә катнашуы кирәк. Килеп туган мәсьәләнең чишелеш юлын бергәләшеп эзләү кирәк. Минемчә, бу мәсьәләне чишү өчен анда ниндидер бер дини оешма, мәхәллә булсынмы, төзү кирәк. Шул мәхәллә мөселманнар ягыннан бу җиргә һәм бу биналарга дәгъва кылырга тиеш. Икенче юл – аны элгәреге кебек музей рәвешендә калдыру. Христианнарга да, мөселманнарга да бирмичә, дәүләт кулындагы уртак бер музей-комплекс рәвешендә дә эшләргә була. Андый юл да бар.

2004 елда Әрхәрәй дачаларына бер тапкыр кизәнү булган иде, чиркәү әһелләре аны сорап йөргән иделәр. Ул вакытта бу биналар авыл хуҗалыгы министрлыгында теркәлгәнгә, аны дәүләт музей-комплексы итеп файдаланырга дип, бер уртак фикергә килгән идек. Хәзер ике юл бар. Йә ул музей-комплекс булып кала, йә диннәрнең берсенә бирелә. Без монда өченче юл тәкъдим итәбез – аны Кирмән мисалы кебек икегә бүләргә. Анда Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы бар, алар икесе дә эшли. Менә бу җирдә дә әгәр дингә бирәләр икән, аны икесенә дә бирү кирәк, яисә беркемгә дә түгел.

Вәлиулла Ягъкуб
Вәлиулла Ягъкуб
Теге вакытта да мин бер проблемга дучар булган идем. Галимнәребез бар, алар күп вакытта сәер позициядә тора. Безнең татар галимнәре, инде зур җиңү яуладык дип, Сөембикә манарасы часовня булган, аны урысларга бирү кирәк, дип моны фән казанышы буларак хисап тоталар. Биредә дә татар галимнәре шундый ук нәтиҗә чыгармаслар микән дип куркам. Берәр проблем белән татар галимнәренә мөрәҗәгать итә башласаң, йә китап чыгарырга акча сорый башлыйлар, йә археологик казылмаларга акча кысып калырга телиләр, йә аларга фәнни командировкага акча кирәк.

Бу очракта мин бөтен татар мөселман җәмәгатьчелеген, ниндидер акча өчен түгел, ә Алла ризалыгы өчен берләшергә чакырыр идем. Бик изге урын ул безнең өчен. Бер-береңне хурлау белән түгел, ә конструктив, тәфсилле эш рәвешендә барса гына монда уңышка ирешергә була. Безнең алдагы хәрәкәтләр ниндидер низаглар чыгарып, кемнедер хурлау юлы белән булмаса иде. Халкыбызда абруй казанган фән, әдәбият әһелләре, мисал өчен, Нурулла Гариф, Фаяз Хуҗин һәм башкалар барсы бергә җыелып бер мәхәллә оештырып хәрәкәт итсәләр, минемчә, уңышка ирешү юлы кыска булыр иде.

Элгәре Кече Горки мәхәлләсе имамы Ризван хәзрәт саулыгы яхшы булган вакытта шул зиратка килеп, елга бер тапкыр, мөселман мәрасимнәрен үткәрә, догалар кылдыра иде. Әмма ул хәзер инде бик картайды. Ул инде хәзер йөрерлек хәлдә түгел. Яшь буынга кичекмәстән бу мәсьәләдә дә ниндидер гамәлләр кылу кирәк.

– Татарстан диния нәзарәтендә бу мәсьәлә тикшерелдеме, мөфти үзе нинди карашта?

– 2004 елда, әйтүемчә, без бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән идек, тиешле хатлар тапшырып ул сакланып калган иде. Ул вакытта бу урын беркемгә дә бирелмәде. Хәзер вазгыять башка юнәлеш алган икән, шунсы кызганыч, Ризван хәзрәт картайды, бу урын хәзер беркемгә дә кирәкми.

Мөселман зираты булуны белдереп торган таш
Мөселман зираты булуны белдереп торган таш
Безнең халкыбызда бер афәт бар, бу сүзне кулланмыйча булмый, "гарәпчәрәк" исламны тоту, әүлияләрне инкарь итү, каберстаннарны игътибарга алмау яшьләр арасына үтеп керә. Бу изге урыннарга бармагыз, анда күп Аллалык була дигән тәэсир корбаннары без. Хәтта, безгә Болгарга да бармагыз дип гел әйтә киләләр, менә бу Кабан шәһәрлегенә дә бармагыз дип әйтәләр дә, яшьләр килми һәм нәтиҗәдә ул урыска калыр инде. Белмим инде, бу урын беркемгә кирәк булмаячак, шуның белән бетәчәк сыман.

Диния нәзарәтенә килгәндә, сезнең сәхифәдә бу хакта мәгълүмат чыккач, без хәзер дәүләт әһелләренә мөфти хәзрәт исеменнән хатлар тапшырачакбыз, үз фикеребезне белдерәчәкбез.
XS
SM
MD
LG