Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тоткарланган мөселманнар саны арта


Хакимият һәм рәсми мәгълүмат чаралары тоткарланучы мөселманнар турында хәбәр бирми. Интернетта исә тоткарланучылар турында хәбәрләр артканнан-арта бара.


Интернетта таралган мәгълүматларга күрә, Арчаның Яңа Кенәр авылыннан алты һәм күрше авылдан тагын бер кеше тоткарланган. Аларның өйләрендә тентү үткәргәннәр.

Түбән Кама шәһәрендә тугыз мөселман тоткарланган.

Чистайда сигез мөселман тоткарланган. Күбесенең өйләрендә тентү үткәргәннәр.

Алабугада биш мөселманны тоткарлаганнар.

Чаллыда 11 мөселман тоткарланган.

Яшел Үзәндә дүрт мөселман тоткарланган, дип хәбәр ителә.

Интернетта Казандагы вакытлыча ябып тору урынында 200ләп мөселманның утыруы турында хәбәр бар. Бу хакта тоткарланганнардан берәү сөйләгән. Казанның Авиатөзелеш районында 140лап фатирда тентү үткәрелгәнлеге турында да әйтелә.

Таһир Аксаков
Таһир Аксаков
Таһир Аксаков тоткарланган мөселманнарның берсе. Аңа 44 яшь. Арча районының Яңа Кенәр авылында яши. Авылда мәчет ачылганнан бирле, 1998 елдан 2011 елга кадәр имам булып торган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең бер бүлегендә эшли башлагач, имамлык вазыйфаларын авылда үзе белән бергә дин эшләрен алып барган иптәшенә тапшырган.

Таһир Аксаков: "Мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң ниндидер үзгәрешләр булыр, әмма бу кадәр үк итеп тоткарлауларга кадәр барып җитәрләр дип уйламаган идем", ди.

21 июль көнне Аксаковны төнге икедә өеннән алып чыгып китәләр. Башта тентү үткәрләр. Арчадагы полиция бүлегенә алып киләләр. “Сорау алган вакытта басым булмады, Вәлиулла хәзрәтне белү-белмәвебезне, аның белән элемтәдә тору-тормавыбызны сорадылар”, ди Аксаков.

Яңа Кенәр авылындагы мөселманнар бер тапкыр тикшерүгә эләккән була инде. Үзбәкстаннан кайткан Алишер Усмановка карата “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында торасың дип җинаять эше ачылган була. Усманов Яңа Кенәр авылында яшәгәнгә, аның белән аралашкан кешеләр өстеннән дә тикшерү башлана. Ул вакытта Яңа Кенәр авылы мөселманнарының гаебе расланмый.

Аксаков сүзләренчә, Арча полициясендә сорау алганнан соң аларның барсын да икенче көнне генә көндезге 11дә чыгарганнар. Тикшерүче Яңа Кенәр мөселманнары адвокатына егетләргә гаепләү белдерелмәячәген әйткән.

Шулай булса да Аксаков төнлә килеп кереп тоткарлауның гаиләсенә шом салганлыгын, ике кызы һәм хатынының тирән борчуга калганлыкларын әйтә.

"Тоткарлауларга мөселман булмаганнар да каршы"

Рөстәм Ямалиевка 27 яшь. Казанда яши, мөселман. Модульләр җыю ширкәтендә эшли. 23 июль көнне алар, бер төркем мөселманнар, Казаннан Яшел Үзән шәһәренә килгән иде. Алар килгәндә тоткарланган дүрт мөселман эшен мәхкәмә караган.

Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев
“Аларны бернинди кәгазьләр дә күрсәтмичә өйләреннән алып чыгып киткәннәр, бер сәгатькә генә полиция бүлегенә барып килик, дип әйткәннәр. Күпләрне әнә шулай, канун бозып тоткарлап, ике тәүлеккә кадәр ябып торалар”, дип әйтә Ямалиев. Аның сүзләренчә, Яшел Үзәндә тоткарланганнарга хөкемдар ниндидер гаепләү белдермәгән, сәбәбен аңлатып тормыйча, 25 июльдә тагын утырыш булачагын гына әйткән.

Ямалиев бер төркем мөселманнар белән Яшел Үзәнгә килгәнче Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсендә булган. Анда да тоткарланганнарның күп булуын әйтә. Ямалиевлар анда булганда алты кешене китергәннәр. “Мөселманнарны мәхкәмәләргә ташып кына торалар, бөтен Татарстанында шундый хәл, тоткарланучылар көннән-көн арта гына бара”, ди Ямалиев.

Аның әйтүенчә, тоткарлаулар мөселманнарны гына түгел, ә бик күпләрне зур борчуга сала, борчуга салып кына калмый, ә ризасызлык та тудыра.

Алар, бер төркем мөселманнар, тоткарланганнарга теләктәшлек күрсәтү өчен бу көннәрдә шәһәрдән шәһәргә, мәхкәмәдән мәхкәмәгә йөри.

Тикшерү комитеты: максатчан эш бара

Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе сүзчесе Эдуард Абдуллин республикада мөселманнарны тоткарлау хәбәрләрен кире какмады. Шул ук вакытта Абдуллин Азатлык радиосына тәфсилле мәгълүмат та бирмәде. “Бу җинаятькә катнашы булганнарны ачыклау һәм фаш итү өчен максатчан рәвештә эш бара. Мин тагын бер тапкыр әйтәм, эш бөтен республикада бара. Кайда тоткарлаганнары турында миңа билгеле түгел”, диде Абдуллин.

19 июль көнне машинасы шартлатылып мөфти Илдус Фәиз яралангач һәм диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелгәч, тоткарлаулар башланды.

20 июль көнне Татарстан эчке эшләр идарәсе тәүлек буе эшләүче "кайнар элемтә" булдырган. Икенче көнне үк ИТАР-ТАСС бу "кайнар элемтә"гә бик күп шалтыратулар булган дип хәбәр итте. Янәсе, Казанда яшәүчеләр теге йә бу мәчеткә радикал исламчылар йөри дип хәбәр итә башлаган.

Азатлык радиосы Татарстандагы эчке эшләр идарәсеннән шалтыратучыларның күпме булуы, аларның ниләр сөйләве, бу мәгълүматның нинди оешмаларга тапшырылуы турында мәгълүмат ала алмады.

Хөрмәтле укучылар, әгәр сездә мөселманнарны тоткарлау турында хәбәрләр булса, бу турыда Азатлык форумына йә azatliq@rferl.org адресына хәбәр итүегезне сорыйбыз.
XS
SM
MD
LG