Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Трапезников: "Үземне чын татар дип әйтә алам"


Руслан Трапезников: "Үземне чын татар дип әйтә алам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

Руслан Трапезников: "Үземне чын татар дип әйтә алам"

Әлмәт егете Руслан Трапезников җырлар яза һәм аларны үзе башкара. Әтисе рус, әнисе татар. Сигез ел элек “Йолдызлар фабрикасы" проектында катнашканнан соң югалып тора. Бүген янәдән җырчы буларак ныгып, татар эстрадасында үз урынын табарга тели.


Русланның исем-фамилиясен ишеткәч, бу егет башка милләт кешеседер, русча җырлар башкарадыр дигән уй туа. Чынбарлык башкача икән. 24 яшьлек Руслан Трапезников белән күрешеп, якыннан танышырга булдык.

Руслан син нинди телдә җырлыйсың?

– Русча җырлар да бар, тик хәзер инде күбесенчә татарча җырлыйм. Исем- фамилиям рус булса да, үземне чын татар дип әйтә алам. Икенче яклардан килсәм дә татар телен бик яраттым, бүген ул минем өчен беренчел тел булып тора.

Икенче яклардан килдем дисең, төгәлрәк әйтсәң иде?

– Себер якларыннан гаилә белән Әлмәткә күчеп килдек. Татарстанда яши башлаганда миңа алты яшь иде. Ун яшьтә ныклап татар телен өйрәнә башладым.

Җырлый башларга нәрсә яки кем тәэсир итте?

Руслан Трапезников
Руслан Трапезников
– 10 сыйныфта укыганда, “Син җырлый аласың бит” дип туганнан- туган апам әйтте. Аның сүзеннән канатланып китеп җырлар язып төрле конкурсларда катнаша башладым. Казанда беренче курста укыганда “Йолдызлар фабрикасы” кастингына эләктем. Шуннан соң инде ныклап иҗат итәргә керештем. Тавыш яздыру студияләрендә җырлар яздырдым, сәхнәләрдә чыгыш ясый башладым.

Әлмәттән Казанга күчәсең килмиме, анда татарча иҗат итәргә мөмкинлекләр бармы?

– Казанга күчәргә ният бар. Әмма хәзергә икесе дә бер дәрәҗәдә охшый. Казанга күчсәм дә, Әлмәткә кайтып йөриячәкмен. Анда да иҗат итәргә, җырларны башкарырга була. Киңәш сорарлык остазлар да бар, мәсәлән, Клара Булатова. Аның белән сөйләшү бәхете дә татыды. Гомумән, Әлмәт шәһәрендә иҗат белән шөгыльләнүчеләр шактый.

Ишле гаиләдәнме син, бертуганнарың бармы?

– Без гаиләдә өчәү. Минем апам һәм абыем бар.

Бәләкәй вакытта кем булырга хыялландың?

– Космонавт булырга. Белмим нишләптер, телевизор карап шундый уйлар тугандыр дип уйлыйм. 5 сыйныфта укыган вакытларда шул хыял белән яндым.

Бүген нинди ниятләр белән йөрисең?

– Иҗатымда бер баскычка күтәрелергә телим. Күптән түгел “Кая китте мәхәббәтең” дигән җырга беренче клипны төшерә башладым. Сизәм, ул бик озак эшләнәчәк. Әле фото-видео буенча үземнең студияне дә ачып йөрим.

Нинди ул синең җырлар, ничек тәкъдим итәсең?

– Һәр кеше үзенчә кабул итә. Күп җырларга ниндидер тарих салынган. Андый хәл кичермәгән кеше ул җырларны аңламаска да мөмкин. Бар шундый кешеләр, җырларымны тыңлаганда күзләре яшьләнә, чөнки ул анда үзенекенә охшаш тарих ишетә.

Күпчелек җырлар – үземнеке. Халыкка таныш “Адашма җилләрдә” исемле җырны гына безгә “Йолдызлар фабрикасы”нда эшләп бирделәр. Аны радиоларда еш әйләндерәләр, Эльмира Сөләйманова белән бергә яздырган идек. Әлеге җырга инде сигез ел тулды, бүген дә ул пәрәвездә популяр җырлар арасында икән.
"Адашма җилләрдә"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00
XS
SM
MD
LG