Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар яшьләре Казанда укырга тели


Казан университеты
Казан университеты

Башкортстаннан байтак кына татар яшьләре бу көннәрдә Татарстан вузларына имтиханнар бирергә юлланды. Быел Башкортстаннан Татарстандагы югары уку йортларына укырга керергә теләүче татар егетләре һәм кызлары саны бермә-бер арткан.


Бу хакта Татарстан вузларына укырга баручыларны әзерләү төркеме җитәкчесе, Башкортстан дәүләт университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Рәүф Идрисов әйтте. Аның сүзләренчә, быел 171 абитуриенттан Татарстанга барып укырга теләү өчен гаризалар кабул ителгән.

“Быел Татарстан югары уку йортларына чит төбәкләрдән килүче татар яшьләре өчен квоталар арттырылгач, Башкортстан егетләре белән кызлары да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булды. Башкортстан егетләре һәм кызлары Казан, Әлмәт, Чаллы, Алабуга шәһәрләре югары уку йортларына керергә теләк белдергән. Аеруча Башкортстанның Кушнаренко, Чакмагыш, Туймазы, Илеш, Бәләбәй районнары мәгариф идарәләре яхшы оештырды абитуриентлар туплауны. Хәзер инде якташ балаларның мөмкин кадәр күбрәгенең укырга керә алуын гына телисе кала”, ди Рәүф Идрисов.
XS
SM
MD
LG