Accessibility links

Чит төбәкләрдәге мәктәпләргә татарча дәреслекләр җибәрү җайланмаган


Шыгырдан авылындагы яңа мәктәп 2009 ел башында ачылды
Шыгырдан авылындагы яңа мәктәп 2009 ел башында ачылды

Яңа уку елында дәреслекләр җитешмәгәнгә Чуашстанның татар мохтарияте Татарстан президентына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Дәреслекләр белән тәэмин итүче белгечләр белән сөйләшү Татарстаннан татарча дәреслекләр алдыруның системага салынмавын ачыклады.

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов республикадагы татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучы балаларның күпчелегенең быел татарча яңа дәреслекләрсез калуын әйтә. Чуашстанда беренче-дүртенче сыйныфта татарча дәреслекләрдән укыган мәктәпләр дистәдән артык. Аларның Шыгырдан, Урмай, Тукай, Татар Согыты, Бихшек кебекләрендә берничә параллель сыйныфлар бар.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов
"Алар хәзер Русиянең башка мәктәпләре кебек федераль стандартлар нигезендә яңа дәреслекләргә күчә. Безнең ул беренче-дүртенче сыйныфта укучылар математиканы, табигать белемен һәм башка фәннәрне дә русчадан тәрҗемә ителгән дәреслекләрдән укый. Быел катлаулы мәсьәлә килеп туды, мәктәпләр дәреслекләр белән тулыландырылмады. Чуашстан мәгариф министрлыгы һәм Татарстан мәгариф министрлыгы килешүе нигезендә, Татарстан китап нәшрияты безгә дә дәреслекләр бастырып җибәрергә тиеш иде.

Мәктәпләрдәге китапханәчеләр Чуашстан мәгариф министрлыгына нинди китаплар кирәк булуын әйтеп заказ биргән булган. Август аенда мәгариф министрлыгына килгәч, ул кирәкле китаплар юк иде. Булса да, 30-40 процент кына тәшкил итте", диде Гыйбатдинов.

Аның сүзләренчә, китапханәләрдәге дәреслекләрне вакытында яңартып тору һәр уку елын да кирәкле китаплар белән тәэмин итүне җайга салу мәсьәләсен мохтарият моннан биш-алты ел үк күтәргән булган, әмма бүгенгә кадәр бу эшнең очын-башын табып булмый. "Йә авторлары туры килмәгән китаплар кайта, йә бөтенләй башка әдәбият җибәрелә", ди Гыйбатдинов.

Чуашстанның татар мәктәпләре яңа уку елын кирәкле дәресләр белән башлый алмаганга, Гыйбатдинов әйтүенчә, мохтарият китаплар белән тәэмин итүнең җайга салынмавы турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язарга мәҗбүр булган.

"Бу җитди мәсьәләне Чуашстан мәгариф министрлыгы белә, белми түгел. Татарстан мәгариф министрлыгына шалтыраткач, алар: "Татарстан китап нәшрияты ул китапларны бары тик республикадагы мәктәпләр өчен генә чыгара", дип әйтте. Башка төбәкләргә Татарстанның үзеннән калса бирәләр, калмаса бөтенләй булмый дигән сүз бит бу. Төбәкләрдәге татар мәктәпләре бу дәреслекләрне кайдандыр үзләре табарга мәҗбүр була. Бүген без тагын Татарстан мәгариф министрлыгыннан китаплар төяп кайттык. Аларның күбесе федераль стандартларга туры килми", ди Гыйбатдинов.

Чуашстан министрлыгы турыдан-туры китап нәшрияты белән эшли

Чуашстан мәгариф министрлыгы татар мәктәпләрен дә кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итү өчен булдыра алган кадәр эшләүләрен белдерә. Министрлыкның мәктәпкәчә һәм гомум тәрбия бирү бүлеге баш белгече Инесса Ядранская сүзләренчә, алар апрель азакларына инде барлык мәктәпләрдән дә нинди дәреслекләр кирәк булуы турында мәгълүмат туплаган.

"Аннары Татарстан китап нәшрияты белән бәйләнешкә кереп, аларда нинди дәреслекләр булуы турында белештек. Нәшрият җибәргән исемлектән үзебезгә туры килердәй дәреслекләрне сайлап алабыз, быел аларга июнь аенда мөрәҗәгать иткән идек, июльдә дәреслекләр килде", ди Ядранская.

Аның сүзләренчә, нәшрият булдыра алган кадәр үтенечне канәгатьләндерергә тырыша. Шулай да Ядранская дәреслекләрнең җитешмәвен дә таный. "Русиянең төрле төбәкләреннән Татарстан китап нәшриятына июнь аенда гына мөрәҗәгатьләр җыела башласа, кемнәрдер өлешсез дә калырга мөмкин. Нәшрият берничек тә бер ай эчендә генә бөтен татар мәктәпләрен дә тәэмин итәрлек дәреслекләр бастырып бетерә дә алмый", ди Ядранская. Дәреслекләр кайтартканда үзләренең беркайчан да Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы белән эш итмәвен әйтә.

Министрлык хезмәткәре: "Күпме мәктәп барлыгын да белмим"

Азатлык радиосы әлеге мәсьәлә хакында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирүне укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Җәлил Мотыйгуллин белән элемтәгә керде. Чуашстанда килеп туган проблем турында ул: “Алар безгә гел мөрәҗәгать итеп тора, дәреслекләрне гел алып торалар, Чуашстан бүген генә дәреслекләр алып китте, мондый хәлнең ничек килеп чыгуын аңламыйм мин”, диде.

“Татарстан мәгариф министрлыгы чит төбәкләрдәге татар мәктәпләре белән элемтәдәме, аларны дәреслекләр белән тәэмин итү системы ничек эшли, дәреслекләргә гаризалар кайчан җыела?” дигән сорауга, Мотыйгуллин: “Ничек әйтим инде, Русиядә күпме татар мәктәбе барлыгын да белмим мин. Мөрәҗәгать итүләренә карап, без булдыра алган кадәр канәгатьләндерергә тырышабыз. Сезнең сорауларга бүтән мәгълүмат бирә алмыйм, биргән кадәрен бирдем инде”, диде.

Чит төбәкләрдәге татар мәктәпләре генә түгел, ә Татарстанның үзендә дә дәреслекләр җитешмәү турында хәбәрләр бар. Казан хокук яклау үзәге белдерүенчә, Казанның Киров һәм Мәскәү районында күпләгән мәктәпләрнең кайбер сыйныфлары уку елын бөтенләй дәреслекләрсез башлаган.
XS
SM
MD
LG