Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Төркиягә рәсми сәфәрен тәмамлады


Татарстан-Төркия сәүдә һәм инвестиция форумы, Истанбул, 31 май 2012
Татарстан-Төркия сәүдә һәм инвестиция форумы, Истанбул, 31 май 2012

31 майда Татарстан президенты җитәкләгән төркем Төркиягә ике көнлек рәсми сәфәрен тәмамлады. Татарстан рәсмиләре Истанбулда икътисади форумда, Тукайга һәйкәл ачуда, Сабантуенда катнашты. Сәфәр ахырында Миңнеханов Эрдоган белән очрашты.


Әнкарадан Истанбулга килеп төшү белән Рөстәм Миңнеханов шәһәр башлыгы Кадыйр Топбаш белән һава аланында ук эшлекле очрашу үткәрде. Аннан соң бар делегация Татарстан-Төркия сәүдә һәм инвестиция форумына юл тотты.

TUSKON (Төрек сәнәгатьчеләре конфедерациясе) һәм Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә уздырылган форум анда катнашкан якынча 600 төрек инвесторында зур кызыксыну уятты. Чараның ачылышында чыгыш ясаган Миңнеханов, төрек бизнесы вәкилләре республиканың инвестицион мөмкинлекләрен якыннан өйрәнсен өчен, әлеге форумны Казанда да үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Форумда катнашкан Төркия икътисад министры Зафәр Чаглаян, Төркиягә Татарстан белән бәйләнешләр бик мөһим, дип белдерде. Аның сүзләренчә, “Төркиянең бар дөнья буйлап таралган 15 миллиард долларлык инвестицияләрнең 1 миллиарды Татарстанга турык килә”.

Форум уңай нәтиҗәләр дә китерде. “КамАЗ”, “РариТЭК”, “Katmerciler” ширкәтләре арасында хезмәттәшлек турында беркетмә имзаланды. Шулай ук “Татарстан” һава ширкәте һәм Төрек һава юллары арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Истанбул-Казан очышларын көн саен оештыру планлаштырыла.

Форумнан соң Миңнеханов белән Топбаш Төрки халыклар паркындагы Татар өендә яңа экспозиция ачылышында катнашты. Татарстан җитәкчесе шулай ук Әнкара, Истанбул, Измир, Искешәһәр, Кутаһья шәһәрләрендә урнашкан татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән күреште, аларга татар мәдәниятен саклау өлкәсендә эшләнгән эшләре өчен рәхмәт хатларын тапшырды. Җәмгыять вәкилләре чарада катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев белән аралашты, аларга ихтыяҗларын җиткерде.

Соңыннан делегация Әюп районында урнашкан Габдулла Тукай паркына юнәлде. Узган ел Татарстан дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында ачылган паркта, бөек татар шагыйренә һәйкәл ачылды. Һәйкәлне Казанның танылган сынчысы Асия Миңнуллина ясаган.
Истанбулның Тукай паркында Тукай һәйкәле
Истанбулның Тукай паркында Тукай һәйкәле

Татарстан делегациясе катнашкан чираттагы чара – Айя Суфия музее янында узган Сабантуе булды. Быел Истанбул Сабантуе, башка елдагылары белән чагыштырганда, тагын да купшырак итеп оештырылды. Аның өчен махус зур сәхнәдә корылды. Татарстаннан килгән сәнгать әһелләре куйган тамашаны төрекләр, шәһәрнең кунаклары, туристлар зур кызыксыну белән карады. Гадәттәгечә, Сабантуенда җыр-биюләр традицион уеннар белән бергә үрелеп барды.
Истанбулда Татарстан Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:46 0:00

Сабантуйдан соң Рөстәм Миңнеханов Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Очрашуга журналистлар кертелмәде, аның эчтәлеге ачыкланмады.
Миңнеханов Эрдоган белән очрашты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00
XS
SM
MD
LG