Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Мәскәүгә каршылык чарасына баручылар тоткарланган


Уфа тимер юл вокзалында эвакуация
Уфа тимер юл вокзалында эвакуация

Башкортстан полициясе 6 майда үтәчәк протест чарасында катнашу өчен Мәскәүгә юнәлүче сәяси активистларны тоткарлады.

Башкортстан полициясе президент сайлауда күпсанлы хәрәмләшүләр белән җиңүдә гаепләнгән Владимир Путинның президент вазифасына керешүенә протест белдерү өчен Мәскәүгә юнәлүчеләрне тоткарлады.

Полиция башта Уфа тимер юл вокзалында эвакуация игълан иткән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре 6 майда үтәчәк протест чараларында катнашу өчен Мәскәүгә барырга җыенучы берничә активистны тоткарлаган.

Мәхкәмә тоткарланган Тимур Хоревны, Афанасьевны һәм Елизаровны өч тәүлеккә кулга алу җәзасы билгеләгән. Оппозиция вәкилләре бу карар Башкортстан активистларын рөхсәт ителгән протест чарасында катнаштырмау өчен чыгарылган дигән фикердә. Шулай итеп бу активистлар протест чарасында катнаша алмаячак, алар 8 майда гына иреккә чыгарылачак.

Кулга алынганнар янына адвокат кертелмәгән һәм алар хәзер тәртип саклау оешмаларының бу гамәлләренә ризасызлык белдерергә җыена.

Эдвард Мурзин
Эдвард Мурзин
Хокук яклаучы Эдвард Мурзин полициянең бу гамәлләрен хокукый башбаштаклык дип атады һәм бу гамәл республикада “шөрепләрне кысу” башланачагын күрсәтүче беренче ишарә, диде.

Тоткарланганнар арасында активистларның гына түгел, аларны озатырга килгән туганнарының да булуы әйтелә.

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарын китереп эвакуация игълан итүнең максаты оппозиция активистларын поезддан төшерү булган дип белдерде.

Блоггерлар язуынча, аларны “низаглы вәзгыять чыгаруда һәм кеше тәненә физик җәрәхәтләр ясауда” гаепләү белән тоткарлаганнар.

“Яблоко” фиркасе белдерүенчә, фирка активисты, Мәскәүгә барырга җыенган Андрей Андреев янына вокзалда полиция хезмәткәрләре документлар һәм түләнмәгән штрафларны тикшерү өчен килгән. Андрейның түләнмәгән бер административ штрафы булуын ачыклаганнан соң, аны тоткарлаганнар һәм тиздән мәхкәмәгә илтәчәкләр.

Мәскәүдәге 6 май урам йөрешен һәм митингын оештыручыларның берсе Сергей Удальцов Русиянең башка шәһәрләрендә дә Мәскәүгә җыенучыларны тоткарлаулар булуын хәбәр итә.

Путинның 7 майда үтәчәк вазифага керешү тантанасы алдыннан, бу якшәмбе оппозиционерлар гадел рәвештә яңа президент сайлауны таләп итеп урам йөреше үткәрергә җыена. “Миллионнар маршы” дип аталучы чарада катнашу өчен Русиянең башка төбәкләреннән дә оппозиция тарафдарлары Мәскәүгә җыела.

3 майда Мәскәү хакимияте оппозициягә Калуга мәйданыннан Зур Якиманка урамы буйлап Сазлык мәйданына урам йөреше оештыру һәм шунда митинг үткәрү өчен рөхсәт бирде.
XS
SM
MD
LG