Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселманнарны канунсыз тоткарлауларга каршы пикет үтте


Мөселманнарның хокукларын яклау пикеты, Казан, 29 июль 2012
Мөселманнарның хокукларын яклау пикеты, Казан, 29 июль 2012

29 июль якшәмбе көнне Казанда мөселманнарның хокуклары бозылуга каршы чара үтте. Азатлык радиосы бу чарадан туры трансляция тәкъдим итте.


Камал театры бинасы каршындагы мәйданда үткән чарада йөздән артык кеше катнашты. Аларның кулларында “Погонлы убырлар террорга каршы көрәшкән булып кылана”, “Гаепсез мөселманнарны азат итәргә таләп итәбез” дигән шигарләр бар иде.

Митингта катнашучылар узган атна мөфтият җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрдән соң, мөселманнарның күпләп нахакка тоткарлануына ризасызлык белдерде.

Җыенда катнашучылар Татарстан президенты исеменә мөрәҗәгать кабул итте.

Анда әйтелгәнчә, узган атна һөҗүмнәреннән соң Татарстанда 400дән алып 600гә кадәр мөселман тоткарланган. Аларның төрмәдә хокуклары бозылуга, ураза тоту өчен тиешле шартлар тудырылмый, диелә мөрәҗәгатьтә.

Бүгенге чараны татар яшьләренең “Азатлык” берлеге һәм Әл-Ихлас мәчете мөселманнары оештырган.

Киләсе якшәмбедә алар тагы да зуррак каршылык чарасы үткәрергә җыенуын белдерде.

Your browser does not support iframes.

Your browser does not support iframes.

Your browser does not support iframes.

Your browser does not support iframes.
XS
SM
MD
LG