Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Путин президентлыгына ризасызлык белдерделәр


Уфада бөтенрусия “Миллионнар маршы” кысасында Владимир Путинның президент вазифасына кайтуына каршылык чарасы үтте.

Уфада бөтенрусия “Миллионнар маршы” кысасында каршылык чарасы үтте. Ул башкала хакимияте бинасы каршындагы Ленин мәйданында, һәйкәл төбендә узды. Чөнки әлеге мәйданда “Бердәм Русия” фиркасе бүлекчәсе чаралары узды.

Каршылык чарасы белән бер үк вакытта яшьләрнең “Спорт! Яз! Җиңү!” һәм бию буенча ярышлары узды. Алар көчле музыка астында үтте, шуңа каршылык чарасында чыгыш ясаучыларга шактый тамак ертырга туры килде.

Полиция Дмитрий Чувилин тирмәсен алып китә
Полиция Дмитрий Чувилин тирмәсен алып китә
Урам җыены башланыр алдыннан полиция белән каршылык та булып алды. Эш шунда, Сул фронт хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин мәйданга палатка куеп, шуның эченә кереп ятмакчы булган иде. Чувилин палаткада Путин вазифасыннан киткәнче ятачагын белдерде, ләкин аңа озак ятарга ирек бирмәделәр. Полиция палатканы алып китте. Чувилин палатканы тартып алуның канунсыз булуын белдереп, тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итәчәген ирештерде.

Урам җыенында яңгыраган чыгышларда демократия булмау, хәбәрдарлык чараларының вакыйгаларны дөрес яктыртмаулары, коррупция турында сүз барды.

Сергей Наумкин чыгыш ясый
Сергей Наумкин чыгыш ясый
Иң кайнар чыгышларның берсен “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин ясады. Ул Русиядә узган Президент сайлауның гадел булмавын, Путинның вазифасына килүенең хокукый нигезе булмавын әйтте, “Ирекле Русия! Путинчылык үтмәячәк!” дип тәкрарлады. Халык аны дәррәү хуплап торды. Чарада 200ләп кеше катнашты.

Каршылык чарасында “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе һәм Сул фронт хәрәкәтеннән тыш башкорт һәм татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнашты. Чарада башкортларның “Күк бүре” һәм “Ак тамыр” оешмалары, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре катнашты.
XS
SM
MD
LG